Логотип
Саннар

«Сөембикә» журналының июль саны чыкты

09 июля 2024 «Сөембикә» журналының июль саны чыкты

Эссе җәйдә бер йотым чишмә суы – «Сөембикә» журналының июль саны


Тышлыгыбызны  төзелеш-сәнәгать сәүдә компаниясе заводы директоры Гөлнара Фәхриева бизи. Гөлнур Сафиуллинаның «Йөрәк кушуы» язмасы аша Гөлнара ханымның җитәкче генә түгел, ә  махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезгә ярдәм итүче фидакарьләрнең  берсе булуын да белерсез. 

 Уңайлы хатын нинди була? Ул бәхетлеме?  «Актуаль тема»да журналист Лилия Гәрәева  «Бер тамчы ярату хакына» язмасында бу феноменның сәбәпләрен ачыклар. Баксаң, кыз баланы балачактан дөрес итеп тәрбияли белү зарур икән. Ә  ир белән яши башлагач, үзгәрү мөмкинме соң?  Психолог сорауларга җавап бирә.

Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың юбилее уңаеннан аны юксынып, әдәби редакторыбыз Эльмира Закирова «Эзләрбез сине шигырьләреңнән» язмасында дусты турындагы җылы хатирәләре белән  уртаклаша. 
Бүген юморга сорау зур. Юмор тапшырулары – иң күп  караулар җыя торган, рейтинглы проектлар. Юмористлар – интернеттагы иң популяр геройлар. Стендап җанры чәчәк ата, ә татарда бармы ул? «Татарча StandUp: татар кызлары шаярта беләме?» язмасында  журналист Алсу Хәбибуллина  татарча стендап-концертларның төп героинялары белән таныштыра. Ул үзе дә яулыклы стендапер. 

Хатын-кызның ябыгырга тырышмаган вакыты бар микән ул? Хәзер популяр булган ябыгу марафоннарында катнашу һәм аның нәтиҗәсе турында Алсу Шакированың  «Ябыгам булгач ябыгам» юморлы монологында «Үз дөньям» рубрикасында укыгыз.  
 «Мин язмышны җиңдем» рубрикасының чираттагы герое – Марат Кадыйров. «Йөри алмас», – диләр аның турында, ә ул гаилә корып кына калмый, үзе кебек мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә дә ярдәм итә. «Күңелемдә ун аргамак» язмасы. 

 «Җиләкле җәй». Бу җырны җәен ничә тапкыр ишеттегез әле?  Гөлдания Хәйруллина җырлый башлаган бу җыр ничек Салаватныкына «әйләнә»? Популяр җырның  язылу тарихы «Бер җыр тарихы» рубрикасында.

 «Хатын-кыз галәме» кушымтасында  табибларның безне борчыган сорауларына җаваплары, этикет, интим рубрикалары. «Аш-су» сәхифәсендә Сарман бәлеше пешерергә өйрәнәбез. 

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, OzonЯндексМаркет«Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.

Шулай ук безнең журналны түбәндәге адреслар буенча урнашкан вендинг аппаратлардан сатып алырга була::

• «Евроспар» ул.Глушко,16г.

• «Евроспар» Амирхана, 101

• «Бахетле» Залесная, 66

• ТЦ «Южный» пр. Победы, 91

• «Мегга мебель» ул. Сиб. Тракт, 34 корп 1

• «Агропромышленный парк» ул. Аграрная, 2

• автовокзал «Южный» ул. Оренбургский пр-д, д. 207

• ЖД Вокзал Казань-2 зал ожидания. ул. Воровского, 33

• ЖД Вокзал (красное здание) ул. Привокзальная пл., 1а

• станция метро «Тукая»

• станция метро «Суконная слобода»

• станция метро «Авиастроительная»

• станция метро «Проспект Победы»

• станция метро «Северный вокзал»

• станция метро «Яшьлек»

• станция метро «Дубравная-1» (выход на ул. Зорге)

• станция метро «Дубравная-2» (выход на ул. Габишева)

• станция метро «Горки»

Реклама АО «ТАТМЕДИА» 420066, РТ, г.Казань, ул.Декабристов, д.2 ГРН 1071690057834

Хәзер укыйлар