Логотип
Саннар

«Сөембикә» журналының апрель саны

12 апреля 2024 «Сөембикә» журналының апрель саны

Тормыш тәҗрибәләре, яшәеш кыйммәтләре, яшьлек дәрте ташып торган язның икенче аенда чыккан саныбыз ул.

Тышлыгыбызны яшьлекнең үзе бизи. Сәфинә Сөләйманова – бүген үзенең бизнесын интернет ресурслары аша алып баручы яшь эшмәкәрләрнең берсе ул. «Айда prosport» брендына нигез салучы. Бизнесын башлап җибәрергә тәҗрибәсе булмау да комачауламаган. Тәвәккәллеккә һәм үҗәтлеккә мәдхия җырлана «Бал корты» язмасында. Авторы – Гөлнур Сафиуллина. 


Соңгы тапкыр кайчан кинәнеп көлдегез? Әле кичә генә булса, сез чын-чынлап бәхетле кеше. Ә менә исегезгә төшерә алмыйсыз икән, уйланырлык урын бар. Көлү, юмор – кешелекнең өмете, яшәү чыганагы түгелме? «Көлү дәва?!» язмасында Чулпан Галиәхмәтова белән шул хакта уйланабыз. 


«Әни көндәлеге» рубрикасында яңа тема – балалар арасында буллинг мәктәптә еш күренгән бу күренештән баланы ничек йолып калырга? Мыскыл ителүгә дучар булган баланың күңелен ничек ачарга, аңа нинди киңәшләр бирергә? Тәҗрибәле әни, журналист Лилия Гәрәеваның «Күгәрчен»нәр арасында бер «чәүкә» язмасында бу сорауларга җавап таба алырсыз. 


 «Эчке халәтең, эчтәге дөньяң үзгәрмичә, тышкы дөньяң үзгәрми...» Рамил хәзрәт Юнысның тормыш кагыйдәләренең берсе бу. «Адәм баласы өчен мәхәббәт тә сынау» язмасында хәзрәтнең фәлсәфи уйланулары.


26 апрель – Габдулла Тукай туган көне. Бу уңайдан тарихчы Тәэминә Биктимированың «Җаным рәхәт тапты...» язмасында олуг шагыйрь белән аралашкан, Тукайның хөрмәтен яулаган хатын-кызлар. 


Кирлемән, Курай-малай, Актәпи, Суган солдат... Балачактан таныш әкият геройлары, әйеме? Алар барысы да балалар язучысы Роза Хафизова каләменнән туган. Язучы чирек гасыр буе «Ялкын» журналының баш мөхәррире дә була. Күпме язучыларны, журналистларны тәрбияләп үстергән ул. «Сөембикә»нең әдәби мөхәррире, аңа кадәр «Ялкын» журналының баш мөхәррире булып эшләгән Эльмира Закирова да Роза апаның шәкерте. Редакторы турында җылы истәлекләр «Кашкарыйлар озын гомерле» язмасында. 


«Мин язмышны җиңдем» рубрикасының чираттагы герое Чаллыда яшәүче күрү сәләтеннән мәхрүм Марат Гатауллин. Авырый башлагач, нәфрәт белән тулган йөрәгендә яши-яши ярату туа – Аллаһы Тәгаләне таный һәм хәзер аның исеме белән генә яши. «Нәфрәттән – ярату» – Маратның тормыш кыйммәтләре үзгәрүе турында.


Кешегә сөйли алмаслык, хәтта үз-үзеңнән яшерергә теләгән серләр була. Мәдинә Авзалованың «Үзем генә беләм...» язмасындагы герой язмышы турында бу сүзләр.


«Үз дөньям» рубрикасында без – хатын-кызларга гына хас гамәлләр, кичерешләр. Авырган хатын-кызлар ниләр эшли ала? Шул хакта укып белерсез.


«Могҗизалар эзләп йөреш» – Асия Маликованың Төньяк Кавказга сәфәргә баргач алган хис-кичерешләре, үзе өчен ачкан дөньясы. 


«Хатын-кыз галәме» кушымтасында укучыларыбыз сорауларына табиблар җаваплары, ял вакытында этикет кагыйдәләре, махсус хатын-кызлар өчен «Интим» сәхифәсе. 


«Аш-су» рубрикасында Рания Фәхриева гаиләсе белән күбекле алма бәлеше пешерә. 


Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Ozon, ЯндексМаркет, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.
Шулай ук безнең журналны түбәндәге адреслар буенча урнашкан вендинг аппаратлардан сатып алырга була::

• «Евроспар» ул.Глушко,16г.

• «Евроспар» Амирхана, 101

• «Бахетле» Залесная, 66

• ТЦ «Южный» пр. Победы, 91

• «Мегга мебель» ул. Сиб. Тракт, 34 корп 1

• «Агропромышленный парк» ул. Аграрная, 2

• автовокзал «Южный» ул. Оренбургский пр-д, д. 207

• ЖД Вокзал Казань-2 зал ожидания. ул. Воровского, 33

• ЖД Вокзал (красное здание) ул. Привокзальная пл., 1а

• станция метро «Тукая»

• станция метро «Суконная слобода»

• станция метро «Авиастроительная»

• станция метро «Проспект Победы»

• станция метро «Северный вокзал»

• станция метро «Яшьлек»

• станция метро «Дубравная-1» (выход на ул. Зорге)

• станция метро «Дубравная-2» (выход на ул. Габишева)

• станция метро «Горки»

Реклама АО «ТАТМЕДИА» 420066, РТ, г.Казань, ул.Декабристов, д.2 ГРН 1071690057834

Тулырак: https://syuyumbike.ru/categories/mart-sanybyz-2024

Хәзер укыйлар