Ноябрь аенда Әниләр көнен бәйрәм итәбез. Шуңа күрә дә журналыбызның бу санын аеруча да җылырак, ягымлырак итәргә тырыштык. Безгә калса, моңа ирештек тә.
Тышлыгыбызны Татарстан Дәүләт Советының матбугат үзәге хезмәткәре, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре, Таңчулпан тәхәллүсе белән танылган шагыйрә Чулпан Әхмәтова фотосы бизи. Укучыларыбызга аның бер шәлкем шигырьләрен тәкъдим итәбез.
Мордовиядә туып-үсеп, Мәскәүдә «Россия тимер юллары» компаниясендә эшләгән Гөлнара Фәтхрахманова авыл егетенә кияүгә чыгып, язмышын авыл белән бәйли. Яшь гаилә Мәскәүдән Саба районы Байлар Сабасына күченеп кайта. Дүрт бала әнисе, «Бишек җыры» дип аталган мәдәни һәм социаль проект авторы, тиздән бишенче тапкыр әни булачак бу ханым белән «Барысы да яратудан башлана...» язмасында таныштырабыз.
Мәүлия Сәлахова – өч бала әнисе һәм волонтер. «Помощь СВОим Татарстан» волонтерлары һәм активистлары көче белән җыелган гуманитар ярдәмне инде утыз дүрт тапкыр үзе руль артына утырып СВОдагы егетләргә илтеп тапшыра. «Җитмеш биш мең чакрым» язмасы кыю йөрәкле һәм нечкә күңелле шушы ханымга багышланган.
«Рәхмәт сиңа, әти» проектының чираттагы геройлары – халык язучысы Рабит Батулла һәм Татар энциклопедиясе директоры Эльмира Галимова.
Узган гасырның җитмешенче елларында Татарстанның Менделеевск районы Бәзәкә авылында СССРда тиңе булмаган хатын-кызлар бригадасы оеша. «Беренче бригада» язмасы тракторчы кызлар турында.
Татарстанда эчкечелектән интеккән һәр дүртенче кеше – хатын-кыз. Хатын-кыз алкоголизмы башын җуеп, дөньясын онытып эчүдән башланмый. Кылдай нечкә ул чикне ничек узмаска? Республика клиник наркология диспансерыннан репортаж әнә шул сорауга җавап табарга булыша.
Күпләрнең яраткан җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Нурзадәнең тормыш кагыйдәләре – «Булдыра алмыйсың дияргә ярамый миңа» язмасында.
Татарның беренче хатын-кыз композиторы Сара Садыйкованың тууына быел 120 ел. «Җыр ага тын гына, моң гына...» язмасы җаннарны иркәләгән җыр канатларына утыртып, укучыларны Сара Садыйкованың яшьлек елларына алып китә.
Диләрә Гыймранова – Әлмәт районы Кичүчат авылында Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры. Риза хәзрәтнең исемен кире кайтару, аның мирасын саклау һәм халыкка җиткерү буенча Диләрә ханым башкарган эш – «Хөрмәтле Риза казый ядкаре» язмасында.
Башка милләт язучыларының әсәрләре белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу санда укучыларыбызга мари язучысы Василий Красновның «Сихерче» хикәясен тәкъдим итәбез.
«Маэстро» – Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, затлы җырчы Идрис Газиевны яңа яклары белән ачабыз.
«Безнең почта»да – укучыларыбыздан килгән хатлар.
Зилә Идрисованың мавыктыргыч хоббиен «Өч мотоцикл, гаилә һәм уртак юллар» язмасыннан укып белерсез. Хәер, нинди хобби булуы исеменнән үк аңлашыла.
Сугыш елларында әнкәйләр кичергәнне язып та, сөйләп тә бетерә торган түгел. Раушания Низамованың «Хыялларың чынга ашты, әни!» язмасы беркемне дә битараф калдырмас.
«Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә, гадәттәгечә, файдалы һәм кирәкле киңәшләр. Бу юлы невролог Заррина Шакирова белән баш миен саклау турында сөйләшәбез, кулланучылар хокуклары бозылган очракларны барлыйбыз, этикет белгече Айсылу Гариповадан замана этикеты кагыйдәләрен өйрәнәбез, коуч-психолог Илүзә Әминова көзге апатияне җиңәр өчен үз киңәшләрен бирә. Әлбәттә инде, бездән өр-яңа рецепт – чөгендердән кыстыбый. Аны әзерләргә «Татар» рестораны су-шефы Эльвина Исламова өйрәтә. Сары май һәм гхи маеның аермасы һәм шифасы нәрсәдә булуын белербез.