Логотип
Саннар

Сентябрь саны!

26 августа 2022 Сентябрь саны!

Көзнең беренче аен алып килсә дә, җәй җылысын саклый әле ул! Тышлыгыбызга гына күз салыгыз!

 

Көзнең беренче аен алып килсә дә, җәй җылысын саклый әле ул! Тышлыгыбызга гына күз салыгыз! Ак гөлләрдән җан җылы алып үз һөнәрендә беренче адымын ясаучы табибә Ромина Садыйкова бизи аны. Алган белемнәрен кайда кулланачак яшь белгеч? Мәскәүдә укыган татар кызы заманча фикерли.
Уку елын башлыйбыз. «Син ялкау! Укырга теләмисең!» Бу сүзләрне уку елы барышында балагызга ничә тапкыр әйтәсез икән? Мәсьәләгә икенче яктан карагыз әле: моңа, бәлки, сез гаепледер? Иң мөһиме – баланың авырдан укуы  чишелмәслек проблема түгел. Көнүзәк мәсьәләнең чишү юлларын «Ялкаулык – сәбәп түгел» язмасында Чулпан Галиәхмәтова эзли.
Алмаз Хәмзин диюгә, ирексездән күпләрнең авызында елмаю барлыкка килә. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, җырчы, баянчы, популяр җырлар авторы, пародист, юморист Алмаз әфәнденең тормыш кагыйдәләре нинди икән? Эльмира Закирова Алмаз Хәмзинның сез белмәгән якларын ача. «Безнең күңелгә «Шахта» көе сеңгән» язмасын укымыйча калмагыз.
«Гаиләдә – яшүсмер» рубрикасында сез белгән яңа геройлар. Әни булу серләре белән Лилия Муллагалиева бүлешә. Кызы Ильвинаның үсмерлек чорына ничек яраклашалар? «Блогер булу зыян итми» язмасын укып белерсез.
30 ел бергә гомер иткән матур гаиләнең бәхетле гомер итү серләре белән бүлешергә хакы бармы? Балтачта яшәүче Ансар һәм Гөлнур Гыйззәтуллинарныкы кебек гаилә булса, әлбәттә! Гөлнур ханым «Беребез дә бүләк түгел» язмасында үз гаиләләренең тормыш кыйммәтләре хакында сөйли. 
Поэзия рубрикасында Рифа Рахман шигырьләрен укып хисләнерсез, проза бүлегендә коллегабыз, журналист һәм язучы Асия Юнысованың «Салават күпере» хикәясен тәкъдим итәбез.
Бу саныбызда укучыларыбызга бүләгебез дә бар – өр-яңа тема ачып җибәрдек! «Мин укыйм» рубрикасында сез яраткан, уңышка ирешкән шәхесләр үзләре яратып укыган китаплар белән бүлешә. Рубриканы «Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире Гөлнара Сабированың яраткан китаплары белән ачып җибәрәбез. Танышмыйча калмагыз!

Сез яраткан «Язмыш» рубрикасында күңел кылларын тибрәтерлек ике язма бар бу санда. Гөлнур Сафиуллинаның «Хата» язмасы – булган хәл. Кайбер хаталар сине гомер буе озата бара шул... 
Бертуган энесен югалтканнан соң аның кызын үз гаиләсенә алып үстергән Зөлфия Вәлиева авыр хатирәле көннәре хакында ачыктан-ачык сөйли. «Кулларымда яралы кош иде» язмасының авторы – Лилия Гәрәева.

Хуҗабикә рубрикасында сезнең өчен матурлык серләрен, дөрес туклану нигезләрен ачуны дәвам итәбез. Айзирә Биктимерова рецепты буенча банкада шоколадлы чияне дә ясап карарсыз дип ышанабыз. Чиядән дә уңдык бит бу җәйдә!

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Kazan Express, Ozon, Яндекс Маркетта, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була. 

РЕКЛАМА АО «ТАТМЕДИА»

Хәзер укыйлар