Мул көзнең беренче саны дөнья күрде
Журнал тышлыгында – биология фәннәре докторы, Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институты профессоры Нәфисә Зыятдинова.
«Матурлык – табигыйлектә». Профессор Нәфисә Зыятдинова белән кеше матурлыгы, җәмгыятьтәге моңа кагылышлы стереотиплар, гомумән, хатын-кыз сәламәтлеге турында интервью.
«Миссия җыр гына түгел». Татар халкының яраткан җырчысы Гөлзадә Сафиуллинаның сурәте.
«Сөембикә» журналында яңа мультипроект – «Рәхмәт сиңа, әти...». Әтиле балачак, әти турында хатирәләр, әти биргән киңәшләр турында ул. Беренче кунакларыбыз – «Татарстан–Яңа гасыр» каналы алып баручысы Илдар Кыямов һәм Кәрим Тинчурин театры актрисасы Лилия Мәхмүтова.
«Ак һәм кара, яки дөньядагы иң беренче гөнаһ». Көнчелек турында язма. Ике төрле йөзе булган көнләшү кешене мотивацияли йә аңа комачаулый. Көнләшү кайдан килә, аннан арынып буламы – сорауларга җавап эзлибез.
«Ипи исе-е-е!» Күәс чиләге, ипи калагы, җилпуч, җиз чиләк, кыл иләк, ипи көрәге... Ипи пешерүче Алсу Шакирова турындагы язманы укыганда, борынга ирексездән яңа пешеп чыккан ипи исе килеп бәрелә.
«Ир-атны зурлау – аның канында». «Без һәм алар» рубрикасының чираттагы кунагы – «Болгар» радиосының «Яңалыклар» хезмәте җитәкчесе Айнур Әхмәтов.
«Хатын-кыз галәме» рубрикасында: көз көне нигә гел йокы килүен ачыклыйбыз, итагатьле итеп киңәш бирергә өйрәнәбез, ресторанча итле умач пешерергә өйрәнәбез.