Логотип
Саннар

«Сөембикә» журналының сентябрь саны!

05 сентября 2023 «Сөембикә» журналының сентябрь саны!

«Сөембикә» журналының сентябрь саны!

«Сөембикә» журналының сентябрь саны!

Аның тышлыгы – үзе бер тарих. Геройларыбыз – Рита һәм Радмила Имаевалар белән журналистыбыз Гөлнур Хәсәншина Якутиягә командировкага баргач танышып кайтты. Очрашыр өчен Лена елгасы буйлап кына да 12 сәгать буе килә алар. Рита ханымнар яшәгән Олекминск шәһәренә татарлар кайчан килеп урнашкан? Нинди язмышлар алып килгән аларны? Якутиядәге милләттәшләребезнең тормышы белән «Инде моннан китә алмам» язмасында танышырсыз. 

Казан авиация заводының герметизацияләү цехында эшләүче Илзирә Ганиева эш көнен җырдан башлый. Тормышының һәр чоры да җырлар белән бәйле. Бүген исә аның җырлары бәхет һәм... очкычлар турында. Язмыш аны нинди җырлар буйлап алып барган икән? Бу хакта Алсу Шакированың «Җырлаучы «бомбардировщик» язмасын укып белерсез. 

Доктор Гафиуллина – Республика клиник онкология диспансеры хирургы. Табиблар династиясен дәвам итүче белгеч Алия Дамировна хатын-кызларны борчыган иң четерекле сорауларга җавап бирә. Яман чирнең сәбәпләре нидә? Заманча технологияләр нәрсәгә сәләтле? Сорауларга җавапны журналист Лилия Гәрәева белән бергә эзләрбез. 

«Кем баласы димәгез!» проектының яңа кунагы – Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты, җырчы Ришат Төхвәтуллинның әнисе Розалия ханым. Без сәхнәдә күреп күнеккән итагатьле, интеллигент Ришат балачакта нинди булган? Әнисе нигә җырчы һөнәренә каршы килгән? Иң авыр вакытларын ничек уздырганнар? Тулы интервьюны YouTube каналыннан карарга онытмагыз.

Сентябрьдә экраннарга яңа татар фильмы чыгачак. Аның режиссеры – үзебезнең татар егете Байбулат Батулла. Журналист Фәнзилә Мостафина кино төшергәндә скрипт-супервайзер вазыйфасын башкарган һәм әлеге процессның иң кызыклы мизгелләре турында безнең укучыларга да сөйләячәк. Рабит Батулла, Роза Хәйруллина төшкән фильмның сәхнә арты – сентябрь санында.

Кендек каннары тамган туган авылларында яшәп, балалар үстереп, тормыш итүче яшь татар гаиләләре турында язуны дәвам итәбез. Актаныш районы Иске Сәфәр авылы меценаты Рөстәм Габдрахманов гаиләсендә кунакта журналистыбыз Чулпан Галиәхмәтова булып кайтты. Бу гаиләнең тормыш фәлсәфәсе – «Авыл меценаты» язмасында.

Проза рубрикасында ветеран журналистыбыз, каләмдәшебез, язучы Филисә Хәкимованың иң яхшы хикәяләренең берсе – «Кырык беренче чыра». 

Язмыш рубрикасында Әгерҗе районы Кырынды авылында яшәүче Рәфилә Алиева белән танышырсыз. Язмышны җиңгән ханым узган юлы, сыгылган, әмма сынмаган рухы турында сөйли. Гыйбрәт алырлык язма. 

Журналист Эльмира Закированың яшьлек, балачак хатирәләрен искә алып язган язмаларын укучыларыбыз күптән яратып өлгерде. Яшь укытучының практика көндәлеге күпләрне янә балачакка, мәктәп елларына, парта артына алып кайтыр. 

«Мин сине шундый сагындым...» Бу җырның сүзләре дә, көе дә гади кебек, ә шул гадилек артында никадәр моң! Тагын бер җыр тарихы битләрен бергәләп ачарбыз. 

Гадәттәгечә, сентябрь саны да сезне табиб киңәшләре, этикет кагыйдәләре, яңа борынгы рецепт – дучмак белән сөендерер. Ә киләсе елның беренче яртыеллыгына «Сөембикә»гә язылырга ашыгучылар өчен күңелле хәбәр бар. Анысы әлегә сер булып калсын!

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Ozon, Kazanexpress, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.

Хәзер укыйлар