«Сөембикә» журналының май саны дөнья күрде!

16 май 2023

Юбилеебыз шаукымында әзерләгәнгәме, ничектер үзенчәлекле, җылы һәм... рәхәт булды ул! Безнең 110 еллык бәйрәмебез сезне читләтеп узган булса, борчылмагыз! Бу саныбызны нәкъ менә бәйрәм күренешләреннән башладык. Куар-код буенча тулы репортаж һәм бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре белән таныша аласыз.

Тышлыгыбызны Диләрә Ханова бизи. Әйе, һәр санда сезне үзенчәлекле, кабатланмас тышлык белән гаҗәпләндерергә тырышабыз. Бу юлы да чын бәйрәмчә булды ул. Эчтәлеге дә берьюлы берничә бәйрәм көнен сыйдырды үз эченә. Ә тышлыгыбыз «бизәге» Диләрә ханым белән журналист Лилия Гәрәева «Остазбикә» язмасында таныштыра.

Әлбәттә, язмаларның берничәсе Бөек җиңү көненә багышланган. Алсу Шакирова концлагерьда туган Зәйнәббикә апа Мөрсәлимова белән очрашып, аның тетрәндергеч язмышын «Чәнечкеле чыбык артында» язмасында чагылдырды. Зәйнәббикә апаның иңнәренә төшкән сынау тарихы сезне битараф калдырмас.

Советлар Союзы Герое, якташыбыз Михаил Девятаев турында күпме генә язылса да, кинолар төшерелсә дә, моңа кадәр без белмәгән хатирәләре белән килене Фирдәвес Девятаева бүлешә. Герой килене булу – ничек икән ул? Гөлнур Сафиуллина язмасында гаиләнең нәкъ менә шул ягын ача.

Гадәттәгечә Татар матбугаты көнен дә күз уңаеннан калдыра алмадык. Бу санда үзенең тәҗрибәсе, истәлекләре, хатирәләре белән ветеран коллегабыз, танылган журналист Мәдинә Авзалова бүлешә. Тынгысыз, мәңге эзләнүчән, иң аваыр темаларга алынучы журналистның чорлар аша узган юлына әйләнеп карап язган фикерләре сезгә кызыклы булачак дип ышанабыз.

Көнүзәк мәсьәләләр, чаң сугарлык вакыйгалар даими рәвештә журналда төп урын алып тора. Бу санда журналист Чулпан Галиәхмәтова әниләр өчен бишек эзләре буенча бара. Тормыш сынаулары алдында бер терәксез кулда сабый бала белән калган яшь әниләр язмышын бергә барлыйк, алар узган юлны журнал битләре аша булса да узып карыйк әле...

«Иң авыр ролемне улым бирде», – ди Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Камал театры актрисасы Наилә Гәрәева. Кайсы роль турында сүз бара дип уйлыйсыз? Яңа проектыбызны яңа гаилә серләре белән дәвам итәбез! Спектакльләре аша күптән яратып өлгергән Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәевнең балачагын әнисе истәлекләре буенча барлыйбыз. Тулы интервьюны безнең социаль челтәрләрдә дә карарага онытмагыз.

«Мөхлисә апа, чыгып ал!» язмасы дөнья күргәннән соң редакциябезгә бик күп кайтавазлар килгән иде. Ошаттыгыз Эльмира Закированың балачак хатирәләрен! Бу санда ул укучыларыбызны тагын бер язмасы белән сөендерә – «Хыялымда – тарантаслы атта» сез дә Эльмира Закирова белән бергә балачак хатирәләренә чумарсыз, истәлекләрегезне яңартырсыз.  

«Сөембикә» журналын арттан, Хуҗабикә рубрикасыннан укый башларга гадәтләнгән укучыларыбыз алдында бу юлы да сынатмабыз! Яңа борынгы рецепт көтә сезне бу юлы. Итле гөбәдияне ничек пешерәсен белмәсәгез – бигрәк тә! Дөрес туклану рецептларын үз итүче укучыларыбызга да күчтәнәчебез бар. Комбуча! Аның нәрсә икәнен әлегә сер итеп калдырыйк...

Исегезгә төшерәбез, «Сөембикә» журналын маркетплейсларда сатып алырга була.

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын WildberriesOzon«Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.

Реклама. АО «ТАТМЕДИА». 16+

Хәзер укыйлар
  • Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
    7880
    0
    49
  • Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
    4202
    6
    49
  • Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
    3760
    2
    24
  • Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
    4592
    1
    22
  • Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
    6354
    2
    19
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 27 сентябрь 2023 - 19:55
    Без имени
    Жылап укыдым,чыннанда фидакэр ,тырыш,көчле хытын-кызлар сугышка хэтле дэ,с Угыш вакытын эйтэсе юк безнең эбилэр,энилэр чоры безгэ үрнэк иделэр,урыннары ожмахта булсын
    Җиңги
  • 27 сентябрь 2023 - 16:52
    Без имени
    Йөз грамм тозны башта эретеп дигән бит суда , Шуңа банкага салып, аннан соң су белән тутырам диеп язылган!
    Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш?
  • 26 сентябрь 2023 - 18:55
    Без имени
    Кырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…
    Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы? 
  • 26 сентябрь 2023 - 16:03
    Без имени
    Шушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.
    Җиңги
  • 26 сентябрь 2023 - 14:43
    Без имени
    Шуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.
    Җиңги