Тагын бер ел тарихка күчеп бара менә – без инде аңа менә нокта куйдык.
Тагын бер ел тарихка күчеп бара менә – без инде аңа менә нокта куйдык. Журнал гел шулай ашыгыбрак яши инде. Баш мөхәрриребез Лариса Маликова да кереш сүзендә шулай ди: «Бу санны редакция ноябрь аена аяк басуга әзерли башлады. Урамда әле кара көз иде, ә без инде кар бөртекләрен, бураннарны, төрле утлар белән җемелдәгән чыршыны күз алдына китереп, язмаларыбыз, фотосурәтләребез аша укучыларыбыз күңелендә бәйрәм рухы тудырырга тырыштык».
Әйе, укучыларыбыз күңелләрендә бәйрәм рухы тудырырга тырыштык! Кышкы салкыннардан араларлык җан җылыбызны салдык...
Декабрь тышлыгын Татарстан Республикасы Дәүләт Советының иң яшь депутаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы, «Бала-Сити» мәктәбенең генераль директоры Альбина Насыйрова бизи. Үзе генә түгел – әнисе, күренекле галимә, педагогика фәннәре докторы, профессор Резеда ханым Мөхәммәтшина һәм кызы Сара белән. Мондый тышлыклар «Сөембикә»дә еш булмый. Бу көннәрдә Альбина җитәкләгән «Бала-Сити» мәктәбе ишекләре ачылуга ун ел тула. Халыкара бу мәктәп ничек барлыкка килгән, аны оештыруда нинди мәктәпләр үрнәк итеп алынган? Уңышларның сере нидә? Әңгәмә әнә шул хакта.
«Без – бер дөнья, бер планета!» язмасының авторы – Эльмира Закирова.
Редакциябез хезмәткәрләре – Алсу Шакирова белән Анна Арахамия бик еракта командировкада булып кайттылар. Бурятиядә булып, андагы татарлар тормышы белән танышты алар. Идел буе татарлары Бурятиягә беренче тапкыр XIX гасыр урталарында килеп төпләнә. Аларның төп өлешен сәүдәгәрләр тәшкил итә. Ә 1930–19580 елларда аларга сөргенгә җибәрелүчеләр дә кушыла.
Журналистлар белән очрашканда андагы милләтәшләрнең күбесе: «Татарстан белән элемтә калмады – анда туганнар юктыр инде безнең», – дигәннәр. Тамырлар алай гына өзелми бит ул – «Бай күл белән кушылган без» дигән язманы игътибар белән укыгыз: туганнарыгызны табуыгыз да бик мөмкин.
«Гаиләдә – яшүсмер» рубрикасының чираттагы кунаклары – шагыйрә Гөлүсә Шаһбан һәм аның кызы Алисә. Яңа ел саны булсын да – могҗизалар турында сөйләшмә ди! «Мин сигезенче сыйныфларда гына Кыш бабайның юклыгын чамалый башладым», – ди Алисә. Әти-әнисе бу могҗизаны ничек шулай озакка суза алгандыр, моны махсус эшләгәннәрме? Гомумән, балага мондый уңай эмоцияләр ни өчен кирәк? Гөлүсә бу сорауларның барысына да җавап бирә язмада.
Татарстанның халык артисты Нәфкать Нигъмәтуллинны күпләр «елата торган җырчы» диләр. Баксаң, аның җырларындагы үзәк өзгеч бу моң юкка гына түгел икән. Аның артында Нәфкать кичергән югалтулар, сагыш-сагынулар ята икән. «Мин алар белән һәрвакыт сөйләшеп йөрим. Сизәм: алар минем янәшәмдә. Уңышларыма шатланалар, хәвеф-хәтәрдән саклыйлар...» – ди ул. Кемнәр турында әйтә җырчы? Ул барысын да ачыктан-ачык сөйли.
«Моң чишмәләрем сез» язмасының авторы – Чулпан Галиәхмәтова.
«Язмыш» рубрикасындагы язмаларның берсе дә укучыларны битараф калдырмый. «Төшләремдә ак күлмәктән син...» язмасы да – шундыйлардан. Язмыш сынауларын һәркем үзенчә кичерә: кемдер, сына, сыгыла, ә кемдер алга таба атлап китәргә көч таба. Апас районы Карабай авылында гомер итүче Наилә һәм Иршат гаиләсенә дә күтәрә алмаслык авыр кайгы килә – юл фаҗигасендә улларын югалта алар... Караңгы көннәрнең очы-кырые булмас кебек тоела... Ә алар бәхеткә таба яңа адым ясыйлар. Гыйбрәтләр алырлык язма! Авторы – Алсу Шакирова.
«Мин ачкан дөнья» рубрикасының бу сандагы язмасы сезне Якутиягә алып китәчәк. Язманың авторы Лариса Маликова белән бергәләп мәңгелек туң патшалыгында – боз мәгарәсендә булырсыз, якутларның милли бәйрәмендә –Ысыахта катнашырсыз, милли ризыкларыннан авыз итәрсез, сувенирлар сайларсыз...
Бәйрәм табыны турында да онытмадык! Без сезгә койкалы балык әзерләргә тәкъдим итәбез. Мастер-классны сезнең өчен һәвәскәр балыкчы һәм гөмбәче Илдар Галәветдинов үткәрә. «Рецепт катлаулырак булган саен, минем өчен шулкадәр кызыклырак», – дип шаккаттырды ул безне.
Яңа елга журнал белән бергә бүләккә – эксклюзив открытка да килер сезгә!
Киләчәк бәйрәмнәр белән сезне! Яңа елларда да бергә булыйк!
Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Kazan Express, Ozon, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.
РЕКАЛАМА АО «ТАТМЕДИА»