Җәй бетә дип уфтанасызмы? Уфтанмагыз, безнең «Сөембикә» журналы булганда көзләр дә җәй сыман ямьле тоела ул. Ә әлегә быелгы җәйнең соңгы саны белән белән танышыйк.
Журнал тышлыгыннан зәңгәр мәтрүшкәләр тотып «Әлбәттә» брендын булдырган Айгөл ханым Нурисламова елмая. Бу язмада – яңа сауган сөттән мәтрүшкә кушып ясалган туңдырмалар тәме бар. Һәм, әлбәттә инде, Айгөл ханымның уңыш серләре.
Казаныбызның матур парк-скверларында йөргәндә, бу матурлыкны кемнәр тудырды икән, дигән уй килгәне бармы идеме? «Татарстанның йөзе» язмасы герое Наилә Зиннәтуллина белән танышканнан соң, бу сорауга тулы җавап алачаксыз.
«Каһарман әнисе». Быел башлаган яңа проектыбызның исеме ул. Гүзәл һәм Зөфәр Фатыйховлар аның чираттагы геройлары. Гомерен Ватанга багышлаган каһарман уллары Эмиль турында сөйләшәбез.
Күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинга быел 90 яшь тулыр иде... «Үземне авыл кешесе итеп тоям» язмасында – аның уйланулары, тормышының кагыйдәсе булган фикерләре.
Шагыйрь, журналист, тәрҗемәче, 2009–2018 елларда «Сөембикә»нең баш мөхәррире Ләйсән Юнысова белән әңгәмәне «Үз юлымны, үз җырымны эзләп...» дигән язмадан укый аласыз.
«Йөрәктә туган сызымнар» язмасының герое Лира ханым Гәрәева – үзенчәлекле рәссам. Бер тиенлек акчалардан күлмәк теккән иҗатчы турында ишеткәнегез булмагандыр әле. «Йөрәктә туган сызымнар» язмасында бик рәхәтләнеп сезне Лира ханым белән таныштырабыз.
Хатын-кыз 45 яшькә җиткәч, барлык көзгеләр дә кинәт кенә алдакчыга әйләнә. Бу яшьтә тышкы үзгәрешләреңне ничек кабул итәргә, замана шаукымына – матурлык индустриясе рекламасына ничек бирешмәскә? «Алдакчы көзге яки 45 тән соң үзеңне кабул итү» язмасында шул хакта фикерләшәбез.
Аккредитацияле психолог Зиләра Бережных укучыбызның соравына җавап бирә. «Телсез күке» уены уйнаган ир беләр араларны ничек җайларга?
«Бер мәхәббәт тарихы» язмасы Сочи шәһәренә гашыйк милләттәшебез, «Роза Хутор»дагы «Казан павильоны хуҗасы Гүзәл Дасаева белән таныштыра.
Әдәбият сөючеләргә Наил Касыймов шигырльләрен һәм шушы көннәрдә 90 яшен тутыручы Мәдинә Маликованың «Басып сайрар талы бар» романыннан өзек тәкъдим итәбез.
Журналист Гөлнур Сафиуллинаның «Могҗиза» дип аталган язмасы бер генә укучыбызны да битараф калдырмаячак. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте чиксез булуына тагын бер кат инандырыр ул сезне.
Илләр гизәргә яратканнарны Энҗе Шәйхетдинова үзе белән кояш чыгышы иленә сәяхәткә чакыра.
«Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә – юрист Салих Гайнетдинов укучыларыбыздан килгән сорауларга җавап бирә, терапевт Илүзә Камаева эсседән ничек сакланырга кирәген искәртә, этикет буенча эксперт Айсылу Гарипова сәяхәттә үзеңне ничек тотарга кирәген искә төшерә, психолог-коуч Илүзә Әминова бәхетле булу өчен һәркем ясарга тиешле 10 адым турында сөйли.
Блогер Лилия Әскәрова укучыларыбызга җәйге сый – ташкабактан урама рецептын тәкъдим итә.