Логотип
Саннар

Октябрь саныбыз чыкты

13 октября 2022 Октябрь саныбыз чыкты

Салкын яңгырлы көздә җылы хәбәр – яңа саныбыз чыкты.Салкын яңгырлы көздә җылы хәбәр – яңа саныбыз чыкты.

Салкын яңгырлы көздә җылы хәбәр – яңа саныбыз чыкты.

«Сөембикә» журналының октябрь санының тышлыгында – булачак табибә,  үсеп килүче буынга үрнәк яшь, актив Алинә Хәмидуллина.  Тормышка яңа атлаган, яшь булуына карамастан, инде ул башкалар уйламаган идеяләрне дәчынга ашырган. Төрле яктан уңган бу туташ турында «Син булдырасың, кызым» язмасында танышырга була. 

Быел  октябрьнең өченче якшәмбесендә Россиядә Әтиләр бәйрәме үткәрелә. Ул яшь бәйрәм әле –  бары икенче тапкыр гына уздырыла. «Әти» язмасында гаиләдә бала тәрбияләүдә әтиләр роле турында уйланабыз.  Әле бит әни дә,  әти дә ролен үзенә алган әтиләр бар. Ялгызы гына бала тәрбияләүчеләр. Аларның бәхете нәрсәдә? Әлеге әтиләрнең тормышлары, уйланулары турында укыгыз.  

Журналыбызда һәм сайтыбызда «Килен-кайнана» бәйгесе дәвам итә. Бу саныбызда Арча районыннан  Равия  апа Шәймуллинаның хаты дөнья күрде. Кайнанасы белән 43 ел бергә яши алар.  Дус-тату тормышның серләрен алар тәгаен белә инде. Зирәк кайнанасының зирәк  киңәшләрен сез дә укып карагыз әле. 

«Мин синең иреңне бәхетле итәм...» Аптырап калдыгызмы?  Тормыш әллә нинди хикәятләр яза ул. Бәхетсезлек бәхеткә  илтергә дә мөмкин.  «Ачыктан-ачык» рубрикасы  героинясының тормыш, мәхәббәт тарихы берегезне дә битараф калдырмас. 

«Бер генә минутка» җырын күпләребез белә. Заманында иң популяр җырлар исемлегендәге җыр ул. Бу җырның язылу тарихы – «Бер җыр тарихы» рубрикасында.  Әлеге җыр сүзләре башына ак яулыгын кыеклап бәйләп, чәчәкле күлмәк итәкләрен җилдә җилфердәтеп болыннан кайтып килгән  гап-гади бер авыл кызы күңелендә  ярала.  Ул кыз булачак шагыйрә Динә Камалетдинова була. 

Бүгенге көндә  күкрәктә яман шеш авыруы  аеруча киң таралган. Табиб-маммолог, онколог Хәсән Гобәйдуллин белән әнә шул авыру турында сөйләшәбез. «Алтын вакыт»ны истән чыгармыйк» язмасы  бу авырудан профилактика  турында. Ә ул – авыру белән көрәштә бердәнбер корал. 

 «Хатын-кыз галәме» кушымтасында шулай ук балалар сәламәтлегенә кагылышлы  сорауларга табиблардан җаваплар, көзен туклану рационы, гөлләр тәрбияләү. Матурлык экспертыбыз исә стресстан чыгарга өйрәтә. «Аш-су» рубрикасында кабактан чуду пешерергә өйрәнерсез. Дагстан сые ул. 

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Kazan Express, Ozon, Яндекс Маркетта, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була. 

РЕКАЛАМА АО «ТАТМЕДИА»

Хәзер укыйлар