Логотип
Саннар

Октябрь саныбыз чыкты! Укымый калмагыз!

13 октября 2023 Октябрь саныбыз чыкты! Укымый калмагыз!

Октябрьнең кояшлы көннәре ничек кәефне күтәрсә, «Сөембикә»нең яңа саны да шулай көннәрегезне тагын да матурлар, җылытыр.

Октябрьнең кояшлы көннәре ничек кәефне күтәрсә, «Сөембикә»нең яңа саны да шулай көннәрегезне тагын да матурлар, җылытыр. 

Көз – уңыш чоры ул. Яңа саныбызның тышлыгын «КукморЗерноТорг» генераль директоры Гүзәлия Гизәтуллина бизи. Кырдан җыеп алынган уңышның бөртеген дә түкми-чәчми саклау, урнаштыру кебек җитди һәм җаваплы эшне башкаручы ханым ул. Алсу Шакированың «Бөртекләр» язмасында аның уңыш серләре, элеватор коллективының җиңүләре белән танышырсыз. Рекордлар китабына ике тапкыр Татарстан исемен дә яздырткан коллектив әле алар. 

Аны укытучыларның иң яраткан министры, диләр. «Тормыш кагыйдәләре» рубрикасында мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән эксклюзив әңгәмә.

«Җиңелүем белән килешкән дә идем, ничектер, җиңү рухы кабыза алмадым мин үземдә ул көнне. Шул вакытта тамашачылар утырган трибунадан кемдер кычкырды:«Наилә! Давай! Җиңелмә!». Кинәт кенә күңелемдә әллә нәрсә булды. Көрәш нәкъ киресенчәгә әйләнде дә куйды». Олимпия чемпионы спортчы Наилә Гыйләҗева тарихы бу. Чемпионнар Олимпта яшәми, безнең арада гомер итә. Наилә ханым – шундыйлардан. Журналист Лилия Гәрәева чемпион белән очрашып кайтып, аның тарихын язды. Олимпка юл сикәлтәле, әмма бик кызыклы икән. 

«Кем баласы димәгез» проектының чираттагы кунагы – Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллинаның әнисе Лилия ханым. Эльмираны көчле музыкант булыр дип уйлаганнар, ә ул җырчы булган. «Язмыш үзе белгертте» язмасында әнисе аның балачагы, җырчы булып китү тарихын сөйли. Тулы интервьюны YouTube каналыннан карарга онытмагыз.

Минзәлә театры Кама арты районнарын гына түгел, бөтен республика халкын үзенә каратып тора дисәк тә ялгыш булмас. Халыкчанлыгы белән яраттыра ул тамашачыларны. Эльмира Закированың «Бүген бездә – Минзәлә театры!» язмасында театр примасы Рәзилә Муллина «мөгезле театр»ларының тарихы белән таныштыра. Ни өчен мөгезлеме? Язманы укыгач белерсез! 

Гөлнур Сафиуллинадан чираттагы «язмыш». Укучыларыбызның журналистның җылы язмаларын аеруча үз иткәнен беләбез. «Үлчәүләре бармы мәхәббәтнең?!» язмасында Гөлфия белән Илшатның мәхәббәт тарихы. Көчле рухлы кешеләр бик кыска гомерле, әмма наз тулы мәхәббәттә яши. Ә ул мәхәббәт могҗизалар тудыра...

Кайбер язмышлар безнең редакциягә үзләре «килеп керә». Фәрвизә апа Вафина, һичшиксез, шулар арасыннан күңелгә кереп кала торганы. Ул безгә килеп киткәннән соң журналистыбыз Алсу Шакирова аның янына Чистайга китте. «Күкләрдә язылса...» язмасы бер укучыбызны да битараф калдырмас дип уйлыйбыз.

 «Аш-су» сәхифәсендә татар халкының милли ашы – елгыр пешерергә өйрәтәбез. Елгыр пешереп ашап, чәй эчеп алгач, «Сөембикә»не кулыгызга алып ял итеп алыгыз. 

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Ozon, ЯндексМаркет, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.

Хәзер укыйлар