Табигатьтә – алтын көз. Сары яфраклар күңелгә ниндидер бер моңсулык өсти. Якты бер моңсулык... Тормыш мәшәкатьләре артыннан йөгерүдән туктап, тын аласы, чәй яки каһвә эчеп, уйланып утырасы килә... Яки берәр аулак почмакта калып, беркая да ашыкмыйча, онытылып укып утырасы иде...
Укырга теләгегез бар икән – «Сөембикә»нең яңа санын сайлагыз!
Октябрь саны тышлыгын Түбән Кама районының «Үзәкләштерелгән китапханәләр берләшмәсе» директоры Гүзәл Рәмзил кызы Арсланова бизи. Берләшмәнең оешуына быел 50 ел. Әмма әңгәмә үткәннәр хакында түгел, китапханәчеләрнең бүгенгесе һәм киләчәге турында. Китапханәче эшенә бара да китап укып утыра дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз! Бүгенге китапханәче эшенең яңа яклары турында да бу язма.
Авторы – Гөлнур Сафиуллина.
«Рәхмәт сиңа, әти...» проектының яңа кунаклары – Татарстанның халык артисты ИлСаф һәм шагыйрә, язучы Илсөяр Иксанова. «Әти бакыйлыкка иртә күчте, әни мәрхүм булганга да биш ел. Авылда туган йортыбызда беркем яшәмәсә дә, җылылыкны өзмибез, әле тавыклар та бар», – ди ИлСаф. Ә Илсөяр ханым: «Мин әтинең үземне үчтеки иткәнен хәтерлим», – ди.
Бу проект кысаларында – әтиләр турында иң җылы сүзләр, аларга рәхмәт хисләре.
Проектның авторы – Чулпан Галиәхмәтова.
Октябрь аенда Татарстанның халык язучысы, Тукай премиясе лауреаты Марсель Галиевкә 80 яшь тулды. «Сурәт» рубрикасында аның нәсел тамырларын, балачагын, уку елларын, мавыгуларын барлыйбыз. Акча, курку, дуслар кебек төшенчәләргә карата фикерен беләбез. Мәхәббәт турында сөйләшәбез. «Артык шатланырга ярамый. Мәхәббәт турындагы бер шигырем дә шулай бетә: «Аллаһтан артык яратсам, сине җуярмын кебек», – ди ул.
Язманың авторы – Эльмира Закирова.
«Экран артындагы мәхәббәт». Язманың авторы Рәйхан Гәрәева интернет аша танышуның плюслары һәм минуслары турында сөйли. «Танышу сайтлары мәхәббәтне табып бирми, бары тик танышу өчен мөмкинлекләр генә ача», – ди ул.
«Ачыктан-ачык» рубрикасында журналист Люция Сираҗиева үз язмышы турында сөйли: аның әнисе Люцияне табуга вафат була – кызын бер тапкыр күрергә, кулына алырга да өлгерми кала. Әмма Люциянең җанындагы бу бушлык кайдан, ул нигә бер тапкыр да күрмәгән әнисен юксына? Бер кешенең үлеме тагын ничә язмышны үзгәрткән?
Язманың авторы – Гөлнур Сафиуллина.
Проза яратучылар бу санда язучы Нәбирә Гыймадинованың «Кадер иясе...» документаль әсәреннән өзек белән таныша ала. Ә поэзия яратучыларны Мөдәррис Әгъләм шигырьләре көтә! Исән булса, октябрь аенда аңа да 80 яшь тулыр иде.
«Аш-су» рубрикасында яңа мастер-класс: кабактан һәм пешереп-ысланган үрдәк итеннән көзге салат ясарга өйрәнәбез.
Исегезгә төшерәбез: киләсе яртыеллык өчен «Сөембикә» журналына язылу башланды!