Октябрь саныбыз! Көзләр быел җылы, якты килде. Безнең бу саныбыз да шушы октябрьне кабатлый: ул сезнең күңелләргә рәхәт бер җылылык, үзгә бер ямь, нур өстәр.
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Ә өлкәннәрнең һәр җөмләсе артында тормыш тәҗрибәсе ята. Акыллы, зирәк киңәшләре ята. Сез моңа бу санга кергән язмаларның кайберләрен укыганда тагын бер кат инанырсыз. Мәсәлән, «Тормыш мизгелләре» язмасы. Ул Теләче районы Олы Мишә авылында яшәүче Фаягөл апа Фатхуллина турында. Октябрь санының тышлыгын да ул бизи!
Фаягөл апа – гомер буе китапханәдә эшләгән. Биш бала үстергән! Алар арасында исемнәре бөтен республикага танылганнары да бар. Ул-кызларына биргән киңәшен, ул инде бүген оныкларына кабатлый: «Мин-минлекле булмагыз, үзегезгә үзегез бәя бирмәгез – кешеләр бирсен». Язманы укыганда балаларына ул биргән башка киңәшләргә дә игътибар итми калмассыз.
Авторы – Гөлнур Хәсәншина.
«Татарская бабушка» аккаунты йолдызы Галия апа Агишеваның тормыш кагыйдәләрен туплаган «Чын татар хатыны булыгыз!» язмасында да бик күп бүгенге яшьләр күңелгә салырдай киңәшләр. «Аерылам дип яшәмәсен инде ул хатын-кыз. Яшим дип яшәсен. Шул чакта гына гаилә нык була» ди ул. «Ярату – ул хөрмәт», ди.
Авторы – Чулпан Галиәхмәтова
Октябрь аенда без Әтиләр көнен дә билгеләп үтәбез. Ул – 19 октябрьдә булачак. Әти кешенең бала тәрбияләүдә, бигрәк тә кыз балаларны тәрбияләүдә үз роле бар. Айваз Садыйровның «Кызыма хат» язмасы күпләрне уйландырыр. Аның кызы Газизәгә әле нибары дүрт яшь, әтисенең бу хаты аның киләчәгенә юлланган. Айваз ул хатта буй җиткән кызына ниләр әйтергә тели, нинди киңәшләр бирә, ул нәрсәләр хакында уйлана – әлеге язма сезне, һичшиксез, үзенә җәлеп итәчәк.
Гаилә – көн саен сынала. Бигрәк тә яңа оешкан чакларда. Лилия Фатихова-Гыймазованың ире белән өйләнешүләренә әле ике ел гына. Алар әле бер-берсенә ияләнәләр, бер-берсен өйрәнәләр генә. Бу вакытның үз рәхәте, үз авырлыклары. «Ширбәт аеннан соң... тормыш башлана» дигән язмада автор шулар хакында сөйли.
Гөлнур Айзат исеме журнал укучыларга яхшы таныш. Аның әсәрләреннән өзекләр әледән-әле журнал битләрендә яки сайтыбызда чыгып тора. Ә Гөлнур ханымның инде тугыз ел буе инсульттан соң йөрмәгән, сөйләшмәгән ирен тәрбияләвен менә күпләр, бәлки, белмидер. Иҗат итәргә ул кайлардан көч ала? «Без бит әле икәү!» язмасы язучы Гөлнур Айзатның язмышның бу сынауларын ничек кичүе хакында да. Ул барысын да ачыктан-ачык сөйли.
Авторы – Гөлнур Сафиуллина.
Менә тагын көзләр җитте,
Менә тагын яфрак коела.
Салкын көзнең сары төсе
Сагыш сала, күңел боега...
Беренче юлларны укуга ук күңелегездә шушы көй яңгырый да башладымы? «Бер җыр тарихы» рубрикасында «Кил син» җырының язылу тарихы сөйләнелә.
«Әлфис җыры» язмасының авторы – Алмаз Хәмзин.
«Мин ачкан дөнья» рубрикасы астында дөнья күргән язма сезне бу юлы Алтайга алып китә. Укырсыз да, барып кайтандай булырсыз. Әмма үз күзләрең белән күрүгә берни җитми инде. Язма ахырында Алтайга барырга җыенучылар өчен киңәшләр дә урнаштырылган: күңелегезгә салып куегыз – кирәге чыгуы бар.
«Алтайга илтә юллар» язмасының авторы – Алсу Шакирова.
«Аш-су» сәхифәснедә төрек кухнясында бик популяр булган ризык – имам баялды пешерергә өйрәнерсез. Мастер-классны Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисткасы Рузанна Хәбибуллина үткәрә.
Исегезгә төшерәбез: бу көннәрдә 2026 елның беренче яртыеллыгына «Сөембикә» журналына язылу бара.
Бергә булыйк!