Бу саныбызның әни җылысына, әни күңеле, әни көче, әни сәламәтлеге турындагы язмаларга бай булуы юкка түгел – 30 ноябрьдә Әниләр көнен бәйрәм итәчәкбез.
Журналның тышлыгыннан укучыларыбызга елмеп кааучы ханым – Казандагы «Никах үзәге» җитәкчесе Алсу Маликова. Кеше тормышындагы иң кадерле, иң матур көнне нәкъ хыялдагыча итеп уздыра белгән Алсу белән «Бәйрәмебез онытылмаслык булды, дисеннәр» язмасы аша таныша аласыз.
К. Тинчурин театры артисты, режиссер Ирек Хафизовның тормыш кагыйдәләре «Театр – ярату ул» язмасында.
Тарих фәннәре кандидаты, гомерләрен мәгариф юлына багышлаган татар хатын-кызлары турында китаплар авторы Тәэминә Биктимировага 85 яшь. «Сабыр кешеләргә сокланам» язмасы үзенең дә язмышы китапларга кереп калырлык фидакарь бу ханымның тормыш сәхифәләрен ача.
«Аклыкка илткән юллар» язмасы – татар дөньясына дини җырлар иҗат итүче һәм аларны зур сәхнәгә алып чыгучы Ильяс Халиков гаиләсе белән таныштыра. Хатыны Нурфия белән алар берсеннән-берсе талантлы дүрт бала үстерәләр.
Шигырь яратучыларга Зөләйха Минһаҗева һәм Зимфира Исламовалар иҗатын тәкъдим итәбез.
«Проза» сәхифәсендә – Кәрим Караның «Кайту» дип аталган өр-яңа хикәясе.
Кәтифә Хәмзинаны Алексеевский әниләренең әнисе дип йөртәләр. «Күңел кыңгыраулары» язмасында Кәтифә ханым белән Гиппократ анты, медицина, бәхетле гаилә, балалар турында сөйләшәбез.
Башкортстанда яшәүче журналист Гөлнара Гыйлемханованың «Хатын-кыз булу җиңелме?» дип аталган язмасы иҗат белән гаилә арасында вакытны ничек бүләргә дигән уйлуналар нигезендә туган.
Һәркем яратуны үзенчә белдерә. «Мин – әни карынында...» язмасының авторы Рәйхан Гәрәевага әнисенең яратуын аңлау өчен тән терапиясенә барырга туры килгән. Укучыларыбыз белән ул шунда туган тәэсирләрен һәм ачышларын бүлешә.
«Кызыма дип канатлар тегәм» язмасының герое Рузилә Бәдретдиновага язмыш сынауның авырын әзерли. Бу язма әни йөрәгендә мәңге сүнми торган өмет һәм әни кулларының талмас көче турында.
Көндезләрен ул – зур компаниянең бүлек җитәкчесе. Кичләрен... байкер. Нәргизә Шәрипова өчен мотоцикл – күңел таләбе. Байкерларның фәлсәфәсе, очсыз-кырыйсыз юл – «Дөнья матур, дөнья киң!» язмасында.
Клиник психолог Диләра Невмержицкая белән депрессия хакында сөйләшәбез.
Укучыларыбызның пенсиягә кагылышлы сорауларына Эдуард Вафин җавап бирә.
Коуч Илүзә Әминова үткәннәрне онытырга ярдәм итә, ә этикет буенча эксперт Айсылу Гарипова исә кулчатыр этикеты белән таныштыра.
Актанышта яшәүче татар блогеры Ирек Шәехов бәйрәм табынына кабактан чизкейк пешерергә тәкъдим итә. Бу ризыкны хәтта тәҗрибәсе булмаганнар да әзерли ала.
Камилә Димөхәммәтовадан – балалар белән бергәләп уйнар өчен яңа уеннар.