Тирә-юньдә кар көртләре, ике көннең берендә – сыерчык бураннары, әмма һавада барыбер яз сулышы сизелә! Кояш инде башкача карый, көндезләрен тамчылар тама, аяк астына карны саркып су чыга... Күңелдә дә яз! Бәйрәм рухы!
Журналыбызның бу санында да сизелә ул.
Төп геройлар – «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика бәйгесендә катнашып, төрле номинацияләрдә җиңү яулаган хатын-кызлар. ( Һәм, әлбәттә, ир-атлар!)
Бу санның тышлыгын Саба районы йөзү бассейны директоры, Саба муниципаль районы советы депутаты Гөлназ Сафина бизи. Аның эшендә ирешкән уңышларын аңлау өчен берничә цифрга күз төшерү дә җитә: өч ел элек бассейнга көненә 20-30 кеше килсә, хәзер 250-300 кешене кабул итәләр. Бюджеттан тыш керем өч тапкырдан күбрәккә үсеп, елга 6 миллион тәшкил итә.
Коллектив моңа ничек ирешкән, җитәкче үз алдына нинди максатлар куйган – бу хакта «Идел кызы» язмасыннан укый аласыз.
Авторы – Чулпан Галиәхмәтова.
«Исемнәре тарихта» рубрикасының чираттагы язмасы атаклы балерина Нинель Юлтыевага багышлана. Ул – башкорт кызы, Уфада, күренекле башкорт язучысы, җәмәгать эшлеклесе Давыт Юлтый гаиләсендә дөньяга килгән. Әмма аның бөтен иҗаты Казан белән – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Казан хореография училищесы белән бәйле.
Аның тормыш юлы, иҗаты хакында «Балет алиһәсе» язмасыннан укый аласыз.
Авторы – Эльмира Закирова.
«Нурислам һәм аның чынга ашкан хыяллары» язмасы «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесендә катнашкан эшмәкәр, Алабуга шәһәре депутаты Нурислам Кадыйров турында. Хатыны Рания белән тугыз балага гомер биргән алар. Алабугада аны татар мунчалары комплексы төзегән тырыш, булдыклы шәхси эшмәкәр дип беләләр. Хәйриячелек эшенә зур игътибар бирүе дә мәгълүм.
Нурислам барысына да ничек өлгерә, балаларына нинди тәрбия бирүне дөрес дип саный, ни өчен ул «иң кыйммәтле инвестиция — бала» ди, бу хакта язмадан укыгыз.
Авторы – Альбина Гайнуллина.
Март – Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Рәдиф Гаташ туган ай. Быел ул 85 яшьлек юбилеен билгеләп уза. «Аның күңел урамнары» язмасы Рәдиф аганы шигърияткә алып килгән юл турында. Табышларга да бай ул юл, югалтуларга да...
Авторы – Гөлнур Сафиуллина.
«Ачыктан-ачык» рубрикасының чираттагы кунагы – Апас районында чыгучы «Йолдыз» газетасының баш мөхәррире Гүзәл Хилавиева. Көчле хатын, диләр аның турында. Язмыш аны шактый сыный: аерылышулар аша үтәргә, яраткан кешесен югалтырга туры килә... Кызының әтисенең югалуына инде 18 ел, әмма Гүзәл: «Аның минем күңелемнән киткәне юк әле», – ди.
«Бик бәхетле булыр кебек идек...» язмасының авторы – Лилия Гәрәева.
Проза яратучылар бу санда чуаш язучысы Ирина Трифонованың «Венециядә туган мәхәббәт» дигән хикәясе, шигърияткә гашыйлар Клара Булатова һәм Сәйдә Зыялы шигырьләре белән таныша ала.
«Аш-су» рубрикасында чикләвекле урама ясау буенча мастер-класс көтә. Аны тәҗрибәле аш-су остасы Гөлнара Гафурова үткәрә.