Логотип
Саннар

Июнь саныбыз чыкты!

06 июня 2022 Июнь саныбыз чыкты!

Ямьле җәй аеныңы беренче саны – июнь саны дөнья күрде. Җәй кебек, төсләргә бай ул!

Июнь саны тышлыгында балалар сәламәтлеге сагында торучы – республиканың танылган табибы Динара Садыйкова. Ул үз эшчәнлеге турында гына түгел, бүгенге көндә балалар арасында киң таралган авыру сәбәпләре турында да сөйли. «Азамонкалар» язмасы яман шеш белән көрәшүче хатын-кызлар турында. Алар өчен бу авыру – үлем хөкеме түгел. Хәтта бер героиня табигатькә каршы барып бала да таба.

«Рәхмәт улыма» язмасында да көчле хатын-кыз язмышы. Улым авыру туды дип сыгылып төшми ул, ГОСТка туры килмәгән сабыйлар өчен киемнәр тегә башлый, бизнесвуменга, хәйриячегә әйләнә. «Гаиләдә – үсмер» рубрикасында Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова үсмер улы белән мөнәсәбәтләре хакында ачыктан-ачык сөйли. Лилия Галееваның хоббие турында «Йөрәк тибеше көенә бию» язмасыннан укырга була. Бик кызыклы бию аның шөгыле. Мәхәббәт тарихларыннан башка «Сөембикә» журналын күз алдына да китереп булмый. «Гомер көземә язлар китердең...» сагыну турында. 

«Хуҗабикә» кушымтасында табиб киңәшләре, гөлләр үстерү, матур булу серләре турында укый аласыз. Итальян десерты ясарга өйрәнерсез.

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Kazan Express, Ozon, Яндекс Маркетта, «Татмедиа» онлайн кибетеннән дә сатып алырга була. 

Хәзер укыйлар