Логотип
Саннар

Июнь саныбыз!

17 июня 2025 Июнь саныбыз!

Ямьле җәйнең беренче саны


Тышлыкта – эзтабар Рәсимә Булатова. Менә инде 20 ел ул «Нефтехимик» эзтабарлар отрядында Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган солдатларның сөякләрен туган якларына кайтару белән шөгыльләнә. 


Кичәге сукбай балалар бүген чигү чигә. Ябык типтагы махсус гомум белем бирү мәктәбеннән безнең репортаж.
«Каһарман әнисе» рубрикасының чираттагы героинясы – Россия Герое Айнур Сафиуллинның әнисе Лилия ханым. Ул әле үзе дә герой әни – биш ир бала тәрбияләп үстергән. 


«Син көткән сүз». Югары уңышларга ирешкән спортчы балалар үстерү серләре белән Халыкара класслы спорт мастерының әнисе – журналист Алсу Шакирова бүлешә. 


«Һәр хатын-кыз да гаиләдә күпмедер дәрәҗәдә артист була белергә тиеш». Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Зөлфия Шакированың тормыш кагыйдәләре.


 «Кеше китә – җыры кала» фильмындагы баш геройны уйнаган Камал театры артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев белән гамьле әңгәмә. Актер кинога бер шарт белән төшәргә ризалык бирә. Ниндиме? Моны интервьюны укыгач белерсез. 


 «Үз дөньям» рубрикасында  хатын-кызның чираттагы тәвәккәллеге тарихы. 


«Аш-су» рубрикасында блогер Илүзә Гәрәева кызыл балыклы шпинат рулеты әзерләргә өйрәтә.

Журнал аша очрашырбыз!

Исегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын WildberriesOzonЯндексМаркет,  онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.
 
«Сөембикә»гә язылырга онытмагыз: https://syuyumbike.ru/page/subscribe

Тулырак: https://syuyumbike.ru/categories/mai-sanybyz

Хәзер укыйлар