Җәй кебек матур, җылы, укырга рәхәт саныбыз чыкты.
Июнь саны тышлыгында – алып баручы, сценарист Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова. Барыбыз да белгән Зәмирәнең максатлар куя һәм аларга ирешә белүе, беркайчан да паникага бирелмәве, «юк» дип әйтә белмәве, тәвәккәллеге, зирәклеге, ихласлыгы һәм горурлыгы хакында Гөлнур Сафиуллинаның «Мин үземә генә ышанам» исемле язмасында укый аласыз.
Яшүсмерләрнең террористик-диверсион эшчәнлеккә җәлеп ителүе арта бара. Алданып кылынган бу җинаять гамәлләре – баланың урамда сугышып, күлмәген ертып кайтуы гына түгел, ә киләчәгенә бөтенләй нокта куюы. Әмма үсмерләр бу хакта уйлап җиткерми, ә әти-әниләр: «Минем бала белән мондый хәл булмый», – дип уйлап яшәүне кулай күрә. «Иң куркыныч балалар – үтә тыныч балалар», – ди педагог-психолог, «Росдетцентр»ның әйдәп баручы эксперты Ольга Галанина. «Бала белән сөйләшергә кирәк» дип исемләнгән бу интервью ял иттерә, күңел ачтыра торган түгел, ә уйландыра язма торган. Җинаять юлына баскан үсмерләр белән эшләгән белгеч киңәшләре һәр ата-ана өчен файдалы булыр.
Идеаль хатын булу авырмы һәм никадәр үзгәрергә кирәк? «Үз дөньям» сәхифәсендә чыккан Лилия Гәрәеваның уены-чыны белән язылган бу язмасында күпләр үзләрен таныр: идеаль булганы да, идеаль түгелләр дә.
Эльмира Закированың «Әби патша Казанны яраткан» язмасында – Екатерина IIнең татарларга карата кылган гамәлләре, мөнәсәбәте һәм Казанга сәяхәте турында.
«Сөембикә» – сәяхәттә. Журналист Гөлнур Сафиуллина Пенза өлкәсенең Кузнецк районы Дәхтәрни авылында булып кайтты. Гаҗәеп киң урамнар, төзек, матур өйләр, урамнарны икегә бүлеп җәйрәп яткан күлләр... Чит төбәкләрдәге бу татар авылы һәрьяктан үрнәк булырлык. Бигрәк тә үзенең меценатлары белән.
«Мин язмышны җиңдем» рубрикасының герое – Гүзәл Латыйпова. Ана булу өчен аңа балачакта кичергән яман шеш авыруы һәм шуның нәтиҗәсендә гомерлеккә коляскада калуы да киртә була алмый. Бәхетле булырга теләгән кешеләр бәхетле була ала. Чулпан Галиәхмәтованың «Ана булу өчен чикләр юк» язмасы әнә шул фикерне раслый.
Кызыннан килгән хатларны ул ачмый. Укый-яза белми, әмма күп итеп газета-журналлар алдыра. Араларында иң яратканы – «Азат хатын» журналы. Илнар Фатиховның «Күрше әби» язмасындагы Нәҗибә әби язмышы бер укучыбызны да битараф калдырмас.
«Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә – самолеттагы этикет кагыйдәләре, коуч Илүзә Әминовадан хатыннарыннан көләргә яраткан ирләрне тәрбияләү турында киңәшләр һәм дөрес туклану буенча өч файдалы эчемлек турында укый аласыз.
«Аш-су» сәхифәсендә исә «татарча» печенье пешерергә өйрәнерсез. Әйе, әйе, печенье татарча да була! Бу рецепт бары тик «Сөембикә» журналының июнь санында гына.
Безнең журналны маркетплейсларда сатып алырга мөмкин: Wildberries, Ozon, ЯндексМаркет, МагазинТатмедиа