Логотип
Саннар

Июль саныбыз!

09 июль 2026 Июль саныбыз!

Бу санның тышлыгы ук сезне җәйге рәхәт мохиткә чумдырыр. Җәй уртасы, җылы, рәхәт көннәр, җиләк тәме, гап-гади болын чәчәкләре, зәп-зәңгәр күк... 
Тышлыгыбызны эшмәкәр, җәмәгать эшлеклесе, татар милли проектларына багышланган Бөтенроссия конкурслары җиңүчесе Сөмбел Хәсәнова бизи. Омск өлкәсенең Тара районында, Сәет дигән татар авылында яши ул. Юк, бу аның туган авылы түгел. Шәһәрдә яшәп, үз эшен булдырган – тормышын күптән җайга салган ханымның күңелендә хыял бөреләнә: сүнеп барган бер татар авылын кабат тергезеп җибәрәсе килә аның. Яшәтәсе! Сөмбел – Сәет авылын сайлый. «Нәфис гөл авылны күтәрә» дигән язмада ул үткән юл, ул очрашкан каршылыклар, аның беренче уңышлары турында.
Авторы – Альбина Гайнуллина.

Зәй шәһәрендә бер ирнең хатынын подъезд төбендә сөйри-сөйри, типкәли-типкәли кыйнаган видеоны интернеттан карамаган кеше калмагандыр. Комментарий язучылар шунда ук икегә бүленде: берәүләр – «исән калса, бу хатын ирен төрмәгә утыртыр инде», дип, икенчеләр «күрерсез әле, гариза язса да, ул аны кире алачак», дип яздылар. Икенчеләрнең фаразлары дөрес булып чыкты. Хатын судта ирен яклап: «Ул соңыннан миңа ярдәм итәргә теләде. Без бер-беребезне яратабыз», – диде. Бу чыннан да аның үзенә золым салган ир-атны яратуымы, әллә үз-үзен саклавымы? Кызганыч, мондый мисаллар тормышта шактый еш очрый бит. «Стокгольм синдромы» язмасында экспертлар шушы сорауга җавап эзли. 
Авторы – Чулпан Галиәхмәтова. 

«Җәй, авыл һәм дәү әни». Бу язма беренче җөмләсе белән үк сезне – балачагын авылда, дәү әнисе янында үткәрүчеләрне балачагына алып китәр. Хатирәләр – кино кадрлары кебек җанлана. Авыл шәһәр баласына ниләр бирә ала, нәрсәләргә өйрәтә, ул калага биредән күңеленә ниләр туплап китә? 
Авторы – Лилия Гәрәева. 

«Шәфыйк кызлары». Рәйханә, Гөлнур һәм Фәймә ханымнарның әтиләре гап-гади татар авылында – Саба (бүгенге Теләче) районының Баландыш авылында туа. 19 яшендә сугышка китә, фронттан кайткач дүрт энекәшен аякка бастыра. Гаилә коргач, өйләнгәч педучилищега укырга керә, аннан укуын пединститутта дәвам итә. Институт тарихында беренче тапкыр аны – читтән торып укыган студентны аспирантурада калдыралар. Аннан юллама белән Кемерово педагогика институтына югары математика кафедрасына эшкә җибәрәләр... Бу язма аның өч кызын да ничек итеп читтә – чит мохиттә татар итеп үстерүе, аларга татар рухы сеңдерә алуы турында. 
Авторы – Гөлнар Гарифуллина. 

Бала белән иреннән аерылырга мәҗбүр булган хатын-кызларның күбесе: «Син инде бала белән хәзер берәүгә дә кирәкмисең», дигән сүзләрне ишетәдер. Ышанмагыз! Барысы да язмыш кулында. Зәй районы Сәвәләй авылында гомер итүче Хәлимәне, мәсәлән, ире Сергей... биш кызы белән ала. Аннан уртак кызлары туа. Алар алты кыз үстерәләр. 
«Ярату шушыдыр...» язмасының авторы – Гөлнур Сафиуллина. 

Проза яратучылар бу санда талантлы удмурт язучысы Лариса Марданованың «Кызыл итәк» хикәясен укый ала. Эльмира Закирова тәрҗемәсе. 
Шигърият битендә исә сезне шагыйрә Луиза Янсуарның яңа шигырьләре көтә. 

«Без һәм алар» рубрикасының чираттагы кунагы – Татарстанның атказанган артисты Альберт Вәлиуллин. Яраткан җырчыгызның җаваплары аның турында сезгә тагын да күбрәк сөйләр. 

«Аш-су» рубрикасында яңа рецепт – юка. Дөресрәге, Италия кухнясы манерасында әзерләнгән юка. Мастер-классны Алексей Чернов үткәрә. 

Журнал битләре аша очрашканга кадәр! 
«Сөембикә»гә язылырга беркайчан да соң түгел.  

 

Хәзер укыйлар