Журналыбызның декабрь саны чыкты. Декабрь – елга нәтиҗәләр ясый һәм яңа елга планнар кора торган вакыт. Баш күтәрми эшли торган ай да әле. Ләкин күңел могҗиза көтә.
Тышлыкта – популяр фуд-блогер Раилә Ахунова. Язманы укып, «Тәмле табын» сәхифәсе хуҗасының тормыш юлы белән таныша, блогер булу серләрен белә аласыз. Тышлыгыбыз герое тәмле рецепт белән дә уртаклаша. Ничә яшьтә булуыбызга карамастан, әкияттәге Кыш бабайдан бүләк аласыбыз килә. «Кыш бабай – рәшә» язмасында балалар белән бу темага сөйләшү үзенчәлекләрен барладык. Әниләр тәҗрибәсе башкалар өчен дә файдалы булыр.
«Татар гаиләсе» сәхифәсендә Теләче районында яшәүче атаклы көрәшчеләр һәм атчылар – Гыйниятуллинар гаиләсе.
Сез гаиләдәге җылы, матур мөнәсәбәтләр серен беләсезме? Юк икән, тизрәк Рамил хәзрәт Юныс белән әңгәмәне укыгыз!
Чын мәхәббәт бармы икән? «Пар алма» сәхифәсендә басылган язмада бер матур мәхәббәт тарихы белән танышырсыз.
Апа... Өч хәрефле әни сүзен алыштырган апа сүзенең никадәр көчле рухлы була алуын шул исемле язмадан укырсыз. Язмышны җиңгән Фәрзәнә исемле язма героена сокланмый мөмкин түгел...
Әкияти балачактан матур хатирәләр – «Күңелеңә җыйма» сәхифәсендә.
Бу санда «Кышкы чия» җырының тарихын да укый аласыз.
«Аш-су» сәхифәсендә Эльвира Садреева Яңа ел табыны өчен тәмле ризык – брускетта әзерли. Бу кабымлык табыныгызны тагын да бизәр.