Логотип
Саннар

Гыйнвар саныбыз!

19 гыйнвар 2026 Гыйнвар саныбыз!

Ап-ак карга, бураннарга төренгән гыйнвардан аклык, сафлык бөркелә кебек. «Сөембикә»нең өр-яңа елдагы иң беренче саны да – шундый! Гыйнварның үзе кебек!

Бу санның тышлыгын TERRAPIA спа-салонының хуҗабикәсе Гүзәл Әхмәдуллина бизи. Ул – Яшел Үзән районының Ачасыр авылында туып-үскән. Журналист булырга хыялланган. Ә язмышның – үз сукмаклары. Гүзәлнең беренче һөнәре – лаборант-эколог, икенчесе – филолог. Әйе, ул бьюти-сферада эшләү турында беркайчан уйламаган, официант булып эшләгән, сату иткән: кием-салымнан алып йөк машиналарына кадәр саткан. «Без һәркемгә яратып карыйбыз» язмасында аның уңыш серләре турында сөйләнә:  ул үткән шушы юл, бизнес өлкәсендәге югалтулары һәм беренче уңышлары. 
Авторы – Гөлнур Хәсәншина. 

Без узган ел җәй буе җырчы Лариса Долинаны күзәттек. Иҗатын түгел, күчемсез милкен сату-алу эшләрен.  Аның белән булган очрак икенчел торак базарында зур гауга чыгарды. Нәтиҗәдә, сатып алучы акчасыз да, фатирсыз да калу куркынычын тудырды. «Долина эшеннән алган сабак» язмасы икенчел торак базарыннан милек сатып алганда нәрсәләргә игътибар итәргә, үзеңне алданудан ничек сакларга икәне турында белгечләр фикерләрен һәм киңәшләрен җиткезә.
Авторы – Чулпан Галиәхмәтова.

Бу саннан журналга яңа рубрика өстәлде – «Исемнәре тарихта/кайсы халыктан дисәләр» дип атала ул. Без анда татарга хезмәт иткән башка милләт шәхесләре турында сөйләячәкбез. Беренче язма – күренекле композитор Александр Ключаревка багышлана. 
Авторы – Ландыш Әбүдарова

«Бәхәс яхшылыкка китерми, аның белән хакыйкать табып булмый». Режиссер, тарихчы, журналист Александр Далматовның тормыш кагыйдәләренең берсе бу. Бу кагыйдәләрне уку сезгә аның үзен һәм төшергән фильмнарын тагын да яхшырак аңларга ярдәм итәчәк. 
«Тыйнаклык артында – бунтарьлык» язмасының авторы – Чулпан Галиәхмәтова.

«Сөембикә сәяхәттә» рубрикасында чыккан «Йөз елдан соң очрашу» дигән язма редакциянең Төмән шәһәре һәм Төмән өлкәсенә булган сәфәре турында. Татар эзләрен эзләп, барлап йөрүебез.
Авторы – Гөлнур Сафиуллина.

2026 ел илебездә «Россия халыклары бердәмлеге елы» дип игълан ителде. Шул уңайдан «Сөембикә» журналы яңа проект башлап җибәрә: «Проза» рубрикасында  илебездә яшәп иҗат итүче төрле милләт язучыларының хикәяләрен бирә башлыйбыз. Бу санда башкорт язучысы Миләүшә Каһарманованың «Кысыр» дигән хикәясен укый алырсыз. 

Акчаны туздырырга, аны үзеңнән жәлләмәскә кирәк, дип өйрәтә белгечләр. «Акча туздырырга өйрәтегез!» язмасының авторы Лилия Гәрәева: «Ә миннән бу булмый, сакчыллык минем канда», – ди. Чынлап та кызык бит: акчадан җиңел генә аерыла алмаган хатын-кызлар күпме икән?

«Мин ачкан дөнья» рубрикасы бу юлы сезне Грузиягә алып китәр, алай гына да түгел, Төркиянең Трабзон шәһәренә үк алып чыгар. Язманың авторы Эльмира Закирова гаиләсе бу сәяхәткә үз машиналары белән чыгып китте: язмага аларның юлда күргән маҗаралары да шактый кергән. Аны укыгач, һичшиксез, сезнең дә шушы маршрут белән юлга кузгаласыгыз килер. 

«Аш-су» сәхифәсендә дә яңа проект – ризыкларны нәкъ ресторандагыча әзерли башлыйбыз. Куллама әзерләү буенча мастер-классны Айгөл Саттарова уздырды. 

Яңа проектларыбызның тагын берсе – «Яшьлектән сәлам» дип атала. Бу рубрикага 17, 18, 19 яшьләрдә төшкән фотосурәтен һәркем җибәрә ала. Үзегез турында язарга гына онытмагыз: сез бу вакыт кайда, нәрсә эшли идегез?

 

Тормыш мәшәкатьләре белән журналга вакытында язылырга өлгерми калсагыз, моны әле төзәтергә була. Һәр айның 15 енә кадәр язылсагыз, киләсе айдан «Сөембикә» өегезгә килә башлаячак. 
Онытмагыз: «Сөембикә» килгән йорт – нурлы йорт! 
 

Хәзер укыйлар