Логотип
Саннар

Февраль саныбыз белән таныш булыгыз

12 февраль 2026 Февраль саныбыз белән таныш булыгыз

2026 елның 2 нчы саны чыкты.

Журнал тышлыгыннан елмаючы туташ  – «Татар кызы, Татар егете–2025» бәйгесе җиңүчесе Әминә Әхмәтҗанова. «Кем син, татар кызы?» язмасы тулысынча аңа багышланган. 

«Яшәргә!» язмасының геройлары – яман шеш кебек куркыныч диагноз белән очрашканнан соң тормышларын үзгәртергә үзләрендә көч таба алган ханымнар. Аларның барысын да «Без бергә» оешмасы берләштерә. 

«Өч конфет» – авылда яшәүче гап-гади хатын-кызларның гаҗәеп фидакарьлеге, тырышлыгы турында сөйли. Әлеге язма аша сезне «Солдатка аш» волонтерлык хәрәкәтенең эше белән таныштырабыз. 

Төрки дөнья аны Гөлнар ханым буларак белә. Ә чын исеме – Ольга Сергеевна Лебедева. Татар халкын Европада таныткан, исеме Төркия ислам энциклопедиясенә кергән бу ханым турында яңа саныбызда укый аласыз. 

«Минзәлә истәлеге» язмасы Муса Җәлилнең моңа кадәр беркайда да басылмаган шигыренең язылу тарихы турында. 

Эштән тую, эмоциональ талчыгу, кулдан эш төшү... Болар барысы да җитди проблеманың билгеләре булырга мөмкин. Бу хакта «Эчтәге ут сүнү» язмасында.  Шунда ук психологларның киңәшләре белән танышу да файдалы булыр. 

«Хәтер-хатирә» сәхифәсендә биюче Рәдиф Яваев турындагы истәлекләр белән уртаклашабыз. 

Башка милләт язучыларының иҗатлары белән таныштыруны дәвам итәбез. Бу санда Дагстан язучысы Эльмира Ибраһимованың «Бумеранг законы» хикәясе дөнья күрде. 

Рамил Миндияр күпләрегезнең яшьлек җырчысыдыр, мөгаен. Аның тормыш юлы, иҗаты, чынга ашкан һәм ашмый калган хыяллары, бүгенгесе – «Сердәшем бер генә – җыр» язмасында. Укымый калмагыз! 

«Кояшыбыз иде...» Улларын махсус хәрби операциядә югалткан Акбулатовлар гаиләсенең язмышы әлеге язмада. 

Ир-ат өчен берсеннән-берсе кечкенә өч бала белән тол калудан да авыррак хәл була аламы? «Риваять» этно-төркеме җитәкчесе Руслан Габитов белән бу хакта ачыктан-ачык сөйләшәбез. 

 «Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә – сколиоз чире, кулланучыларның хокуклары, музейда яки күргәзмәләрдә үзеңне тоту кагыйдәләре, психолог-коуч киңәшләре. «Алан-аш» ресторанының шеф-повары Миннәхәт Хәсәнов мичтә пешкән елкы ите һәм тары кыстыбые рецепты белән бүлешә. 

Хәзер укыйлар