Логотип
Саннар

Карлы-буранлы февраль ае саныбыз дөнья күрде!

14 февраля 2022 Карлы-буранлы февраль ае саныбыз дөнья күрде!

Карлы-буранлы февраль ае саныбыз дөнья күрде!

Шатланып тизрәк хәбәр итәбез! Карлы-буранлы февраль ае саныбыз дөнья күрде! Февраль кебек төрле ул. Темаларга бай. Үзенчәлекле, тышлыгыннан ук күренә бит?!

Тышлыкта – кешеләрне яратучы, үз эшен бар йөрәген биреп башкарган Яшел Үзән «Иҗат үзәге», шәһәрнең  волонтерлар оешмасы җитәкчесе Светлана Янтуганова. Сахалинда туып-үсеп Татарстанга кайтып, үзен тапкан ханым турында укымый калмагыз. 

Соңгы ике елда короновирус белән бәйле пандемия башланганнан бирле стресста яшибез. Тирә-ягыбызда авыручылар күп, хәтта короновирустан вафат булучылар да берән-сәрән генә түгел. Без әллә ни сизмәсәк тә, өзлексез дәвам иткән стрессның кеше организмына зыяны шактый күп. Мондый вакытта үз-үзеңә ничек ярдәм итәргә? Гомумән, стресс халәтендә яшәвеңне ничек аңларга? Гөлнур Хәсәншинаның «Айның икенче ягы» язмасында психолог Зөлфия Максутова әнә шул сорауларга җавап бирә. Белгеч кыйммәтле киңәшләре белән дә уртаклаша. 

«Сөембикә» үрнәк гаиләләрне барлауны, аларга кунакка барып, бәхет серләрен белешүне дәвам итә. Алсу Шакированың «Берсе – ут... Берсе су...» язмасы әнә шундый гаиләләрнең берсе турында. Язма исеменнән үк күренгәнчә, икесе ике стихия кешесе булган ир белән хатын ничек үрнәк булып яшиме? Алар турында язманы укыгыз.

Журнал укучыларыбызның яраткан рубрикаларның берсе булган «Ачыктан-ачык»та «Интертат» интернет-газеты журналисты Алинә Айдарова язмышы. Үзенчәлекле интервьюлары белән популярлашкан журналистның мәңгелек йөрәк ярасы «Хатлар язам, әни, сиңа хатлар...» язмасында. 

Хатын-кызлар журналы булсак та, ир-атлар турында да онытмыйбыз. Без, хатын-кызлар, аларсыз яши алабызмыни соң?! «Егет солтаны» рубрикасында нәкъ менә аларны ачабыз. Чираттагы кунагыбыз – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт. «Алма абый» дигән язмада Әсхәт абыйның язмышы, уңышлары, кауныч-шатлыклары. Нигә Алма абыймы? Укыгач аңларсыз. 

«Хуҗабикә» сәхифәсендә: яшь әниләр өчен киңәшләр, бал белән биткә массаж ясау, гөл үстерү серләре. Бөтенесе дә сезнең өчен, сөекле хатын-кызларыбыз!

Исегезгә төшерәбез, хәзер «Сөембикә» журналын Wildberries, Kazan Express, Ozon, «Татмедиа» онлайн кибетеннән  да сатып алырга була. 

Хәзер укыйлар