Логотип
Саннар

Декабрь саныбыз!

16 декабря 2021 Декабрь саныбыз!

Яңа елда бүләкләр бирешү гадәте бар! Без дә сезгә бүләк әзерләдек, яраткан укучыларыбыз. «Сөембикә»нең декабрь саны белән бергә өегезгә үзенчәлекле бәйрәм открыткасы да киләчәк. Иң якыннарыгызга котлау язып сала аласыз. ..

Яңа елда бүләкләр бирешү гадәте бар! Без дә сезгә бүләк әзерләдек, яраткан укучыларыбыз. «Сөембикә»нең декабрь саны белән бергә өегезгә үзенчәлекле бәйрәм открыткасы да киләчәк. Иң якыннарыгызга котлау язып сала аласыз. 
Тышлыгыбызда шәхси үсеш тренеры, коуч – Резеда Сәмигуллина. Гөлнур Сафиуллинаның «Җандагы ташлар» язмасында балачакта булган үпкәләрнең тормышка тәэсире, иске яраларны дәвалау серләре турында укый аласыз.
Кызганыч, быел да телдән коронавирус төшмәде. Якыннарыбызны югалттык, төшенкелеккә бирелдек, әмма беләбез: барысы да яхшы булыр! Чулпан Галиәхмәтованың шул исемдәге язмасы – «кызыл зона»дан. Журналист Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә оешкан вакытлыча инфекцион госпитальгә барып репортаж язды. Авыру йоктырган әниләр, белгечләр белән сөйләшүдән кала, язмада табибларның әлеге авыру турында фәлсәфи уйланулары да урын алган. 
«Ак Барс» хоккей командасының иң өлкән җанатарына ничә яшь дип уйлыйсыз? 66 яшьлек Гөлфизә апа Камалиева – «Өченче буын» проектының героинясы. Ул ничек хоккей җанатарлары сафына килеп эләккән, хәзер нинди тормыш рәвеше алып бара? Барысын да язмадан укып белерсез.
Хезмәттәшебез Гөлнур Сафиуллина – журналист-язучы. Аның хикәяләре матбугатта басыла, радиодан укыла. Журнал укучыларыбызга «Буран» хикәясен тәкъдим итәбез. Тыштагы буранга караганда, истәлекләр белән бәйле хисләр бураны көчлерәк түгел микән?! Хисләргә бай хикәяне яратырсыз дип уйлыйбыз. 
 «Хыяллар чыршысы», «Могҗиза» язмалары тормыштагы могҗизалар турында. Алар бар бит! Яңа ел чорында бигрәк тә нык ышана башлыйсың. 
«Без һәм алар» рубрикасының чираттагы кунагы – «Мунча ташы» татар эстрадасы театрының сәнгать җитәкчесе Гамил Әсхәдулла. «Ансыз мин яши алмыйм икән..» дип аталган язманы инде хәзер үк укыйсыгыз килә, әйеме?!
«Хуҗабикә» кушымтасында Яңа елга әзерләнәбез. Нәрсә кияргә, ничек бизәнергә, нинди бүләкләр хәстәрләргә һәм иң мөһиме – бәйрәм табынына нинди десерт әзерләргә?  Болар турында журнал битләреннән укый аласыз. Барысын да сезнең өчен яратып әзерләдек! Якынлашып килүче бәйрәмнәр белән!

Исегезгә төшерәбез, хәзер «Сөембикә» журналын Wildberries, Kazan Express, Ozon, «Татмедиа» онлайн кибетеннән  да сатып алырга була. 
 

Хәзер укыйлар