Күңелне тибрәткән, дулкынландырган, ымсындырган язгы вакыйгалар – беренче умырзаялар, ташу китү, кошлар кайту белән бергә өегезгә тиздән «Сөембикә»нең яңа саны да килеп керәчәк.
Тышлыкта – өй яме – тәрәзә пәрдәләре тегүче Алинә Гарәфиева. Алинәнең уңганлыгы һәм тәрәзә пәрдәләренең хәзерге модасы турында Фәгыйлә Шакирова язмасы.
Ул Казан мэриясе коридорларына милли рух һәм татар аһәңе алып килде. Үсеп килүче буын арасында туган телгә мәхәббәт уятып, аны өйрәнү өчен мотивация тудырырлык проектларны гамәлгә ашыра башлады.
«Актуаль тема» рубрикасында Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова белән башкаланың милли йөзе, тел-милләт турында гамьле әңгәмә.
«Исемнәре тарихта» рубрикасының чираттагы герое – тарихчы Лев Гумилев. Без аны, беренче чиратта, татарлар тарихын, төрки халыкларның борынгы үткәнен тирәнтен өйрәнгән галим буларак беләбез. Эльмира Закированың «Гомере буе татарларны якладым» язмасында мөхтәрәм шәхеснең саллы эшчәнлеге – татар тарихына керткән өлеше белән бергә сикәлтәле язмышы һәм мәхәббәте турында.
Яратуның телләре барлыгын беләсезме сез? Менә сез нинди телдә яратасыз? Башкалардан нинди телдәге яратуны көтәсез? Лилия Гәрәева язган «Яратуның биш теле» язмасы ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да көйләп җибәрәчәк.
«Гафу үтенүдән курыкмыйм. Хәзер курыкмыйм. Элек минем өчен ул бик авыр бирелә иде. Гаебең бар икән, тешеңне кысып түгел, ихлас гафу үтен. Тормыштагы бер зирәклек инде бу». «Тормыш кагыйдәләре»нең чираттагы герое – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Рөстәм Гайзуллин.
Якыныңны югалту, үзең турында тетрәндергеч яңалыкны белү... «Ачыктан-ачык» рубрикасында Гөлнур Сафиуллинаның «Мин синең кызың, әни» язмасы – психолог Альбина Хәсәнованың язмышы.
Мурманск... салкыннар... төньяк балкышы. Ил халкы арасында популяр туристик юнәлеш булган әлеге төбәк турында «Мин ачкан дөнья» сәхифәсендә Эльмира Исмәгыйлеваның «Төньяк балкышы иле» язмасы.
«Мин аны елмайтырга тырышып яшим». Укучыларыбыз яраткан рубрикаларның берсе булган «Без һәм алар» сәхифәсендә – журналист Риман Гыйлемханов.
«Хатын-кыз галәме» кушымтасында – деменция авыруы профилактикасы буенча табибтан киңәшләр, кибеттә этикет, мөнәсәбәтләргә яңа төсмерләр булдыру серләрен укыгыз. Танылган «Аш-су» сәхифәсендә хуҗабикәләргә ресторан сые – чүлмәктә балык пешерергә өйрәтәбез.
Исегезгә төшерәбез, безне маркетплейсларда сатып алырга мөмкин: Wildberries, Ozon, ЯндексМаркет, МагазинТатмедиа