Журнал тышлыгында – бакчачы, риелтор, блогер Рәмзия Әхмәдуллина. Лилия Гәрәеваның «Син генә булдырасың!» язмасында Рәмзиянең уңыш серләре, тормышындагы иң зур бүләге һәм югалтуы турында сүз бара.
«Яшьлегемне суга салдым...» Чулпан Галиәхмәтованың «Кайту» язмасындагы төп герой әнә шулай дип үкенә. Ул тормышка кайтырга үзендә көч тапкан. Төзәлергә бервакытта да соң түгел. Ялгыш юлга кереп, тормыш сазлыгына чумганнарның аннан котылырга теләге бар икән, ярдәм итәр өчен кул сузучылар юк түгел. Язма – әнә шуларның берсе хакында.
«Әйтеп аңлата торган түгел...» «Каһарман әнисе» рубрикасында – батыр улларын махсус хәрби операциядә югалткан ике әни язмышы.
Татарстанның Актаныш җирендә туып-үскән, кыргыз милли опера сәнгатенә нигез салган Мөнҗия Еркинбаева турында Гөлнур Сафиуллинаның «Мин сезне татарча тәрбияләдем...» язмасы. Татар кызы ничек Кыргызстанга эләгә дә, анда ничек опера дөньясына кереп китә? Барысын да язмыш үзе хәл итә…
«Проза» рубрикасында: Эльмира Ибраһимованың «Мәхәббәт ядкаре» хикәясе. Мәхәббәт утында янган булачак ана туачак баласын саклап калу өчен нинди генә хәйләкәрлекләргә бармый.
«Сәхнәдә – Сөембикә»: Мария театрының прима-балеринасы, татар кызы Рената Шакирова белән эксклюзив әңгәмә.
Лондон Сәнгать университетын уңышлы тәмамлаган, театр һәм кино өчен костюмнар дизайны белгече булган рус кызы Анна Свердлова татар калфакларын яратып тегә һәм чигә. Аның турында «Хобби» рубрикасында «Татар калфагын яратып иҗат иттем!» язмасы.
Укучыларыбыз яраткан рубрикаларның берсе булган «Без һәм алар»ның чираттагы кунагы – алып баручы, шоумен, музыкант Илмир Ямалов.
«Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә: балалар табибы Илдус Лотфуллин – инфекцияләр чорында балаларны саклау турында; этикет белгече Айсылу Гарипова – туган көн белән дөрес котлау турында; коуч-психолог Илүзә Әминова – ирләр безне ишетсен өчен киңәшләрен бирә.
«Аш-су» рубрикасында блогер Фәгыйлә Шакирова «Кавказ ашы» пешерергә өйрәтә.
сегезгә төшерәбез! «Сөембикә» журналын Wildberries, Ozon, ЯндексМаркет, Татмедиашоп онлайн кибетеннән дә сатып алырга була.
https://www.wildberries.ru/catalog/486685298/detail.aspx