Саннар
Алма исе килеп торган август саны
12 август 2026
Шушы көннәрдә кулыгызга журналыбызның август санын – быелгы җәйнең соңгы санын алырсыз. Гадәттәгечә, бу юлы да укучыларыбызны кызыклы шәхесләр, үрнәк алырдай матур кешеләр белән таныштырырбыз, тарихи вакыйгаларны барларбыз.
- Быел «Россия хатын-кызлары берлеге» иҗтимагый оешмасы барлыкка килүгә нигез биргән сәяси чарага 85 ел. Күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, күп еллар дәвамында республикабызда хатын-кызлар оешмасын җитәкләүче Зилә Вәлиева белән әңгәмә әнә шул тарихи вакыйгалар турында. «Без һәрвакыт хәрәкәттә...» дип атала әлеге язма.
- Тышлыгыбызны бизәүче ханым – шәхси эшмәкәр, үзлегеннән кытай телен өйрәнүче, кытай иероглифларын язудан тәм табучы Энҗе Габдрахманова. «Башкаларга охшамаган энҗе» язмасында – аның уңыш формуласы.
- Казанлылар өчен Карл Фукс исеме ят түгел. Фукс скверы – шәһәребезнең иң матур урыннарының берсе. XIX гасырда Казанда яшәгән татарлар арасында аны үзләренә кунакка чакырмаган бер генә гаилә дә калмагандыр, дип язалар. Кем булган соң ул Карл Фукс һәм аны татарлар ни өчен яраткан? «Фуксның татар дөньясы» язмасы сезгә бу серне ачып бирәчәк.
- «На Максимова» гуманитар ярдәм җыю пунктына йөрүче волонтерлар үргән маскировка ятьмәләре тугыз футбол кырын капларлык. Махсус хәрби операциядәге егетләргә күрсәткән ярдәмнәре моның белән генә чикләнми, әлбәттә. Аларның эшләре белән «Тугыз футбол кыры» язмасыннан таныша аласыз.
- «Бәхетнең дүрт исеме» – 47 яшендә дүртенче тапкыр әни булган Лилия Нургалиеваның кичерешләрен чагылдыра.
- Ильмира Галимова – Мәскәүдә яшәүче татарларны бергә туплап, анда татар утравы ясаган ханым. Аның башкаладагы эшләре турында – «Мәскәү Ильмираны алкышлый» язмасында.
- Бу авылда журналыбызга нигез салучы Әсма туып-үсә. Аның әтисе – мәдрәсәләр, мәчетләр төзеткән Заһидулла байның Яшел Үзән районы Акъегет авылында кызлар өчен салдырган йорты бүген дә исән. «Акъегетнең ак бае» язмасы татарлар өчен көчен дә, малын да кызганмаган Заһидулла Шәфигуллинга багышлана.
- Әдәбият сөючеләргә шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның шигырьләрен һәм Кабардин-Балкар Республикасының халык язучысы Эльдар Гуртуевның ике хикәясен тәкъдим итәбез.
- Язучы Марат Әмирханов белән гамьле әңгәмә: «Татар әдәбиятын дөньяви телләргә күчерергә кирәк».
- Быел Алтын туйларын билгеләп үткән Зөлфирә һәм Рөстәм Хаҗиевлар гаиләсенең мәхәббәт көче турында «Сөйгәннәргә сүзләр кирәкми» язмасында.
- «Мин сине көттем, әти» – тормыш язган хикәят.
- «Хатын-кыз галәме» сәхифәсендә – котыру авыруы турында табиб аңлатмасы, укучыларыбызның пенсиягә кагылышлы сорауларына җаваплар, коктейль кичәсенә әзерләнү этикеты, җәйге яллардан соң эшкә җиңелрәк керешү өчен коуч-психолог Илүзә Әминова киңәшләре, бренд-шеф Алексей Черновтан өр-яңа десерт рецепты. «Мәтрүшкәле мусс» дип атала ул. Кабат популярлаша барган борынгы продукт – алма серкәсенең файдалы үзлекләре турында сөйләшәбез.