Язмыштан узмыш юк, дибез. Кемнең кайчан, ничек китәсе гомер китабына алдан язылган, берни үзгәртә алмыйбыз, дип әйтәбез. Нишләп соң күп очракта бер кешенең китүендә еш кына башкалар гаепле була? Турыдан-туры гаепле булмаса да, берәүнең гамәле аркасында икенчесе вафат була да, язмышы шундый дип кабул ителә?.. Бер вакыйгадан соң шул хакта уйлана башладым.