Логотип
Блоги

Үз телеңне хөрмәт итмәсәң...

Без өйрәнгән димме: ул мескенлек, мәҗнүнлек каннан-геннан торамы, без, татарлар, кирәксә-кирәкмәсә дә тыйнак халык. Чү, тукта, алай килешмәс, сабыр иткән – морадына җиткән, тыйнаклык матур сыйфат дибез...

Телне әйтүем инде. Без студент чакларда  2000 елларда Казанга килгәннәр иң рәхәт, иң бәхетле чорга эләктек әле ул. Трамвай-троллейбусларда татар телендә сөйләшеп барган өчен авызны шапылдатып ябучылар юк иде, рәхәтләнеп ана телендә аралашу заманы җитте. Шулай иттек тә без! Аннан инде, гаиләләр корып, балаларыбыз туды. Алар да ана телендә  иркен аралашты. Мәктәп тә катгый таләп итте: татар теле түрдә булды. Балаларыбыз, тырыша-тырмаша, татар теленең кагыйдәләрен үзләштерде. Салкын җилләр исә башлаганчыга кадәр... Әмма сүз башым ул түгел – башка шүрәле. Дөресен әйткәндә, телен саклап каласы килгән кеше Америкада да, Антарктидада да татарлыгын җуймый инде ул. «Мин татар!» – дигән тәгълиматны ата-ана сеңдерсә, ата-ана закон итеп куйса, бала үз өендә үз туган телендә генә аралашачак.


Әмма бусы да мин әйтергә теләгәне түгел әле. Бездә егерме биш татар янына бер урыс килеп кушылса ничек була? Дөрес! Теге егерме биш татар, күз ачып йомган арада, беләме ул, белмиме, вата-җимерә булса да русча сөйләшергә керешә. Тузга язылмаган закон диярсең. Әйтерсең, юл куеп, кемгәдер зур хөрмәт күрсәтәчәк тә, аннан да яхшы кеше булмаячак.


Грозныйда бала укыган мәктәпкә ата-аналар җыелышына бардым. Сыйныфта утыз бала. Шул утыз баланың ким дигәндә егермесенең әнкәләре җыелышка килгән. Шулар арасында Җәлилова туган да утыра бит инде. Утыра, әмма ник бер кәлимә сүз аңласын! Чөнки җыелган халык, шау-гөр килеп чечен телендә сөйләшә. Миңа карап елмаеп та алалар. Әллә, мәйтәм, агымдагы мәсьәләләрне сөйләшәләр болар, әллә минем күктән төшкән җан иясе кыяфәтендә ялт-йолт як-якка карап утыруым кызык  аларга... Җууук, үпкәләгән дие! Киресенчә, минем бер генә милләткә карата да мондый хөрмәт хисе артканы булмагандыр. Кирәк бит ә! Алар татар телен белми инде, әмма миңа аңлатыр өчен генә берәү дә рус теленә күчмәде. Укытучы ханым да, чечен телендә сөйләде дә, аерым урыннарда гына рус телендә кабатлап куйды. Менә мәйтәм кайда ул үрнәк! Алар да мине мөселман кардәшләре буларак хөрмәт итеп кабул иттеләр, әмма берәү дә үзен бер баскычка аска төшертмәде – башта үзеңнең туган телең, аннан әңгәмәдәшеңнеке. Шәп икән дидем. Афәрин!
Чечен теле дәфтәре тышына русча язасызмы, чеченчамы дип сорап тормадым инде... 
 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар