Блоги
Юлъязма. Өченче көн
7 июль. Көнебезне поляр түгәрәк артында төгәлләдек. (67 нче киңлектә.) Әмма көн үзе биредә төгәлләнми, чөнки кояш ни чыкмый, ни батмый.
7 июль. Көнебезне поляр түгәрәк артында төгәлләдек. (67 нче киңлектә.) Әмма көн үзе биредә төгәлләнми, чөнки кояш ни чыкмый, ни батмый. Ул җәйге чорда бер чыга, ә кышка - байый. Моны поляр көн дип атыйлар. Кызык: сәгать төнге 11, ә син кояштан саклану өчен күзлек киясең.
Көн бүген иртәрәк, сәгать 7дә үк башланды. Яңгыр яуганчы дип тиз генә палатканы җыйдык та Швециягә таба юл алдык.
Юлда еш тукталышлар ясап, кечкенә шәһәрләрне карап йөрдек, кибетләргә сугылып чыктык, капкалап алдык, урманга да кагылып чыктык. Урманнар җиләккә бай монда! Юлдан ерак та түгел күпләп черника (караҗиләк) үсә, бераз шуны җыйдым. Искәндәр үзенең яраткан үсемлекләрен фотога төшерде, укучыларыма күрсәтәм дип, үзе белән 2 төр лишайник та алды.
Овертурнеа шәһәрендә Швеция ягына чыктык. Чикне узу минем өчен көтелмәгәнчәрәк булды. Ниндидер контроль постларны узарбыз дип уйлап уйлаган идем. Гади генә күперне кичтек тә чыктык! Баксаң, шенген зонасы илләрендә берсеннән икенчесенә шулай күрше авылга чыккан кебек кенә узып йөриләр икән. Аптырашта калуымны күреп, Искәндәр мине тагын бер кат күпер буйлап Финляндиядән уратып алып килде:) Шулай итепбез бүген Швециягә 2 тапкыр кердек!
-
Күңелеңә җыйма
Чын мәхәббәт бар ул, бар!
Мәхәббәт... Ап-ак кар явып, бераз буранлап торган кичтә кап-кара тун киеп килеп керде ул минем тормышыма. Әйе, әйе, ак атка атланган ак киемле принц түгел, нәкъ менә кара тун кигән егет. Ясалма мехтан тегелеп, елкылдап торган андый тун модада булса да, аны кулга төшерү шактый кыен иде әле ул заманда. Егетем дә аны ЦУМда эшләүче танышы аркылы юнәткән булган. Әгәр дә мин утырып кайтасы автобус шоферының игезәк туганында да андый тун булмаса, бу мәхәббәт кыйссасы, бәлки, язылмый да калыр иде.
-
Күңелеңә җыйма
«Кышкы чия». Җыр тарихы
«Кышкы чия». Сылу, чая, янып торган хатын-кызның эчке дөньясын, матурлык серен, нечкә күңелен ача торган җыр ул. Хатын-кызның бәхете – яратуда, мәхәббәт газапларында. Шул халәтендә ул тулышып пешкән, төрле төсләре белән балкыган кышкы чияне хәтерләтә, диләр...
-
Күңелеңә җыйма
«Хезмәтче булудан туйдым!»
Бала тугач, ярты елга дип кенә күченгән идем, ә биш елга калдым. Һәм әни булудан туктадым. Бу хатамны төзәтергә булдым.
-
Арабыздан беребез
Сагышлы шатлык
Кышкы фасыл берара уйнаклап, шаяргалап йөрде дә, үз хокукын барлап, җиргә мамыктай ак карларын түшәде. Әлфия кибет тәрәзәсеннән кышкы гүзәллеккә сокланып күз салды. Күр бу сылу чыршыларны! Ямь-яшел чыршы ботакларында күпереп торган ак карлар еракта калган туган өйне, әнисе салган ак күмәчләрне хәтерләткәндәй булды. Әй ул уйланулар, сагышланулар – төпсез кое сыман. Баштагы уйларга йөгән кигереп булмый шу-у-ул! Эш белән булашып бераз гына онытылып торса да, ялгыз калды исә һаман шул туган авылы Усть-Узанын, әнисен, абый-апаларын сагынып, сагыш дәрьясында йөзде ул.
-
Актуаль тема
Ләйсән Мәхмүтова: «Әтигә мин 21 яшемдә генә якынайдым»
«Мин әтине кырыс кеше дип белә идем. Әтинең әнисе Сабира әби кышларын бездә яшәде. Ләйсән белән артык шаулаша башласак: «Атагыз гына кайтсын әле, барысын да сөйләп бирәм», – дип әйтә иде. Бу сүз артыма каеш белән эләктергән кебек тоела иде. Шуңа без әтидән куркып үстек дисәм дөресрәк булыр. Баксаң, әти башкача булган икән», – ди Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Лилия МӘХМҮТОВА.
Комментарий юк