Блоги
Узып барган көнгә рәхмәтләр
Мин бу юлларны шактый соң, якшәмбе көн кич белән язам. Ураза гаете артыннан ук, озын ялларда район Сабантуйлары гөрләде.
Мин бу юлларны шактый соң, якшәмбе көн кич белән язам. Ураза гаете артыннан ук, озын ялларда район Сабантуйлары гөрләде. Бүген күп җирләрдә исә авыл Сабантуйлары узды. (Ни өчендер, Сабантуйлар – башта районда, аннары авылларда уза хәзер. Киресенчә булырга тиеш бит инде. Бәйрәмнәргә кадәр буталды...) Сабантуй аланы буйлап йөргәндә кемнәрне күргәнегезне (яки күрергә өлгермәгәнегезне) кабат искә төшерә-төшерә инде йокыга талгансыздыр. Ә мин менә күңелемнән... рәхмәтләремне барлап утырам әле. Көн азагында, бүген кемнәргә рәхмәтле булганыгызны искә төшерергә, хәтта аларны язып куярга кушалар бит. Минем дә бар андый дәфтәрем. Көн саен рәхмәтләремне теркәп барам дия алмыйм. Ләкин гадәткә кертсәң, күңелгә рәхәтлек бирә торган бер шөгыль ул. Көн саен кемгәдер әйтәсе килгән 5-6 рәхмәт табылмый калмый.
Бүген дә бар алар менә.
Беренчесе. IT паркка, футбол буенча дөнья чемпионатының матбугат үзәгенә ашыгам. Көндезге сәгать бердә матбугат конференциясе башланырга тиеш. Хатын-кызның өйдә эше һич бетми бит – соңрак чыгылды. Трамвай вакытында килсә, өлгерә идем дә анысы... Баганадагы табло: «Трамвайны тагын 15 минут көтәсе», – ди. 15 минут! Күп бу! Ашыкканда 5 минуты да чамасыз озак аның. Машина туктатам. Рульдә – улым яшендәге егет.
– Миңа метрога кадәр, күпмегә алып барасыз? – дим.
– Утырыгыз. Бушлай, – ди ул. – Җил дисәгез, тәрәзәне ябыгыз...
Соңгы җөмләне мин машинага утыргач әйтә.
Исемен дә, кем булуын да сорарга өлгермәдем. Игелекле ата-ананың игелекле баласы... Кайбер кыйммәтләрнең бәясе юк шул тормышта.
Икенчесе. Төзекләндерелгәннән соң Түбән Кабан күле буенда йөреп кайтмадыгызмы әле? И-и, андагы рәхәтлек, андагы матурлык! Велосипедта йөрергә чыгучыларның үз юллары, җәяүлеләрнең – үзенеке. Суга карап утырып торырга, аякларыңны ял иттереп алырга теләсәң – утырыр урыннары бар. Каршыда – шәһәребезнең иң биек фонтаны: су тамчылары кояш нурлары белән кушыла да, мең төскә керә... Яр читендәге кечкенә-кечкенә бассейннарда без белгән һәм белмәгән әллә нинди суүсемнәр... Чәчәкләр, яңа гына утыртылган агачлар (исемнәре, бәяләре язылган кәгазьләре дә алынмаган әле!)... Берничә урында күзгә басма да чалынды: Кабан күлендә яшәүче Су анасы, ай нурына коенып, шунда чәчен тарар инде...
Чү, колакта ниндидер көй яңгырый түгелме?!
Бу көннәрне якты дию генә,
Алтын дию генә азмы әллә?
Нәрсә булды безгә?
Нәрсә булды көзгә?
Тирә-юньдә яшел язмы әллә?
Вафирә апа Гыйззәтуллина!
Аны Ринат Ибраһимов алыштырды.
Нигә күк көн саен
Зәп-зәңгәр, гел зәңгәр.
Сагышлы зәңгәрлек
Сибелә күзләрдән...
Ә монысын кем җырлый? Зилә Сөнгатуллина бугай!
Күзләреңнән күзең алмый
Карап торасым килә.
Үзем яраткан кадәрле
Яраттырасым килә...
Бу көй-моңнар әкерен генә сиңа ияреп йөри, синең өчен – синең колак төбендә генә яңгырый сыман... Кабан күленең күзгә күренмәгән, әмма һәр адымда тоеп була торган сере менә ул! Бу матурлыкның барысын тормышка ашыручылар уйлап тапкан иң соңгы, әмма иң мөһим нокта шушы бит! Рәхмәт аларга... Ул арада икенде намазы вакыты керде: күл өстенә Мәрҗани мәчетеннән яңгыраган азан тавышы таралды... (Кабан арты мәчетенең азан тавышын җил шәһәр эченә алып кереп китте бугай.)
IT паркта узган матбугат конференциясеннән соң, бейджигымны салмаган идем. Махсус салмадым – футбол чемпионатының кечкенә генә шундый детальләре дә шәһәргә бәйрәм төсмере өсти. Күл буенда йөргәндә әллә ничә тапкыр туктатып: «Ә сез кайдан килдегез?» – дип сорадылар. Килмәдем, мин дә шушы матур шәһәрдә яшим!
Өченчесе. Кабан күле яры буйлап барган җәяүлеләр сукмагы Кабан арты мәчетенә китереп җиткезә. Инде өйгә таба борылсак та буладыр... Мәчет алды мәйданында туктап калам – Һади Такташ бит бу! Менә кайда икән ул һәйкәл... Ачканнарын ишетсәм дә, якыннан күрергә туры килгәне юк иде әле. Нигә анда куйдылар, дигән бәхәс тә булып алган иде. Барысы да уйланылган булгандыр: менә кунаклар, туристлар йөри торган сукмакта калган бит!
Мин һәйкәлгә карап торган арада яныма бер абзый килеп басты.
– Татарның Маяковские! Такташны әйтәм...
Мин кызыксынып аңа таба борылдым.
– Такташны күмгән көнне хәтерлим мин, сеңлем. Утызынчы елны үлде бит ул. (Шагыйрь 1931 елның 8 декабрендә үлә. – Г. С.) Шундый япь-яшь килеш... Аны бүгенге ТЮЗ бинасыннан озаттылар. Татар театры шунда урнашкан иде ул чакта. Театр Камал исемен дә йөртми иде әле. Менә шулай «татар театры» дип кенә атала иде. Такташны озатырга халык шундый күп килгән иде... Мин сабый гына идем әле, әмма шул халык арасында йөргәнемне яхшы беләм.
Машинадан төшеп, яныбызга килгән сөйкемле генә ханым сүзебезне бүлде:
– Барысын да сөйләп бетердеңме инде?
Алар китәргә кузгалдылар. Саубуллашабыз.
– Танышмадык та...
– Азат абыең булам мин, сеңлем. Гап-гади Азат абыең...
Аның янындагы ханым сүзгә кушылды:
– Ә сез гап-гади бу Азат абыйга ничә яшь булганын беләсезме? 94!
Сөбханалла! Такташны күмгәнне хәтерлим дигәч, чамалаган идем анысы... Такташ янында Такташның чордашлары белән басып тору... Могҗиза бит бу! Рәхмәт бүгенге көнгә!
Дүртенчесе.
Бишенчесе.
Бар, күңелдә рәхмәтләр тагын бар! Алтынчысы, җиденчесе дә... Барысын бер кат барлап чыккач, һәрвакыттагыча рәхәт булып китте...
Йә, сездә дә үтеп барган көнгә рәхмәтләрне язу теләге тумадымы әле? Кызык булып тоелса, озакка сузмагыз.
-
Язмыш
Мин яшим!
Хастаханәнең онкология бүлегенә эләгү белән тормышның кыйммәтен башкача аңлый башлыйсың. Әйтерсең, күзләрең ачылып китә.
-
Проза
Әллә малай, әллә кыз
Әмма малайлар белән үскәнгәме, бер дә кызлар кебек булмадым мин. Күлмәк кигәнем булмады, абыйлардан калган чалбарларны киеп уйнарга чыга идем.
-
Күңелеңә җыйма
Ир-атларга ышанырга ничек өйрәнергә икән?
Бүгенге проблемаларымны сөйләүне шактый ерактан башлыйм әле. Уйлыйм-уйлыйм да, тагын шул нәтиҗәгә киләм: аларның башы шулай еракка – балачакка ук барып тоташа бит.
-
Күңелеңә җыйма
Әти-әниләр исән булсын!
Эшләгән акчасы ипотека түләргә, өс-башын карарга китеп бетә. Ярый әле авыл бар – кайткан саен әти-әнисе ит, йомырка, бәрәңге биреп җибәрә.
-
Күңелеңә җыйма
Кызыма мине үлде, дип әйтегез
Картлар йортында яши башлавын авыр кабул итмәде Лена. Нәкъ яшьлектә ире белән тулай торакта яшәгән чаклар кебек. Янәшәсендә ире генә юк һәм элекке кебек күңелле түгел. Унике квадрат метрлы бүлмәдә бик күңелле яшәделәр – бөтен тулай торак бер гаилә булып. Кызлары тугач, бәхетләре тагын да түгәрәкләнде...
Комментарийлар
0
0
Бу мастер-классны төшергән көнне искә алып, әле дә көлешәбез. Буранлы көн иде ул. Без, редакция журналистлары Азнакайга килеп төштек. Икебез Азнакайда калды, беребез Баулыга китте. Редакция машинасы да, билгеле инде, Баулыга китеп барды. Кичкә таба эшләребезне бетердек тә, машинабызның әйләнеп кайтканын көтәбез. Буран көчәя, җил улый, урамда караңгы. Бөтен бәхетле кешеләр өендә утыра, без исә – почтада. Шулай моңаеп утырганда почтага Фирая килеп керде дә, ай-ваебызга карамастан, машинасына төяп, үзләренә алып та китте. Без дә, вакытны бушка уздырмыйк, килгән-килгән, мастер-класс төшереп кайтыйк дип, ризалаштык. Юл уңае кибеткә кереп, кирәкле ризыкларны алдык, Фирая фотограф белән килеште. Төнлә белән редакция машинасы безне Фирая белән Маратлар йортыннан килеп тапканда, флешкада әзер мастер-класс ята иде инде.
0
0
0
0
Без дә бу ризыкны яратып әзерлибез. Без аны ялкаулар мантые дип атыйбыз.
0
0
0
0
Фирая кебек яхшы кунелле кешенен пешергэн бар эйберсе дэ тэмле буладыр, минем дэ пешереп карыйсы килэ.
0
0
0
0
Бик гади хэм тэмле рецепт. Рэхмэт. Эзерлэп карарга кирэк))
0
0
0
0
Кызык... шундый кызык... Мин дә шулай эшлим әле... Чынлап та, эшлим!!! Рәхмәтләр әйтерлек гамәлләр гел булып кына торсын!!! Гөлнур, син шундый әйбәт психолог булып беткәнсең бит тәмам!!!
0
0