Блоги
Унсигезенче көн
Норвегиядән без Даниягә паром белән чыгып, Германиягә килдек.
Сәяхәтләр вакытында без өйдәгеләр белән элемтәгә сирәк керәбез, шалтыратып тормыйбыз да диярлек. Әлләни кирәген тапмыйбыз. Өйдән озакка чыгып китмәдек бит. Якыннарыбыз безне соцчелтәрләрдә күзәтә (шунда язышып та алабыз), сәяхәтнамәне укыйлар. Минем әнинең принцибы шулайрак: начар хәбәр юк икән, димәк, башлары исән. Сәяхәт хакында кайткач та озаклап сөйләшергә мөмкин. Кичә менә аннан да сәлам хаты килеп төште: «Сез кайларда? Нигә «Сөембикә»гә язмыйсыз?» – дигән. Шулай итеп, соңгы дүрт көндә кыскача безнең хәлләребез...
Норвегиядән без Даниягә паром белән чыгып, Германиягә килдек. Даниядә туктап та тормадык дияргә була. Чөнки безне Германиянең Штутгарт шәһәрендә яшәүче дус гаиләбез кунакка көтә иде. Юлга төгәл бер тәүлек вакыт китте, хәтта бераз күбрәк тә... Германиянең автобан юллары бик уңайлы, монда тизлек чикләүләр 110,120,130... Чикләүләр булмаса, аннан да тизрәк барырга мөмкин. Алманнар үзләре оста элдертә. Тик без моның кадәр булдыра алмыйбыз, чөнки биредә машина күп һәм кайбер урыннарда юл төзәтү эшләре алып барыла – ул да бераз кыенлаштырды.
Без Штутгартка килгәндә вакыт төнге 12 ләр тирәләре булгандыр. Бик нык арыган, инде акны карадан аера аламаслык хәлдә идек. Шөкер, кайда да дуслар ярдәмгә килә, алар безгә «әбелхаять» сулары эчереп, яңадан аякка бастырдылар. Дуслар дигәннән. Аделия белән без университетта бер төркемдә укыганнан ук дуслар. Аның иптәше – Мурадның эше белән бәйле Казаннан монда күчүләренә 1 ел булды инде. Шул арада алар үзләре яшәгән шәһәрне генә түгел, җирле халыкны, биредәге тәртипләрне, алман телен бик яхшы өйрәнгәннәр. Ике балалары да рәхәтләнеп 3 телдә аралаша.
Бирегә килгәннең икенче көнендә яхшы гына йокы туйдырып, бераз шәһәр белән танышырга чыктык. Кайтышлый, балаларны алырга балалар бакчасына һәм башлангыч мәктәпкә дә кагылдык. Бакчада балалар рәхәтләнеп яланаяк йөгереп йөриләр. Су сибешәләр. Шунда ук тәрбияче апалары аларны татлы боз белән сыйлый. Кичен гаилә белән якын урманга пикникка чыктык. Бу көнне безнең аруыбыз тәмам узмаган иде әле.
Иртәгәсен шәһәр китапханәсе белән танышырга һәм Мерседес-Бенс музеен карарга бардык. Кичен безгә кунакка татар гаиләсе килде. Игътибар иткәнем шул: һәр ике гаиләнең балалары татарча иркен аралаша. 2-3 көндә ял иттек, яңа сәяхәтләр өчен көч тупладык. Штутгарт шәһәре бик уңайлы җирдә урнашкан. Күршедә генә – Франция, Швейцария. Әлбәттә, без мондый форсатны кулдан ычкындырмаячакбыз. Җитмәсә, күптән килеп танышырга теләгән Франциянең Эльзас (!) өлкәсе дә 100 чакрым ераклыкта гына. Шулай итеп, бүген кабат юлга кузгалдык. Сәяхәтебезнең икенче өлеше башланды. Штутгарттан ерак түгел Баден-баден курорт шәһәре бар. Ул үзенең термаль чыганаклары белән дан тота. Иң элек шунда киттек. Бу яшеллеккә күмелеп утырган борынгы шәһәр (2000 еллык тарихы бар аның) безгә бик ошады, әмма кинәт кара болыт килеп, безнең планнарыбызны бераз бозды. Кызганыч, бер фото да төшә алмадык. Ләкин «килеп күрергә кирәк» дигән урыннар исемлегенә теркәп куйдык. Әллә ни борчылмыйча, Франциянең Мец шәһәренә юнәлдек!
-
Проза
Кысыр
Ә бала булмады да булмады. Саниягә «баласыз» мөһере басылды. Елдан-ел холыксызлана, тотнаксызлана барган ире, эчкән йә талашкан саен, кеше-мазарга карап тормастан: «Кысыр!» – дип кычкырды. Шушы бер сүз белән хатынының авызын ябып, изеп ташлый иде...
-
Күңелеңә җыйма
Әлфис җыры
Әлфис баянын алып, көен дә уйнап карады. Үзенең күзләрендә яшь... «Рәхмәт, егетләр! Мин әле аны яттан өйрәнеп бетерим», – дип, безне озатып калды...
-
Күңелеңә җыйма
Кызым, мине аңла инде!
Халыкта «ирен биргән, җанын биргән», диләр бит. Әллә соң... Тәрәзәне ачасың да... 8 нче каттан аска ташланасың... Бер мизгел, тынлык.. Газапланулар юкка чыга, бар да бетә...
-
Күңелеңә җыйма
Ирегезнең кызын үстердем
Талиянең иренең кырыгы гына узган иде. Беркөнне алар ишеген бер чибәр генә ханым шакыды. – Хәерле көн! – дип елмайды ул кызыл иреннәре белән. – Сез бит Рәис Галиевичның тол хатыны?
-
Арабыздан беребез
Унбишенче каттан бер караш
– Таксига утырып бераз баруга, алар барысы да диярлек миңа: «Гафу итегез, ә сезгә бер сорау бирергә мөмкинме?» – диләр. «Сорагыз, сора! Минем өчен ул хәзер: «Хәлегез ничек?» – дигән сорау кебек», – дим. Көлешәбез аннары... Кая гына барсаң да, кем белән генә танышсаң да, гадәттә, сүз шушыннан башлана бит. Элегрәк бу сорауга җавап бирү ошамый иде миңа, ә хәзер аңа бик тыныч карыйм...
Комментарийлар
0
0
Нинди тәвәккәл, кыю яшләребез бар! Исән йөреп, сау кайтыгыз романтиклар, сәяхәт җене белән авыручылар!
0
0