Блоги
Туйга барсаң, туеп бар...
Туйларда күп йөргән кеше түгел инде мин. Бәлки, шуңа кайбер күренешләр сәер тоеладыр. Шулай да баргалаган бар.
Туйларда күп йөргән кеше түгел инде мин. Бәлки, шуңа кайбер күренешләр сәер тоеладыр. Шулай да баргалаган бар. Соңгы елларда шаккаттыризмнарның геометрик прогрессиядә артуын күреп, чыннан да, шаккатам...
Бер танышларыбыз кияү һәм кәләш биюенә ярты ел чамасы әзерләнделәр. Әлбәттә, укытучы-хореограф белән. Кияү белән кәләшне генә түгел, булачак кода-кодагыйларны да алдан әзерләнгән сценарий буенча биеттеләр. Танго.
Икенче танышлар, моның белән генә чикләнмичә, кечкенә балалардан фәрештә ясап кыландырдылар. Әти белән кәләш, кияү белән әби (!) өчен аерым романтик бию куялар. Кәләш шлейфын күтәреп барырга махсус киемле балалар билгеләнә. Кәләшне әтисе култыклап алып чыгып, кияү кулына тапшыра. Матур инде, сүз дә юк... Европа. Аның да католик йолалары әле.
Шампан шәрабе салынган бокаллардан «төтенле» фонтан белән инде беркемне дә шаккаттырып булмый торгандыр, әмма 3-4 ел элек туйда шоколад фонтанын күреп, шаккаткан идем. Озын таякчыкларга кадалган экзотик җиләк-җимешне шул шоколадка манып, кунаклар чыр-чу килделәр, шоколад өс киеменә тамып, пычранып беттеләр... Мин дә авыз иттем. Күргән нәрсә түгел бит.
Читтән чакырылган дуэт алып баручылар, җырчы-артистлар, гимнаст-артистлар, биюче-артистлар турында әйтәсе дә юк инде... Әмма мәҗлес ахырында алсу коробкадан чыгып, стриптиз биегән кызны күреп кайткач, туйга барырга күңел шикләнә башлады...
Казаннан читтәрәк урнашкан бик текә ресторанлы спорт комплексында үтә мондый туйлар. «Нигә монда?» – дип кызыксынам. «Фәлән түрә малаен шушында өйләндерде бит...»
Ата-аналарның туйда яңгыраган сүзләре дә күбрәк балаларга теләк-нәсихәт түгел, ә килгән кунакларга: «Менә, күрдегезме?! Без шундый!» – дип дәшкән кебегрәк яңгырый...
...«Эт чаба дип, бет чаба» дигәндәй, балаларны өйләндерәсе бар бит әле...
-
Күңелеңә җыйма
«Хезмәтче булудан туйдым!»
Бала тугач, ярты елга дип кенә күченгән идем, ә биш елга калдым. Һәм әни булудан туктадым. Бу хатамны төзәтергә булдым.
-
Арабыздан беребез
Бәхетнең дүрт исеме
Мин дүртенче баламны 47 яшем тулып биш ай үткәч алып кайттым. Ягъни әкренләп 48 яшемә таба «үрмәли» барганда.
-
Арабыздан беребез
Сагышлы шатлык
Кышкы фасыл берара уйнаклап, шаяргалап йөрде дә, үз хокукын барлап, җиргә мамыктай ак карларын түшәде. Әлфия кибет тәрәзәсеннән кышкы гүзәллеккә сокланып күз салды. Күр бу сылу чыршыларны! Ямь-яшел чыршы ботакларында күпереп торган ак карлар еракта калган туган өйне, әнисе салган ак күмәчләрне хәтерләткәндәй булды. Әй ул уйланулар, сагышланулар – төпсез кое сыман. Баштагы уйларга йөгән кигереп булмый шу-у-ул! Эш белән булашып бераз гына онытылып торса да, ялгыз калды исә һаман шул туган авылы Усть-Узанын, әнисен, абый-апаларын сагынып, сагыш дәрьясында йөзде ул.
-
Күңелеңә җыйма
Санаторий маҗаралары 2
Габдерәхим санаторийга дәваланырга килгән иде, әмма беренче көнне үк аның планы үзгәрде. Бүлмәдәше Наил аны кичке дискотекага алып төште, ә анда Габдерәхимне көтмәгән бер очрашу көтә иде.
-
Актуаль тема
«Җиңел акча булмый»: ни өчен Гөлназ Сәфәрова чаң суга һәм ата-аналарны уяу булырга чакыра
Танылган телевидение һәм радио алып баручы Гөлназ Сәфәрова масштаблы #нетотзаработок флешмобына кушылды. Проектның максаты – җәмәгатьчелекнең игътибарын үлемгә китерергә мөмкин булган җитди проблемага: балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне интернет аша криминаль схемаларга җәлеп итүләренә юнәлтү.
Комментарийлар
0
0
Уйлана белсэн уйланырлык шул...
0
0
0
0
Шул кадэр тырышык куеп гаилэ тормышы алып барырга ойрэтэсе дэ бит булачак ир белэн хатынны, ярты елны щуна багышлап.Ярышу, мактану да бардыр, андый туйлар кургэлэдек. Эле ярый чынлап та хэленнэн килгэн гаилэлэр генэ шулай итсэ, юк бит. Нинди принциптыр ул: " кешедэн ким булмасын". Туйдан сон ни була, яшэп китулэре дэ шикле. Артык акча тугеп, эллэ нэрсэлэр уйлап чыгарганчы, кайбер кунел ачу чараларын узен оештырсан да була бит. Туй, юбилей тирэсендэ коммерция оештырып йоруче адым саен. Бернинди салым тулэми,сыйфаты очен жавап бирми. БИК матур туйлар бар ,бэхэслэшмим,кунелле була. Лэкин чамадан тыш кылану кирэк тугел инде. Дин буенча да, акыл белэн уйлап та. Бер туй булды, аяктан ега торган. Кыз ягы мондый чыгымнарны кутэрэ алмыйбыз диде. Ярар алайса, без узебезнен туганнар, дусларны гына дэшэбез дип, кызнын эти- энисен генэ дэштелэр. Бертуганнары калды булачак киленнен. Анын каравы ал томан, фейерверк, тагын эллэ нэрсэлэр булды. Булачак кодаларны шулай кимсеткэнче, мондый цирктан баш тартып, икенче якнын да момкинлеклэрен исэпкэ алып гадирэк итеп тэ ясап була иде. Кияу белэн кэлэш икесе дэ студентлар. Туйда аларнын группадашлары иде. Алар узлэре дэ менэ дигэн итеп, биеп- жырлап курсэттелэр. Бай иллэрдэ туй уткэрэм дип кеше шулай юлэрлэнми дилэр. Жинелчэ остэл , тэртипле кунаклар хэм туй сэяхэте Чит иллэрдэн яхшы урнэклэр дэ алырга кирэк, безнен халык булмаган байлыкны курсэтергэ тырыша бугай.
0
0
0
0
Гафу итегез, ике тапкыр жибэрдем, беренче юлы чыкмаган иде.
0
0
0
0
Халисә ханымның язмалары һәрвакыттагыча уйга сала, уйландыра... Мөгез чыгарабыз шул... Ә бит аның асылы ул тугел... Иң мөһиме: ахыры матур дәвамлы булу.
0
0