«Үлгәч мине кая күмәрләр икән?» – дип уйланганыгыз бармы сезнең?
«Үлгәч мине кая күмәрләр икән?» – дип уйланганыгыз бармы сезнең?
Шушы урында кемнеңдер: «Мондый күңелсез нәрсәләр хакында уйлыйсы түгел, ишетәсе дә килми», – дип, алга таба язманы укымавы да бик ихтимал. Нишләтәсең, без – кешеләр, үлем турында нигәдер сөйләшергә яратмыйбыз. Әйтерсең, ул безгә кагылмаячак, беркайчан килмәячәк... (Ахырзаман җомга көнне, төштән соң булыр дигән фараз бар. Шуңа күрә, җомга җитсә: «Бүген ахырзаман булырга мөмкин», – дип, барлык кош-кортлар, хайваннар, бөҗәкләр дер калдырап торырлар, бары тик кеше генә, бер нәрсәдә гаме булмый дөнья куар, ди).
...Узган шимбә көнне Теләче районы Алан авылында безнең танышыбыз, дустыбыз – «Азатлык» радиосы журналисты Наил Аланны җирләделәр. Бәлки инде ишеткәнсездер дә, ул ялга киткән җирендә, көтмәгәндә вафат булды. Бу хәбәрне ишетеп, беренче тетрәнү узуга, барыбызның да телендә бер сорау яңгырады:
Җәсәден алып кайта алырлармы икән инде?
Наил ял иткән урынны – Көнбатыш Африканың Кабо-Верде республикасын беренче ишетүебез. Әмма чамалыйбыз – ул бик ерак! Туганнары барып җитеп, аны алып кайта ала торган җир түгел. Наилнең үзенең исә: «Мине туган авылымда җирләгез», – дип васыяте булган икән... Ул сүзе әйтелмәгән очракта да, аның каядыр Африкада күмелүен, кабере шунда булуын күз алдына китерү дә куркыныч иде. Хәтта үлеменнән дә куркынычрак...
Өч аршин җирең кайда булуы кешегә барыбер түгел икән шул.
Чуашстанның Шыгырдан авылында яңа мәчет салдыручы Мирсәет Купкенов, агач мәчетенең янында ук мәет юу урыны да төзеп куйган. Ул бу хакта әйткәч, ялгыш ишеттем бугай, дип кабатлап сорадым:
Мәет юу урыны дисезме? Ә авыл җирендә нәрсәгә соң ул?
Кайчандыр сөргенгә сөрелгән кешеләрне авылга алып кайтып җирлиләр. Ел саен шундый бер-ике очрак була. Ә кайтып туктарга аларның монда туганнары юк – тамырлары күптән киселгән...
Җиде ят арасында, читтә гомер кичерергә мәҗбүр булганнар. Җаннарында, бәлки, авылдашларына үпкә-рәнҗү дә йөрткәннәрдер. Балалары, оныклары инде, бәлки, туган телне белми үскәннәрдер. Ә аларның соңгы үтенечләре – «Шыгырданга алып кайтыгыз»...
«Үлгән кешегә кайда күмелсә дә барыбер инде аңа», – дияр, бәлки, кемдер. Юк, барыбер түгел! Бер генә очрак сөйлим әле.
...Равилә апаның әнисенең ир туганы читтә гомер кичерә. Марҗага өйләнә, андый вакытта шулай бит инде – балалар әтиләренең туган телен белмичә үсәләр. Аталарының васыять итеп әйткән соңгы сүзенә дә колак салучы булмый – өстенә тәре бастырып куймасалар да, тәреле каберләр янына күмәләр. Җаннарың өшерлек күренеш...
– Менә шул абыйны төштә күрә башладым бервакытны, – дип сөйләде Равилә апа. – Төшемә керә дә: «Алып кайт мине, сеңлем! Миңа монда куркыныч!» – ди. Нәсел зур, туганнар күп безнең – берсенең дә аны «төштә күрдем» дигәнен ишеткәнем юк. Ә миңа һаман бер сүз әйтә: «Алып кайт!» – ди. Үз эшемне ачып, инде шактый аякта нык басып тора идем – башкаларның моңа көче җитмәс, дип күрәсең, мине сайлады. Рамазан аенда, ниһаять, тәвәккәлләдем... Ходай үзе ярдәм итте тагын – тиешле рөхсәт кәгазьләрен алдым. Абыйның сөякләрен авылга алып кайтып җирләдек. Шуннан соң ник бер төшемә кергәне булсын! Җаны тынычланды бугай...
Туган авылга кайтып җитеп була торган һәм кайтып җитеп булмый торган җирләр бар. Синнән соң калганнарның мөмкинлеге чикле булса (яки соңгы васыятеңне – васыять дип кабул итмәсләр), туган туфрак чиксез еракка да әйләнә ала...
Илдән читтә гомер кичергән һәр татар өчен шулкадәр четрекле, кайвакыт чишеп булмаслык авыр мәсьәлә инде бу. Бельгиядә яшәүче Лилия Вәлиевага: «Гел яшь торып булмый – картаясылар бар. Ә анда мөселман зираты бармы соң?» – дигән идем әңгәмә вакытында. «Юк шул, – дигән иде ул авыр сулап. – Әлегә без бу хакта уйламаска тырышабыз...»
Уйламаска тырышып кына ул көнне ерагайта алсак иде ул!
...Шөкер, Наил очрагында без бик көткән ул могҗиза булды: аның җәсәде туган авылына кайтып җитте. Шундый урау юллар белән! Шундый озак! Әмма кайтып җитте! Тормыш ыгы-зыгыларыннан читтә булган, тынлыкка оеп утырган авыл зиратында ята ул бүген. Рухы шаттыр... Аны соңгы юлга озатып кайткач, күпләр: «Тынычланып калдым», – диделәр. (Гаҗәп, хәсрәт эчендә дә ниндидер сөенечле мизгелләр була ала!)
...Соңгы тукталыш – мәңгелек сәфәрнең башы. Берсенең кайда тукталып, икенчесенең кайда башлануы кеше өчен бик мөһим. Хәтта үзе күз алдына китергәнгә караганда да мөһимрәк бугай. Без теләгән, без васыять итеп әйткән җирдән башлансын иде ул...
P.S. Бу фотосурәтне Наил миңа быел 8 Март бәйрәме белән котлап салган иде. Мин: «Матур!» – дип язгач, «Тәрәз төбемдәге гөлем!» дип җавап бирде. 11.06.18. 6.31: ватсап аның соңгы тапкыр элемтәгә кергән көнен, сәгатен шулай дип күрсәтә. Аннан инде: «Китте...» – дигән хәбәр килде... Анда яткан урыннары да җәннәтләрдә, гөлләр арасында булсын. Амин!
Комментарий юк