Логотип
Блоги

«Сездә яман шеш» дип әйтергәме, юкмы?

Миләүшә: «Сәлам!» – диюгә, нәрсәгә шалтыратканымны да онытып, шунда ук сорауга күчтем: – Ни булды? – Эчемдә ут кына...




Гел аралашып торган якын кешеңнең кәефе ничек икәнен аңлау өчен  тавышын ишетү дә җитә. Хәтта телефоннан сөйләшкәндә дә. 
Миләүшә:  «Сәлам!» – диюгә, нәрсәгә шалтыратканымны да онытып, шунда ук сорауга күчтем: 
– Ни булды? 
–  Эчемдә ут кына... – диде ул. – Төне буе керфеккә-керфек какмадым. Әнигә кичә районнан: «Синдә онкология», – дип кайтарганнар...

Гөлчирә апа узган атнада район больницасында диспансеризация узган булган. Ә кичә аны: «Бик тиз килеп җитегез», – дип кабат чакыртып алганнар. Шәфкать туташы: «Сездә онкология. Тизрәк Казанга  барып күренергә кирәк.  Бушлай күренергә язып та тормыйм – озак була. Түләүлегә барырсыз. Кызларыгыз Казанда бит, йөртерләр», – дигән. 
«Ут йоттым... Башка берни уйлый алмыйм...» – ди Миләүшә. Аңлыйм... Әтиләренең шушы диагноз белән дөньядан киткәненә әле 6-7 ел гына. Гел көтмәгәндә килгән бик авыр югалту булды ул аларга. Бигрәк тә дустым өчен. Миләүшә әтисен соңгы юлга озатырга да кайта алмады ул чакта – бала тудыру йортында калды. Оныгының туу хәбәрен ишетте дә күзләрен йомды Рәүф абый һәм башка ачмады... Берсе килде дөньяга, икенчесе китте ул көнне... 
Инде менә Гөлчирә апа... Мондый чакта юату сүзләре әйтү, аларны эзләп табу да авыр.

– Диагнозның артында сорау билгесе торадыр бит? – дим. – Соң шулай булгач! Алдан хәсрәтләнеп куйма әле. Бар да әйбәт булачак! 
Миләүшә мине әллә ишетте, әллә юк.
Көтүдән торган көннәр башланды. Мондый чакта көннәрнең ел озынлыгы булып тоелуын үзе башыннан кичергәннәр генә белә... Күңел: «Юк, андый хәл булмас!» – ди дә бит... Кайгының сиздермичә килгән чагы азмы әллә? 
Беренче биргән анализларны карагач, табиб: «Мин борчылырлык сәбәп күрмим. Үзгәрешләр юк. Әмма тәмам тынычлану өчен анализның  катлаулырагын биреп  карагыз», – дип чыгарды Гөлчирә апаны. Эчкә җылы керде ул көнне... Тик Миләүшәнекенә генә түгел! Ничә шалтыратсам да: «Ут йоттым...» – диюдән узмады ул. 
Икенче анализ бирү көне дә килеп җитте. Эш арасында сәгатькә карый-карый да мин дә хәбәр көтәм. Беләм, Миләүшәнең сеңелләре дә телефонны кулдан төшерми. «Апа, син шалтыраткач, хәтта бермәл сулый, тын ала алмый тордым», – дигән Алсуы соңыннан.     

Шөкер, барысы да әйбәт тәмамланды. Диагноз артындагы сорау ноктага да әйләнмәде, сорау булып та калмады – диагнозы белән бергә сызып кына ташланды. Тик күңелдәге курку шулкадәр зур булган бугай – ул чынлап торып сөенергә һаман да ирек бирми. Тынычлана алмыйбыз! Әйләнәбез дә бер үк сорауга кайтып төшәбез Миләүшә белән: «Шәфкать туташының менә шулай кешенең йөзенә бәреп: «Сездә онкология», – дияргә хакы бармы? Һәм, гомумән, бу хәбәрне табиб үзе җиткерергә тиештер бит».
Бу кадәр җансыз, кансыз булмаса, теленнән агу урынына бал тамып торса,  ул бит менә болайрак әйтергә тиеш иде:
– Гөлчирә апа, анализларың ошап бетми әле. Әллә соң Казанга барып киләсеңме? Карасыннар, тикшерсеннәр, аларның тәҗрибәсе зуррак...

Теләсә кемне аяктан егарлык бу диагноз, хәтта аның ахырында инде сорау билгесе тормаганда да, җай гына, сак кына җиткерелергә тиеш түгелмени? Әйе, хәзер авырудан аның хәлен яшермиләр. Чит илләрдән күреп шулай эшлиләр бугай. Тик безнең белән алар арасында аерма зур шул: әгәр пациентка яман шеш белән авыруын әйтәләр икән, анда бу кеше белән шунда ук психолог та сөйләшә. Аның белән генә түгел, хәтта авыруның  туганнары белән! 

Ә бездә... Менә мондый стресстан соң булмаган авыруың барлыкка килергә мөмкин. Тәүбә, тәүбә!
«Тел тартайны – казанга, кешене кабергә кертә», ди халык. Дөресен әйткәндә, тартайның ни икәнен белмим, чамалыйм гына. Әмма мәкальнең икенче өлешен бик яхшы аңлыйм.   

Комментарий юк

Хәзер укыйлар