Логотип
Блоги

​ Сөенеч! Балам елый!

Ир бала еларга тиешме, түгелме?

Ир бала еларга тиешме, түгелме?  

Сез бу сорауга ничек җавап бирер идегез?  

«Юк, чөнки ул ир бала! Егет кеше! Ә егетләр еламый!» – дипме? Һәм сез бу фикерне, чынлап та дөрес дип саныйсызмы? Алар бервакытта да күз яше чыгарырга тиеш түгел дип уйлыйсызмы?  

...Казанга якын урнашкан район үзәкләренең берсендә, агрокөллияттә Нурания Җамалиның Равилә Шәйдуллина-Муратның «Үксезләр» повесте буенча төшерелгән фильмын карыйбыз. 440 кешелек зал  – тулы, көллиятнең барлык студентлары да – шушында. Кызлар бик аз – алар барысы да иң алдагы рәтләрдә утыралар, калган рәтләрдә – егетләр. Көллияткә тугызынчы сыйныфтан соң укырга киләләр, димәк, барысының да яшүсмерлек чорыннан егетлек чорына аяк басырга гына җыенган мәлләре.  

«Үксезләр»не моңарчы миңа да карарга туры килмәгән иде. Халыкара мөселман кинофестивалендә «Тамашачы мәхәббәте»н яулаган фильм. Равилә ханымның әйтүе буенча, сюжет тормышта булган вакыйгага корылган.  

Айзадә исемле кечкенә кызның әнисе үлгәнгә бер ел. Ул, әлбәттә, аны сагына, юксына... Әмма тормыш берничек тә бер урында тора алмый – йортка яңа әни килә. Үзе генә түгел – ике кызы белән бергә. Үгинең әйбәтеннән дә козгын тавышы килә диләр – Айзадә өчен кара көннәр башлана. Аны яңа әнисе дә, ул әнинең олы кызы да кагарга гына торалар. Җәйгелеккә яшәргә бакчага күчкәч, әтисе дә янда булмагач, Айзадәгә бөтенләй көн бетә... 

400 йөздән артык бала утырган залда шылт иткән тавыш та юк. Онытылып карыйлар. Тавыш юк дип... Минем белән бер рәттә, минем арттагы рәттә утырган кызларның мышык-мышык елаганнарын ишетеп утырам. Уң ягымда да, сул ягымда да... Борылып аз гына арткарак – малайларга да карыйсым килә. Алар ничек икән? Фильм аларның да күңелләрен нечкәрттеме, юкмы? Борылып караудан  шулай да үземне тыям – уңайсызланырлар...  

Ә минем күңелемне күбрәк нәрсә нечкәртте – анысын әле үзем дә аңламыйм: экрандагы моңсу күзле кызчык – беркемгә кирәге калмаган ятимә Айзадәме,  әллә аны кызганып борын тартып утырган яшүсмерләрме? Күбрәк – икенчеләре бугай. Күз яше аша елмаям – башкаларны кызгана алучылар начар кеше була алмый!  

Шулвакыт залда нидер булды. Директор торып баскан икән.  

– Туктатыгыз! Фильмны туктатыгыз! – диде ул. 

Экран шунда ук сүнде.  

– Карарга бик авыр! Ул безнең балаларга начар тәэсир итәчәк. Безнең тәрбия юнәлеше белән дә туры килми! 

Башта беребез дә бернәрсә аңламады.  

Нурания Җамали артта утырган булган икән – ул аннан йөгереп килде.  

– «Үксезләр»не инде байтак җирдә тәкъдим иттек. Мондый хәлнең булганы юк иде!  

Директор исә аның әйткәннәрен ишетмәгәндәй, һаман бер үк сүзне кабатлады:  

– Карарга авыр... 

Янымда утырган балаларның: «Карыйк инде!» – дигәннәре ишетелсә дә, аларның ул сүзне кычкырып әйтергә кыймаулары күренеп тора. Бу уку йортында, гомумән, сүзеңне кычкырып әйтү гадәте юк бугай...  

– Группа старосталары чыгыгыз, киңәшеп алабыз! 

Директор бер төркем студентлар белән киңәшмәгә чыгып китте.    

– Балалар, карап бетерәсегез киләме?  

Нурания Җамалиның бу соравына җавап итеп зал кул чаба башлады. Шунда ук ишектә директор күренде: 

– Хәзер үк туктагыз! Без бит әле киңәшләшеп бетермәдек. Көтегез!  

Ниһаять, керделәр. 

– Сез бик теләгәч, карап бетерергә кирәк дип таптык. Тик эмоцияләрегезне бүген үк чыгарып бетерәсез! Кич белән ватсаптагы группаларыгызда язышасыз! Ә иртәгә бөтен нәрсәне онытасыз!  

Сәхнәдәге зур экран кабат кабынды.  

Экран кабынды, әмма минем эчтә (хәер, бер минекендә генә түгелдер!) нидер сүнде. Аның урынын зал тулы бу балалар өчен ниндидер тынычсызлану алыштырды. Алар бит фильмны караганда ачудан да, үпкәдән дә, авыртудан да еламады. Аларның күз яшьләре, әйткәнемчә,  кызганудан иде. Минемчә, бу яшьләр беренчеләреннән бик нык аерыла. Кемнедер кызганып, жәлләп елаганда күңел чистарып кала түгелме?! Моңа каршы булган ниндидер тәрбия алымнары бар дип белмәгән идем...   

Гомумән, күз яшеннән нигә куркырга? Әйе, ирләр дә елый кайчак. Авыртудан, әрнүдән, кызганудан... Алар күп вакыт күрсәтеп кенә еламый. Елый алмаган ир-ат эмоцияләрен башкача чыгара: кычкырып, тавыш күтәреп, ярсып яки эндәшмичә. Хисләрен тышка чыгара алмаган, чыгарудан курыккан яшүсмерләр, кызганычка каршы, кайчак башка юлны да сайлый: үз-үзенә кул сала... Күз яшьләре белән бергә күңелдә җыелган начар эмоцияләр дә чыгуы сер түгел бит. Сүз уңаеннан: галимнәр ир-атларның күп чирләре стресслар белән бәйле, әгәр алар мондый чакта елап бушана алган булсалар, күп чирләр әйләнеп узар иде диләр. Ә без аларны «елау – оят» дип үстерәбез... 

...Бер танышым сөйли:  

– Яшүсмерләр шулкадәр бөтен нәрсәгә битараф хәзер: аларны берни сөендерми, бернәрсә көендерми. Куркыныч хәтта! Үземнеке дә шундый... Нишләргә икән, дип озак кына уйлап йөрдем дә, үзем кайчандыр караган «Хотико: самый верный друг» фильмын табып алдым. Беркөнне кечкенәсен иртәрәк яткыздык та, әтисе, мин, ул – өчәүләп шуны карарга утырдык. И-и, рәхәтләнеп елады балам... Иртән торганда да күзләре шешенеп тора иде әле. Ул көнне миннән дә бәхетле кеше булмады! Жәлләп елый алгач, эчтә хисләре исән димәк! Өмет бар!  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Аллаһ Тәгалә Үзе яраткан кешеләргә генә миһербанлылык, нечкә күңеллелек сыйфатларын сала. Йомшак бәгырьле, хисле һәм кызгана белә торган кешеләр - саф күңелле булалар. Пәйгамбәребез хәдисендә: "Җирдәгеләргә шәфкатьле бул, күктәге Затның (Аллаһның) шәфкатен алырсың", - дигән. Жәлләү - көчле рухлы кешеләргзә хас сыйфат. Гөлнур һәрвакыттагыча инсаннарны, кешелекне тәрбияләү юлында иҗтиһад итә, афәрин!

          Авторга остэп шунын эйтэсем килэ: чит иллэрдэ ир балаларны елаудан тыеп устермилэр. Чынлап та БИК куп авырулар стресстан арына белмэугэ бэйле, елау кешегэ табигать тарафыннан салынган ярдэм чарасы ул. Тик куз яшьлэренэ буылып, уксеп елауны кешегэ курсэтмэсэн яхшы, жэмгыятьтэ аны кочсезлек, зэгыйфьлек билгесе дип кабул итэлэр.

            Хәзер укыйлар