Логотип
Блоги

Рәшә...

Бу дөнья бит... рәшә генә инде!

Коръән ашында утырабыз. Абыстай яхшылап, җиренә җиткереп Коръән укыганнан соң, без, туган-тумача бер-беребезне барлый башладык. Җиңгәм ягыннан гел күз күрмәгән кешеләр дә килгән икән. Сөйләшеп киткәч, ачыкланды – болар безнең мәрхүмә әби белән бер авылдан, Баландыштан.
И-и, бу авыл бик таныш. Әби үзе исән чакта барган булды! Бүгенгедәй хәтеремдә – әти 40-45 чакрым араны бишекле матай белән келтер-келтер генә китереп илтеп куйган иде. Әбигә туган тиешле Мөхлисә апаларга тукталдык. Ул чагында телефоннар юк, әйтми-кисәтми көтмәгәндә килеп кергәнбездер инде. Шуңа карамастан, алар безне ачык чырай белән каршы алганнар, бик әйбәтләп кунак иткәннәр иде. Ничәне кундык икән? Ике-өч кичләр булгандыр шулай да. Киленнәренең иртән урын-җир җыештырып йөргәне, ап-ак тышлы чиккән мендәрләрне кабартып-кабартып зәңгәр бизәкле сандык өстенә өеп куйганы бүгенгедәй күз алдымда тора. Авыл хатыннарына – безнең әниләргә бер дә охшамаган иде ул нишләптер: озын зифа буйлы, чәчләрен матур итеп баш өстенә өйгән, халат түгел, караңгырак төстәге бик килешле күлмәк кигән, биленә ак алъяпкыч бәйләп куйган. Менә шул килен аермачык булып истә калган да, әби белән, дога укып зират тирәсендә теркелдәп йөрүем истә калган...
Яңа танышыма шул матур хатирәләрне сөйләп утырам. Ул – башына ак яулыгын әбиләрчә таратып япкан олы яшьләрдәге апакай мине көлемсерәп кенә тыңлап утырды-утырды да әйтеп куйды:
– Мөхлисә апаның үлгәненә инде...
– Беләм, – дидем мин, – ашап утырган җиреннән кисәк кенә үлеп киткән. Ничек соң малае белән килене?
– Малае да үлде инде. Фаҗигале үлем белән үлде. Бер иптәше белән эчеп утырганда ачуланышып киткәннәр. Аннары инде... сөйлисе дә килми... Иптәше Мөхлисә апаның малаена пычак белән... Аннары үзе дә асылынып үлгән. 
– И, ходаем! – дидем мин ишеткәннәремнән өнсез калып. – Мөхлисә апаның килене үзе генә калдымыни? 
– Сәлимәне әйтәсеңме? Ул да бер биш еллар чамасы элек үлеп китте! 
– Ничек... үлде? – дип сорадым мин әле кайчан гына мендәрләр күпертеп йөргән матур киленнең үлгәненә ышанасы килмичә. 
– Авырып...
– Ничә яшьтә иде соң ул?
– 65ләрдә булды микән... Шул тирә инде.
– 65ләрдә?
Тукта, без икебез бер кеше турында сөйлибез микән соң? Төз гәүдәле матур киленнең 65 кә җитеп, инде биш ел элек үлеп китүенә минем бер дә ышанасым килмәде. 
Санап караргамы әллә? Миңа ул чакта 6 яшьләр чамасы булгандыр. Ә киленгә 30 лар дип алыйк. Димәк, ул миннән чама белән 24 яшькә генә өлкәнрәк булган. Миңа хәзер ничә яшь соң әле? 48ме? Тукта, урыс әйтмешли, черт побери – миңа да 48 яшь икән бит инде! Ә 48гә 24 кушкач...
Дөресен әйтим, тетрәнеп киттем мин 48гә 24не кушкач. Күңелне кинәт иксез-чиксез моң биләде. 42 ел элек миңа ят та, якын да булган шул авылда дога укып зират тирәли әйләнеп йөргәнем еллар томаны аша тагын күз алдыма килде. Әби миңа ул чагында мең «Колхуалла» укырга кушкан, мең «Колхуалла» бер Коръәнне алыштыра ул, кызым, дигән иде. Укый алдым микән мин үз гомеремдә шул мең «Колхуалла»ны? Ул чаклардан соң күпме сулар аккан, күпме кешеләр килгән, күпме кешеләр киткән. Ә без әле һаман аңламыйбыз. Бу дөньяда бернәрсә дә чын түгел икән ләбаса! 
Бу дөнья бит... рәшә генә инде!

 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар