Логотип
Блоги

«Мине оныклы иткән кеше бит ул...»

- Синекенә күпме әле? Ишегалдына баласы белән чыккан яшь әниләргә танышу өчен шушы бер җөмлә җитә, гадәттә. Без дә шулай танышкан идек.


Алар без яшәгән йортта яңа гына фатир алганнар булып чыкты. 

– Ирем чечен минем. Син аның исемен гомереңдә дә онытмаячаксың. Чынлап әйтәм! Беслан исемле ул. Хәзер аңладыңмы инде? Беслан вакыйгасын онытып булмый бит.
Гүзәл дөрес әйткән, иренең йөзен күптән оныттым, ә менә исемен уйламыйча да әйтә алам. 

Алар Казан ветеринария институтында бергә, бер группада укыганнар. Дуслык мәхәббәткә әйләнгән менә. Кызлары туган. Үз эшләрен ачканнар – ит саталар.

Чеченнарны кызу халык, диләр. Барысы да түгелдер. Беслан кадәр сабыр кеше тагын бармы икән? Якыннан белмәсәң, алар гаиләсендә нәкъ менә Гүзәлдә  татар түгел,  ә чечен каны ага дип уйлар идең. Ташып торган энергия, кызулык, ярсып, кабынып китү.
Азалия – Беслан әти-әнисенең беренче оныгы. Әле бер тапкыр да күрмәгән оныклары! Хәер, аларның әле киленне дә күргәннәре юк иде. Әтиләре авырып китеп, алар туйга килә алмаганнар. 

Чакырып торсалар да, Гүзәл Чечняга кунакка барырга җыенмый иде. 
– Хәзер бигрәк тә бармыйм. Алардагы гореф-гадәтләрне аңлый торган түгел. Ышанмыйм мин аларга, кызымны алып калырлар дип куркам. Үзең дә кайта алмассың аннары – балаңны калдырып китеп булмый бит инде. Бик күрәселәре килсә, килсеннәр әнә, – дия иде ул.

Посылкалар, күчтәнәчләр, Азалиягә күлмәкләр килеп торса да, Бесланның  әти-әнисе үзләре килеп җитә алмады ул чакта Казанга. Сәбәпләре булгандыр инде. Килгәч, тукталырга урын да кирәк бит әле. Гүзәлләрнең фатирлары бик кечкенә – анда кунаклар сыярлык түгел иде. 

Бизнеслары бик бармады аларның. 
Кибеттә ит сата торган бүлекне ябып, Мәскәүгә китеп бардылар. «Бесланның дуслары чакыра, булышабыз дип әйткәннәр», – диде Гүзәл. 

Алар турындагы хәбәрләрне мин аннары уртак танышлар аша гына ишеткәләдем. 
Аерылышуларын, Гүзәлнең кызын иренә бөтенләй күрсәтмәвен, аларны аралаштырмавын... Кызын бик яраткан Беслан өчен моның нинди зур фаҗига булганын да чамаладым... 

Безнең йорттагы фатирларын күптән сатканнар дип уйлаган идем. Юк икән. Берничә елдан ул фатирда Гүзәлнең әнисе Саимә апа яши башлады. 
– Кызым икенче кешегә кияүгә чыкты. Монда фатир бик кечкенә бит, үземнекен аларга калдырып килдем. Олыгайган көндә күченеп китү бик җиңел түгел дә бит, тик аларга анда әйбәтрәк булыр, дидем. Яшәсеннәр генә инде, – диде ул бер сөйләшеп торганда.
Әни кеше шулай инде – гел баласы турында уйлый: аңа гына яхшы булсын, аңа гына уңайлы булсын...

Бер подъездда яшәгәч, Саимә апа белән күрешкәлибез. Сөйләшкәндә, Гүзәл-Беслан белән бәйле яңалыклар да ишетелгәләп куя:
– Беслан үзләренә кайтып киткән, өйләнгән инде...
– Беслан Азалиягә дип 5 мең акча җибәрде, мин аны үземнән дип бирәм, югыйсә Гүзәл алмый...
– Юлын таптык Беслан белән – хәзер ай саен миңа 5 мең җибәреп тора. Мин Азалиягә бирәм. Пенсиямнән дип уйламасыннар өчен эшкә кердем – ЗАГСта идән юам әле. Юк, авыр түгел...
– Беслан хатыны, ике баласы белән Казанга килеп китте. Алдан сөйләшеп инде... Мин Азалияне үземә алып килеп куйдым. Каникулда азрак минем янда да торсын, дип.  Әтисе аквапаркка алып барган, кафеда утырганнар. Мәктәпкә йөрергә яңа портфель алып биргән. Азалия: «Хатыны да бик ошады», – дип кайтты. Әтисен дә хәтерләми иде инде ул. Алар аерылышканда бик кечкенә иде бит – 3 яшьлек сабый нәрсә хәтерләсен?! Әнисенә белгертеп тормадык инде...
– Бесланның энесе кереп чыкты. Азалиягә дип әтисе күчтәнәчләр җибәргән... Шаккатам, Беслан һәр айны 5 мең һаман җибәреп тора. Үзенең дә 6 баласы бит анда… «Азалия университетны тәмамлаганчы аз булса да булышырга тырышам инде, – ди. 
– Бесланның энесе Мәскәүдә яши бит. Еш шалтырата – Азалия турында сораша. «Юлына билет үзебез алабыз – ике көнгә генә барып кайтсын Чечняга, әти белән әнинең аны бер тапкыр булса да күрәселәре килә, – ди. Гүзәл авызны да ачтырмый. Хәзер үзем дә куркам инде, Азалия буй җитте бит – урлап калырлар, дим...
– Азалия остарды, зуррак әйбер аласы булса: «Биологик әтидән сорарга кирәк», – дип Бесланга гына шалтырата. Тегесе бер дә «юк» дими... 

Узган атнада Саимә апа тагын яңалыгы белән бүлеште.
– Беслан, операция ясатырга дип, әнисен Казанга алып килде бит. Безгә дә кунакка килделәр. Табын әзерләп, коймаклар пешереп көтеп тордым. Эченә фарш салып төрдем. Беслан яратып ашады инде. «Элек сез гел шулай пешерә идегез», – ди. Азалия беренче тапкыр әбисен күрде... Елады инде Бесланның әнисе. Гүзәл боларның берсен дә белми...
– Белсә, Гүзәл ачуланыр микән, Саимә апа? – дим.
– Ачулана! Тик кызым нәрсә дисә дә, мин Бесланга каршы була алмыйм. Аңа бик рәхмәтлемен. Мине оныклы иткән кеше бит ул Беслан…

Саимә апаның шушы соңгы җөмләсенә гап-гади, әмма бик тирән хакыйкать сыйган. Сезгә дә шулай тоеламы? 


 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар