Логотип
Блоги

Кызым ачтан үләчәк!

Бер табибтан чыккач, икенчесенә кергәнче ике сәгать көтәргә туры киләчәген барганда ук белә идем. Укый башлаган китабымны алдым – вакытым бушка узмас ичмасам.

Бер табибтан чыккач, икенчесенә кергәнче ике сәгать көтәргә туры киләчәген барганда ук белә идем. Укый башлаган китабымны алдым – вакытым бушка узмас ичмасам. Түләүле клиникаларда, гадәттә, табиб ишек төпләрендә чират бик булмый – һәркем язылган сәгатькә генә килә. Монда да тыныч, рәхәт. Китабым белән йомшак диванга чумдым...

– Сез 2 нче кабинеткамы? Соңгы кешеме? 

Җавап бирермен дә, китап укуымны дәвам итәрмен дип уйлаган идем... Әмма үзе керәсе табибтан яңа гына чыгуымны аңлаган ханым мине шунда ук сорауларга күмде:

– Ә табибны ошаттыгызмы? Олы кешеме? Яшьме? Ничә яшьләрдә? Беләме икән? Белә торганга охшаганмы? Язылган вакытыма соңга калдым менә. «Кайчан табибның бушрак вакыты булыр, шунда кабул итәр, көтегез», – диделәр. Ничек уйлыйсыз, озак көтәргә туры килерме? УЗИдан да үзе карыймы? Ә бүлмәдә ярым караңгымы соң? Бездә, Чаллыда, шулай. Оялмаска, уңайсызланмаска  әйбәтрәк бит. Полиплар минем... «Операция ясатырга кирәк», – диләр. Җай чыккач, килдем әле, Казан табиблары ни дияр? Монда да: «Ясатыгыз», – дисәләр, нишлим, ризалашыйммы икән? 

Аңлыйм аны – пычак астына кереп яту җиңел түгел. Суга батучы саламга ябышкандай, юлында очраган һәркемнән киңәш соравы да шуңа. Аннан таныш булмаган, беренче һәм соңгы тапкыр күргән кешегә күңелеңдәге борчуны әйтү (мең тапкыр уеңнан кичкәнне, ниһаять, кычкырып әйтү!) җиңелрәк бит ул.

Бу кадәр сорауның кайсысыннан башлап җавап бирергә белми торганда аның телефоны шалтырады. 

– Әйе, кызым, килеп җиттем... Әйе, көтәм... Йокладымы? Син хәзер ашап-эчеп ал инде алайса. Ашыйсың килмәсә дә аша. Җылыдыр әле, суынмасын  дип томалап куйган идем... Ярый, ярый, үзең беләсеңдер...

Телефонын сумкасына тыгып куюга ул тагын миңа борылды:

– Бәбине роддомнан алып чыкканга дүрт кенә көн әле. Көне буе кулыннан төшерми. Кызымны әйтәм... «Кулга ияләштереп бетерәсең, үзеңә читен булыр», – дим, тыңламый. «Без бер-беребезнең җылысын тоярга тиеш, шул чакта гына безнең арада элемтә урнашачак», – ди. «Тоярсың җылысын, әле бик күп тоярсың, сал балаңны бишеккә», – дим. Ашамый! Ничек кенә үгетләп карамадым, юк, тыңламый.

Онык үстерешергә килгән дәү әни бераздан телефонына үзе үрелде:

– Йоклыймы, кызым? Йоклаганда тотып утырмасаң да була бит. Бишектә начар түгел аңа. Ашап, чәй эчеп ал дим. Үзең белгәнеңне беләм инде, кызым...  Ярый, ярый, башка дәшмим...

Чаллыдан бәби карашырга бер атнага гына эшеннән сорап килгән. Беренче оныгы икән. 

– Әзерләп куйганымны ашамый! Мин китсәм нишләр?! Үлә бит бу бала! И-и, Ходаем, нишләргә?

Ул арада аны табибка чакырдылар. «Борчылмагыз, кызыгыз бит инде үзе әни», – дип тә әйтә алмадым, тынычландырмадым, дип уйлап торганда телефоныма хәбәр килеп төште. Олы улым, Булат язган: «Әнием, югалтмагыз, мин бүген соң кайтам, эш күп». 

«Ашадыңмы, улым?» Бармаклар ияләшкән – бу сүзләрне шундый тиз җыя. 

Булаттан башта авызын ерган смайлик килеп төшә. Аннан смс: «Тамагым тук, әнием, борчылма!» Елмаеп куям. Чөнки җөмләнең дәвамын, аның бу минутта ни уйлаганын язмаса да беләм: «Мин бала түгел бит инде, әнием!» Гел шулай ди ул. «Өстеңә җылы киендеңме?» – дип сораганда да шулай ди, «Юлларны чыкканда карап йөр!» – диюемә дә шулай ди...

Егерме бердә кеше үзен бала санамый инде, беләм. Әйе, ул санамый... Акылым белән мин дә моны аңлыйм, тик йөрәгем генә тыңламый шул. Без, әниләр, барыбыз да бер төсле бугай...

Комментарий юк

Хәзер укыйлар