Блоги
Картлык нигә бу кадәр кадерсез?
– Картлыктан мин үзем дә куркам...
Мәдинә апа бу сүзләрне шундый ихластан, чын йөрәктән, сискәндерерлек итеп әйтте.
– Картлыктан мин үзем дә куркам...
Мәдинә апа бу сүзләрне шундый ихластан, чын йөрәктән, сискәндерерлек итеп әйтте. Кызы белән улы да, килене белән кияве дә бар да бер дигәннәр, югыйсә, болай куркырга һичнинди нигезе юк аның. Ире – Әхсән абый да исән-сау, янында.
– Ялгызлык шикләндерә... Берүзем калудан куркам, – дип өстәде ул.
Ул бу сүзләрне әйткән мизгелдә кинәт аңладым: мин дә картлыктан, ялгызлыктан куркам икән бит! Беркемгә кирәк булмаудан, кадерсезлектән... Минут эчендә уемнан әллә ниләр узды... Туры эфирда икәнемне дә онытканмын. Үземә сүз биргәннәрен дә бер мәл ишетми тордым хәтта...
Хезмәттәшем Мәдина апа Авзалова белән безне узган атнада «Татарстан» радиосына, «Пар канатлар» тапшыруына турыдан-туры эфирга чакырганнар иде. Республикада Өлкәннәр ункөнлеге бара бит: картлар йортлары, өлкән яшьтәгеләрнең проблемалары, картлыкның – шатлык түгел икәне турында сөйләштек. Тапшыруны алып баручы Рәзин Нуруллин ахырда тыңлаучыларга теләкләребезне, әйтер сүзләребезне җиткерүне сорады. Мәдинә апа шул вакыт: «Картлыктан куркам», – дип мине телсез калдырды да инде.
Күрше әбиләремне искә төшердем мин ул минутта.
Нәфисә апа
Өстәге күршебез. Күчеп килгәндә алар дүртәү иде – кызы, кияве, оныгы, үзе. Ире белән ул эчкәнгә аерылганнардыр дип аңладым – аның да фатиры ерак түгел иде бугай, гел килгәләп йөрде. Килгән саен, салмыш була иде. Озак та тормый ул абзый үлеп китте – Нәфисә апаның кызы әтисенең фатирына квартирантлар кертте. Икенче баласын тапкан чагы иде ул аның. Олысын белмим, әмма кечкенә кызын гел Нәфисә апа үстерде аның. Барысы да күз алдында булды бит... Башта балалар бакчасына илтте, алып кайтты, аннан – мәктәпкә озата, каршы ала башлады. Шул арада урын өстендә ятучы бер ир-атны да караганын белә идек. Акча өчен булса да, урындагы авыруны карау җиңелләрдән түгел икәнен дә чамалый идек. Җитмәсә, ир кеше бит әле...
Инсульт аңа Яңа ел бәйрәме узуга булды. Кияве белән өйдә икәү генә булганнар. Шушы хәл булгач, кияве ярдәмгә чакырыптыр инде, күршеләргә кергән. Каушаудан, фатир ишекләрен япкан, ә ачкыч эчтә калган... Ишекне махсус хезмәтләр килеп ватып ачканчы, кабат чакырылган «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче (башта килгән табиблар, бикле ишек янында басып тордылар да, кире киттеләр), шактый вакыт узды. Кыскасы, Нәфисә апага беренче ярдәм бик соң күрсәтелде. Шуңа булдымы, башка сәбәпме – ул урыныннан инде күтәрелә алмады.
Барысы да ишетелеп тора бит: без һәр иртәне кызының Нәфисә апаны ачуланган тавышына уяна идек. Ул каядыр машинадан ипи сата – эшкә иртә китә. Киткәнче, әнисенең астын алыштырып, ашатып китә иде бугай. Нинди генә начар сүзләр әйтми! Әнисе, мескен, елый-елый аклана... Үсеп килүче оныкларыннан да җылы сүз ишетмәде ул. Әбиләренең әле ут кабызырга, әле су китерергә, әле ашарга дигән үтенечләрен янәшә бүлмәдә нидер эшләүче кызлар бар дип тә белмиләр. Нәфисә апаның башта нидер сорап кычкыруы аннары һәрвакыт илереп елауга әйләнә. Үксү тавышы тәмам туйдыргач кына, кызлар килеп ишекне ача... Әбиләре белән сөйләшкәндә тавышлары нәкъ иртән әниләренеке кебек чыга...
Биш елдан артык ятты Нәфисә апа. Инде котылды... Урыны җәннәттә булсын. Кызы – аның бердәнбер баласы.
Зөлфия апа
Астагы күршебез. Тормышы ире үлгән көнне җимерелде Зөлфия апаның. Кинәт, көтмәгәндә, бер көн авырмыйча үлеп китте ул. Икесенең дә икенче никахлары булганлыгын, Зөлфия апаның яңа институт тәмамлаган улы Зөфәрдән кала тагын өч кызы да барлыгын без шул көнне генә белдек. Ире Министрлар Кабинетында эшләгән хатын безнең кебек күршеләр белән аралашып йөрмәс бит инде... Ә дөнья шулай тигезләп тә куя шул.
Улы тиз генә өйләнде дә хатынына – Наташаларга күченде. Зөлфия апа ике бүлмәле фатирда үзе генә калды. Шикәр авыруы аңарда. Пенсиясенең күп өлеше даруларга китә. Бер айда да бурычка кермичә калганы юк. Телевизор эшләгән тавышы ишетелми башлады – ватылган булып чыкты. Аннан суыткычы янды. Өйдә чыгып йөри алмый – аяклары авырта. Ике йорт аша урнашкан кибеткә бару өчен дә такси чакыртырга туры килә аңа. (Нидер алып кайтырга сораганда, безнең балалар да, тирә-күршеләрнеке дә беркайчан каршы килми анысы. Тик һаман кешегә ялынасы да рәхәт түгел бит. Сиңа кирәк чакта гына өйдә дә булмыйлар бит әле алар.)
Берсендә ул мине: «Төш әле», – дип чакырды. Телефоннан сөйләшкәндә үк аңладым – елый. Кан басымы еш уйный аның, «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга кирәк булганда да әйткәли – бөтен эшемне ташлап йөгердем. «Асылынырга гына калды инде миңа...» – ди. Пенсиягә кадәр әле 5 көн вакыт бар, ә аның акчасы да, инсулины да беткән. Даруны телефон аша белешеп эзләп тапкан: тик, әйткәнемчә, даруга акчасы юк, даруханә дә бик ерак. Мин шул вакыт сак кына кызлары хакында сүз кузгаттым. Берсенең ике тукталыш ары гына яшәвеннән хәбәрдар идем. Әни кеше бит – алар хакында ялгыш та начар сүз әйтмәде. Үзенә бик-бик авыр булса да... Әмма кызлары белән аның арасында нидер булганын аңлап калдым. Бәлки икенче иргә кияүгә чыгуын хуплап бетермәгәннәрдер, белмим. Ә бу фатир ире белән уртак улы Зөфәргә язылган. Фатир кемгә кала – әнине шул карарга тиеш дип саный икән кызлар. Монысын Зөлфия апа яшермәде. Улының онытканга бер генә кереп чыгуын, анда да буш кул белән килүен сөйләп тормаса да беләбез...
Ул чакта тынычландырдым мин аны. Акча да таптык. Күрше әбиләрнең берсе ерактагы ул даруханәдән даруны алып кайтып та бирде. Электән үк кеше белән кереп-чыгып, аралашып яшәсә, ярдәм итүчеләр күбрәк булыр иде дә. Тик анысы башка тарих инде.
...Кухнясындагы радиосы көне-төне сөйләп тора аның. Урамны тәрәзәдән генә күзәткән ялгыз кешегә радио зур иптәштер. Дүрт бала әнисенә. Оныкларының ничә икәнен белмим. Килүче-китүче һаман да бик сирәк күренә. Юк диярлек.
Миңнегөл апа
Ян күршебез. Бердәнбер улы төрмәдә. Наркотиклар таратуда гаепләнеп утырттылар, шушы көннәрдә чыгарга тиеш. Җиде ел ярым узды да китте...
Миңнегөл апага – 83 яшь. Җитмеш яшенә кадәр эшләде. Гомумән, урынында утырып тора белми торган кеше. Гел каядыр барырга, нәрсәдер карарга, күрергә кирәк аңа. Күңел картаймый шул, тик аяклар гына тыңламый. Соңгы бер елда өченче (!) тапкыр кулын сындырды менә. Башы әйләнеп китә дә, егыла: карт сөяккә күп кирәкмени?! Соңгысы авыррак булды, операция дә ясадылар.
Ике бүлмәле фатиры улына һәм улының беренче хатынындагы кызына язылган. Шәһәр җирендә бөтен нәрсәне шул фатир кемгә калу хәл итә бугай. Туганнан туганнары да, бертуган сеңлесе дә бар югыйсә Миңнегөл апаның – килмиләр. Фатир оныкка кала, ул булышсын, диләр бугай. Ә онык-кыз булышырга кирәк дип белми дә.
Бер кул белән айлар түгел, ел буе диярлек ничек яшәргә соң? Ярый идәнне юмый да торып булыр, ә үзең ничек юынырга, ничек чәчеңне үрергә, тырнакларыңны кисәргә? Иң якын кешеләрдән генә сорап була торган эшләр ләбаса. Ничек бәрәңге әрчергә, суган чистартырга, ит турарга?
«Кил әле», – дип чакыргач, соңгы тапкырында сеңлесе: «Гел мине дәшәсең, башка аптыратма», – дип җавап биргән. Ярты ел элек кенә апасыннан бурычка дип 100 мең акча алып киткән кеше ул. «Алтыннарыңның менә шушыларын миңа калдырырсың», – дигән кеше...
Картлык беребезне дә читләтеп үтмәячәк. Кадерсезгә генә калмасак иде. Аны чит-ятлардан түгел, үз якыннарыбыздан күрсәк иде.
-
Язмыш
Мин яшим!
Хастаханәнең онкология бүлегенә эләгү белән тормышның кыйммәтен башкача аңлый башлыйсың. Әйтерсең, күзләрең ачылып китә.
-
Проза
Әллә малай, әллә кыз
Әмма малайлар белән үскәнгәме, бер дә кызлар кебек булмадым мин. Күлмәк кигәнем булмады, абыйлардан калган чалбарларны киеп уйнарга чыга идем.
-
Күңелеңә җыйма
Ир-атларга ышанырга ничек өйрәнергә икән?
Бүгенге проблемаларымны сөйләүне шактый ерактан башлыйм әле. Уйлыйм-уйлыйм да, тагын шул нәтиҗәгә киләм: аларның башы шулай еракка – балачакка ук барып тоташа бит.
-
Күңелеңә җыйма
Әти-әниләр исән булсын!
Эшләгән акчасы ипотека түләргә, өс-башын карарга китеп бетә. Ярый әле авыл бар – кайткан саен әти-әнисе ит, йомырка, бәрәңге биреп җибәрә.
-
Күңелеңә җыйма
Кызыма мине үлде, дип әйтегез
Картлар йортында яши башлавын авыр кабул итмәде Лена. Нәкъ яшьлектә ире белән тулай торакта яшәгән чаклар кебек. Янәшәсендә ире генә юк һәм элекке кебек күңелле түгел. Унике квадрат метрлы бүлмәдә бик күңелле яшәделәр – бөтен тулай торак бер гаилә булып. Кызлары тугач, бәхетләре тагын да түгәрәкләнде...
Комментарийлар
0
0
Уффф... Куркыныч булып китте, чыннан да... Кешеләр, нинди хөсетле без. Мал – фатир, алтын, акча бездән өстенрәк булып чыга.
0
0
0
0
Минем шулкадэр яратып энине караган искэ тоште.
0
0
0
0
Минем шулкадэр яратып энине караган искэ тоште.
0
0
0
0
Аллам Сакласын! Комсызлык кешелэрне ничек мэрхэмэтсезлэндерэ... Ничек кызганыч тугел икэн, якын кешелэре дэ бит инде югыйсэ. Бала табарга да куркырсын мондыйлар турында укыгач...
0
0