Логотип
Блоги

Ирегезгә сукканыгыз бармы сезнең?

Кайчан да булса, ирегезгә сукканыгыз бармы сезнең? Аптырап сүзсез калдыгызмы? Артык кискен яңгырады бугай шул...

Әйдәгез, сорауны алайса башкачарак бирим. Болайрак әйтим: ирегезгә бик нык ачу килгәндә, аңа сугасы иде дигән теләк туганы бармы сездә?

Күңелегездән бу сорауга җавап эзли-эзли, башта бер танышымның сөйләвен тыңлагыз әле:
– Ирем ул көнне дә эчеп кайтты. Ишекне ачкыч белән ничек ачуыннан ук аңладым моны. Эштә дә бик авыр көн булган иде – бер кабинетта утырган хезмәттәшем белән сүзгә килдек. Арып-талып, ярсып өйгә кайтып керсәм, ирем тагын өйдә юк, кухня тулы юылмаган савыт-саба... Ә аның ялда чагы иде: атна башыннан бирле бәйрәм итә. 
Өс-башымны алыштыруга, чәй дә эчеп тормадым, кухняга кереп, савыт-сабаны юарга керештем. Үземне дөньяның иң бәхетсез хатын-кызы итеп тоеп... Шул вакыт кайтып керде бу. Эшемнән бүленмәдем. Аркам белән сизәм – кухняга керде. Өстәл янында кечкенә диван тора безнең: шуңа ятты да, аякларын өстәлгә куйды... Бар сабырлыгымны җыеп, тыныч кына: 
– Монда уңайсыз бит, бар, залга кереп ятып тор. Әле ашарга пешмәгән, кайттым гына. Малайны да ашатмаган. Хәзер берәр нәрсә әзерлим. Икегезне дә чакырырмын, – дим. 
Үзем савыт-саба юуымны дәвам итәм. Торганын да сиздем – сүземне тыңлап, залдагы диванга ятарга бара дисәм... Кинәт арттан башыма йодрыгы килеп төште. Соңгы тамчы булды бу... 
Раковина читендә үк авыр чуен таба тора иде – шул кулыма эләкте. Борылдым да, таба белән бар көчемә йөзенә суктым. Ул миннән моны көтмәгән иде, әлбәттә – югалып калды. Мин сугарга дип табаны тагын күтәрдем... Ул битен куллары белән каплады да, залга йөгерде һәм диванга капланып ятты. Ә мин – аның артыннан... Бүгенге табалар булса, чыдамас иделәр, ә минеке студент елларында ук алган авыр чуен таба: кай җиренә эләкте, шунда кыйнадым да кыйнадым. Хатын-кызны чыгырыннан чыгарсаң туктату авыр икән. Әллә кайдан көч тә килә. Куркыныч халәт ул... Бер мизгелдә: «Мин бит моны хәзер үтерергә мөмкинмен», – дип уйлагач кына туктадым. Үзенә шулай дип әйттем дә: «Тагын бер миңа бармагың белән генә кагылсаң да, бәрәм дә үтерәм», – дидем. Юк, миңа каршы тора алмас дәрәҗәдә исерек түгел иде ул, әмма минем аңа ташлануым шулкадәр көтелмәгән хәл булды бугай, әйтәм ич, югалып калды. Шуңа бернишли дә алмады. 
Яшермим, ахырда миңа бик рәхәт булды. Ачу сүрелде – бушандым... Азагы ни белән бетәр моның, икенче көнне нәрсәләр күрермен дип бик борчылган идем. Ә ул үзен берни булмагандай тотты. Ялгыш бер сүз әйтмәде! «Нигә шулай кыландың?» – дип тә сорамады. Кара янган битенә сөртергә мазь гына сорап алды. Этнең койрыгын кем кисә, шул әйбәт, дип, юкка әйтмиләр икән: атна буе күгәрченнәр кебек кенә гөрләшеп яшәдек. 
Соңыннан бу хәлне бик озак уйлап йөрдем. Аффект хәле булды бугай бу. Ә ул, чынлап та, бик куркыныч... 

Танышымны юкка искә төшермәдем. 
Соңгы арада бик күп мәгълүмат чаралары Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче Хәсән Риза Гюнай дигән психолог турында яздылар. Ул стресс хәлендәге клиентларын дәвалауның яңа методын уйлап чыгарган. Ә аның яңа методы шактый кызыклы, һәрхәлдә, моңарчы ишетелгән, күргән хәл түгел. Клиентлар аңа киләләр яки үзләренә чакыралар һәм... психологны кыйный башлыйлар. Шаяртып әйтүем түгел – чын-чынлап кыйныйлар: каршыларында басып торган табибның кайсы төшенә эләгә, шунда йодрыклары белән сугалар. Дөрес, психолог ярсуын чыгарырга әзер торган клиенты каршына кайбер саклану чараларын киеп чыга икән. Аннан сеанс артык озак та бармый – 15 минут кына. 
Иң кызыгы – психологка чират, дигәннәр. Һәм аның клиентларының 70 проценты – хатын-кызлар икән. Бу сан да, минемчә, шактый күп нәрсә хакында сөйли. Без дә төрек ханымнарыннан әллә ни аерылмыйбыздыр: хатын-кыз кайда яшәсә дә, шул ук хатын-кыз инде ул. Күбебез сабыр: әйтәсе урында да әйтмибез, дәшми калабыз – каядыр эчтә, күңел түрендә вулкан кебек күтәрелеп килгән ярсуны ничек тә басарга тырышабыз. Ә эчтәге ачу, ярсу, көчләп, аны баскан саен, кар тавы кебек үсә, зурая бара... Депрессияләр, башка чирләр шулай барлыкка килә: бөтен авырулар да нервлардан дип юкка әйтмиләр бит. 
Бураннар туздырып, эчендәге ачуын шунда ук чыгаручылар да бар анысы. Тик алар бит күп түгел. Ә калганнарга нишләргә? 
– Мондый очракларда мин уйлап чыгарган ысул – проблеманы хәл итү юлы булып тора ала, – дигән Хәсән бәй. 
Ул көнгә 3-4 клиентны кабул итә икән. Кабинетка килдең дә, өстәл янында тыныч кына утырган психологны кыйный да башладың түгел, әлбәттә. Бу – терапиянең бер өлеше генә. Әңгәмә барышында башта клиентның проблемалары турында сөйләшәләр, аның сәбәпләрен ачыклыйлар, чишү юлларын эзлиләр. Табиб иң элек клиентның чынлап та ул стресс хәлендәме, түгелме икәнен ачыклый. Һәм бары шуннан соң гына ике арада килешүгә кул куела: табиб үз ризалыгы белән үзен кыйнатуын раслый. Иренең «кирәген бирим» дип килгән хатынны тагын да ярсытып җибәрү – тиешле «юнәлеш»кә бору өчен, әлеге ирнең фоторәсемен зурайтып, кайчак үзенең битенә дә куя икән. 
Дөрес, кемгә ризалык бирергә, ә кемгә бирмәскә икәнен психолог, үзе сайлыйм, дигән. Иренә яки кайнанасына гына түгел, бөтен дөньяга ачулы хатын-кыз кул астына эләксәң, бернинди саклау чарасы да коткармаска мөмкин бит. 
– Минем максатым – хатын-кызга үз проблемаларын үзенә чишәргә ярдәм итү, – ди ул.
Төрек хатыннарын бәхет баскан! Ә безгә... безгә соң нишләргә? Үзен кыйнарга рөхсәт иткән психологларны бездә акчага да табып булмый бит әле. Психолог табылмаса да, ир – гел кул астында. Хәсән Риза Гюнайның ысулы турында ишетеп калган кайберәүләр, эчтәге парны чыгару өчен иргә кайчак кул күтәрсәң дә була икән дип аңлап калмаса ярый инде моны. Тик сабырлыкны беркайчан җуярга ярамаганына танышым сөйләгәнне укыганда ук төшенгәнсездер дип өметләнәм. 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар