Блоги
Иң мөһиме – үз-үзең булып калу
Иң бәхетле кеше – ирекле кеше.
Иң бәхетле кеше – ирекле кеше.
Тик безне әти-әниләр: «Кеше нәрсә әйтер?!», «Кешедән яхшы түгел», «Шулай кирәк, шулай тиеш», «Бөтен кеше шулай яши, шулай эшли – димәк без дә шулай тиеш», дип тәрбияләделәр. Гомер буе шул сүзләрне ишетәбез! Ләкин менә шулай башкаларга ярыйм дип, кеше сүзеннән куркып яшәп, без гомер буе үз-үзебезгә хыянәт итәбез. Үзебезнең хыялларыбызга, үзебезнең теләкләребезгә...
Минемчә, бу тормышта без кеше сүзләреннән түгел, бары тик Аллаһы Тәгаләдән генә куркырга һәм бары тик аңа гына ышанырга, аң гына сыенырга тиеш. Сез дә шулай уйлыйсызмы?
-
Проза
Әни, ышанма сүзләренә!
Хикәя
-
«Йолдызлы» яңалыклар
Зәмирә Рәҗәпова: «Табибка тамчы да үпкәләмәдем»
Дөньяга бала туу – зур могҗиза. Һәм аның белән бәйле бер вакыйга да онытылмый.
-
Күңелеңә җыйма
Соңарган хат
Ә хат язарга утыруымның сәбәбе башка. Монысы кул яздырыр өчен генә булды. Классташ, күңелемдә күп еллар йөрткән бер бик зур серемне чишәм сиңа. Теге вакытта син язган хатка җавап язам. Мин сиңа үпкә сакламыйм. Син дә гафу ит.
-
Күңелеңә җыйма
Карт бит син!
Әйтмәгез әле шушы сүзне! Торалар да «карт бит син», диләр. Шулай дигән саен яшьләрдән уздырып яшисе, кеше «аһ» итәрлек берәр нәрсә эшләп куясы килә. Шуңа күрә ишегалды тутырып чебеш үстерәм, абзардан мал өзмим, бакчам да ялт иткән. Кыяр утыртсам күршеләргә таратырлык булып уңа, кишерем белән суганнарымны балалар фотога төшереп мәш киләләр, кабакларымны мәктәпкә, мәдәният йортына күргәзмәләр эшләргә таратам. Чәчәкләрнең кешедә булмаганын утыртырга тырышам. Йортка кунак килгәч шуларга хозурланып, хәйран калып йөрүләреннән күңелем күтәрелә. Э-э-эх, яшьләргә аңлашылмыйдыр инде ул: һич кенә дә картаясы, бирешәсе килми бит. Яшең зур булса да, үзеңне карт итеп кабул итәсе килми. Кулыңнан килгән эшкә куанып яшисе килә бит әле. «Карт» дигән сүз йөрәгемә ярамый.
-
Проза
«Американ» кодалар
Юмористик хикәя
Комментарий юк