Шәһәрдә туып-үскән чордашларым бу язмамны аңламаслар да. «Укымагыз», дип әйтмим аларга, әлбәттә, шулай да күбрәк 60–70–80 нәрнең авыл балалары өчен язам.
– Синеке күпме булды инде?
– Утыз сигез!
– И-и-и, дөнья кадәр икә-ә-ән! Миндә егерме дүрт кенә... Бишесен алыштырып бир әле-е-е – шуның өчен сиңа... әтинең комбайнчы күзлеген бирәм!
Нинди алыш-биреш турында сүз, дисезме?
Өч тиенлек тимер акча «кыйссасы» бу.
Совет акчаларын күреп өлгермәгән яшьләргә аңлатып узам: тимер акчалар бер, ике, өч, биш тиенлек – болары «бакыр» һәм ун, унбиш, егерме, илле тиенлек, шуннан тагын бер тәңкәлек була иде – аларын «көмеш» акча дип зурлый идек. Һәркайсына аерым язма багышларлык, совет чорында үскән һәркемнең алар белән бәйле кызыклы тарихлары, хатирәләре бардыр. Бүген исә сүз өч тиенлек турында.
Зурлыгы белән хәзерге биш тәңкәлеккә охшаган бу акча авыл баласына нәрсәсе белән шулкадәр кадерле иде соң?.. Исегезгә төшерегез әле, авылдашлар-чордашлар, җәйге каникулны нигә шулкадәр зарыгып көтә идек? Әйе, су коенулар, балыкка, җиләккә йөрү, Сабантуйлар, колхозда азрак акча эшләп алу мөмкинлеге – болар бар да бар. Тик тагын бер татлы хыял җылыта иде озын кышкы кичләрдә малай-шалай күңелен. Дөрес – җәй көне Казанга кунакка бару!
Казан артында урнашкан авылда яшәгәнгә, бездә һәркемнең шәһәрдә туганнары бар – еш кына бер генә гаилә дә түгел. Безнең дә әти ягыннан да, әни ягыннан да туганнар күп Казанда. Әни белән барсаң да, ялварып әби-бабайга тагылсаң да, һәрберсендә берәр кич кенә кунып та – атнага якын җыела. Ә ул заман, чыннан да, бүгенге түгел – бер-ике сәгать утырганнан соң, берәү дә кайтырга кузгалмый, кунакны бер кич тә йоклатмыйча озату – оят эш санала!
Әлбәттә, Казандагы ул атнаның би-и-к озак сузыла торган зарыктыргыч сәгатьләре бар – өлкәннәр, үткәннәрне искә алып, җиде буын туган-тумачаның, ярты авыл дус-ишнең хәл-әһвәлен, тормыш-көнкүрешен тәфсилләп барлап утырган чаклары. И-и-их, юк-барга әрәм итәләр бит Казанда булган минутларымны!.. Аның каравы, калган вакытта – Горький паркы, Соцгород, Урицкий парклары, зоопарк, цирк! Һәм – мороженый, мороженый... Һәм иң мөһиме, көздән башлап өч тиенлек акча җыйдырганы – Казан урамнарында адым саен торган «Газ-вода» автоматлары! Эссе көнне яннарында кечерәк чират җыела, шуңа безнең ише авыл малаена салкынча һава әйбәтрәк: бөтен бер автомат синең берүзеңнеке! Без – шәһәрләр түгел, без газлы суны сусаганнан эчмибез! Безнең өчен ул – ел буе көткән бәхет эссенциясе, илаһи нектар, «Мин – Казанда!» – дип, корсакны эчтән төртеп шартлатырлык чагыштырып булмаслык хис!.. Автоматның шакмаклы куышында капланып торган кырлы стакан, әйтерсең, сиңа күз кысып тора. Стакан төбенә басасың – астан су чәчрәп чыгып, эчен чайкатып ала. Әйләндереп, янәшәдәге көпшә астына куясың һәм чалбар кесәсен рәхәт итеп авырайтып торган бер уч бакыр акчага үреләсең. Беренчесе – китте! Чылтыр-чылтыр килеп, өч тиенлек автоматның корыч эчәкләреннән тәгәри. Мәңгелек булып тоелган берничә мизгел – һәм көпшә стаканга бер кашык сироп «төчкерә»! Автомат тагын бер мыгырдап ала да, сироп өстенә газлы су коя. Булды! Авыл баласы өчен Казанның квинтэссенциясе булган эчемлек әзер! Ике стаканны рәттән: беренчесен – залп белән, икенчесен – тәмен татып, өченче стаканны кабат чират торып, туктый-туктый эчкәннән соң, «бозыклык» башлана: алда сурәтләнгән манипуляцияләрне тулысынча кабатлыйсың, тик... Тик көпшә сиропны төчкерүгә, стаканны тиз генә тартып аласың – газлы су автоматның үз корсагына ага. Шуннан стаканны кире урынына куясың да, тагын бер өч тиенлекне саласың. Икенче порция сироп төшкәннән соң, газлы су белән тутыртып бетерәсең. «Двойной сироп» була инде бу урысча, ә безнеңчә – икеләтә бәхет!.. «Тройной»ны да сынап караучы мин генә түгелдер – татар дуласа, чикне белми бит – әмма ризалашырсыздыр, дуслар, андые артык баллы, ләззәтне боза. Менә «икелесе» – нәкъ үзе!
...Берничә ел элек җәмәгатем белән Казан әйләнеп йөргәндә зоопаркка кереп чыгарга булдык. Капкадан узуга, күзгә таныш әйбер күренде. «Газ-вода» автоматы! Икебездә дә берүк хисләр кузгалган икән – янына ашыктык. Тик... күз алдына китерегез: сез чит җирләрдә яшәгән татар, ди һәм, әйтик, Сан-Францискода Сабантуйга эләктегез. Шунда еракта милли күлмәк, калфак, читек кигән сылуны күрдегез (хатын-кызлар өчен вариант – түбәтәйле, камзуллы егетне). Шундук яшьлек хатирәләре күңелне биләп алды, сез сылукай-егеткәй янына ашкындыгыз. Ә ул татар киеме кигән, мич пәриедәй кара нег... (әстәгфирулла, политкоррекциягә туры килмәгән сүз ычкына язды!) афроамерикалы булып чыкты... «Газ-вода» дип урысча язылган, тик өч тиенлеккә түгел, пластик карталар кабул итүгә көйләнгән кытай автоматы да бездә шундый кичерешләр уятты. Эчеп тә карадык – унбишләп төрле газлы су агызса да, теге – балачактагы икеләтә сироплы су түгел инде. Сер итеп кенә әйтәм – совет автоматларына бер тиенле акча салсаң, сиропсыз гына су сала иде бит, әйеме – менә шул балсыз газировка да бүгенге пипси-эчтәсиләрдән тәмлерәк иде бит...
Комментарий юк