Логотип
Блоги

«Бәйрәм белән! – ди иртәдән радио. – Халыкара балаларны яклау көне белән!» Бәйрәм, диген, ә!..

Хәер, заманы нинди – бәйрәме шундый. Без үскәндә андый бәйрәм юк иде. Дөрес, «көне» бар иде календарьда, тик аны зурлап билгеләгәнне хәтерләмим.

Яклауга мохтаҗ булып үсмәдекме шунда без совет илендә? Кыш көннәрендә ясалма мутон туннарыбыз, бүрекләребез боз кабыгы белән капланганчы, киез итек эчләре шыплап кар белән тулганчы урамда уйнадык. Салкын утыз градуска төшсә – менә ул бәйрәм! – радио мәктәпкә бармаска куша, ә безгә шул гына кирәк: борын очларын, битләрне өшетеп, көне буе, укымыйча, тау шуабыз. Яз җиттеме, резин итек эчләре төнлә кибеп тә өлгерми – көне буе кар суларында чыптырдыйбыз, ермаклар ерабыз, буалар буабыз. Ә елгада боз китү – ел буе көтеп алган «экстрим»! Боздан бозга сикереп уйнаганда, чыланган итек – чүп кенә-ә-ә, аяк таеп, йә боз кисәге кыйшаеп, билдән суга кереп киткән чаклар да була. Эссе җәйләрдә исә калын, йомшак, кайнар тузанны яланаяк тузгытып йөрүдән дә рәхәте юк! Авыл уртасындагы бәләкәй инеш буасында каз-үрдәкләр белән бергә көнозын коенып ятасың – су эчендә җылы кебек, ярга чыктың исә, дер-дер калтырап, зәңгәрләнеп бетеп, авыз әйләнәсенә судагы ләмнән ясалган «сакалларыбыздан» шаркылдап көлеп, аз гына җан керүгә, кабат суга чумабыз. Яланаяк йөреп, «чебиләп» беткән табан асларын еш кына су төбендәге пыяла, тимер-томыр кисә. Һай, җаным, исегез киткән икән! Шул пычрак суда болгап аласың да аякны, шунда ук үсеп утырган үги ана яфрагын өзеп алып, яхшылап төкерәсең дә, ярага ябыштырып куясың – өч минуттан син кабат су коенырга әзер. Инештән өйгә кайтканчы, юеш трусик кибеп бетә, «кәҗә сакалы» калдырып пләшкә кырган башны кояш кыздыра башлый. Шул чакта урамдагы колонканы агызып, көчле агымга авызны куеп эчкән судан да тәмлерәк нәрсә бар икән?! Чишмә суыннан салкынрак бит колонка суы! Чишмә суы да тәмле анысы. Әнә бит чишмәләр турында күпме шигырь язганнар, җыр чыгарганнар. Колонка суы турында бер шигырь дә юк. Әмма барыгыз белән дә бәхәсләшә алам – колонка астына иелеп су эчү рәхәтрәк! Чишмә улагы көянтәгә чиләк элеп су алу өчен көйләнгән – башны су агымына тыгу өчен түгел. Шуңа күрә чишмә каршына чүгәләп, учлап кына эчеп була суны. Һәрхәлдә, безнең авылда шулай. Ә колонка астына, башың белән генә түгел, эчеп торган вакытта иптәш малайлар этеп җибәрсә, билдән тиң дә кереп китәсең! Дусларга үпкәләш юк, әлбәттә – рәхәт кенә бит тешне сындырырдай салкын суда коенып чыгу...  

Хәзер менә уйлап утырам: кайда булды икән ул чакларда прокуратура, балигъ булмаганнар комиссияләре, ата-ана комитетлары, мәктәп, табиплар, санэпидемстанция, милиция, пожарныйлар? Ник якламадылар икән алар без – сабыйларны? Башка – мөһимрәк эшләре булгандыр, күрәсең. Без дә үзебезне якларга кирәк, дип белмәдек. Без Америкада ак тәнлеләр җәберләгән негр балаларын кызгандык. Без Африкада ачлыктан интеккән яшьтәшләребезгә ярдәм җыйдык. Кулларына автомат тотып, курку белмәс Фидель Кастро һәм Че Гевара белән янәшә империализмга каршы сугышкан яланаяклы малайлардан көнләштек. Без көзен колхоз бәрәңгесен алдык, җәен чөгендер чүбе утадык, фермалар акшарладык, «терерәк» малайлар – бозау көтүе, өлгермәгәннәре – дуңгыз көтүе көттек. Ярыша-ярыша макулатура, тимер-томыр, чүпрәк-чапрак җыйдык. Тагын агач көле, кош тизәге, каен бөресе дә җыйдык әле, тагын... Карале, бик нык эксплуатацияләгәннәр икән бит сабыйлар хезмәтен Советлар Союзында! 

 Безнең өчен авыл кибетенә елына бер-ике кайткан мороженыйдан да тәмлерәк (әйе, нәкъ «мороженый» – бүгенге туңдырма түгел!) ризык юк иде. Аның белән бары тик Казандагы туганнарга баргач сыйланган «докторский» колбаса гына тиңләшә ала иде. Без маркалар, значоклар җыйдык. Без «Кругозор» журналындагы йомшак грампластинкаларны иң кадерле хәзинә итеп сакладык... Без иң бәхетле илдә яшәдек.  

Бәйрәм беләнме инде, кызлар, егетләр?..        

Теги: Марат ХӘБИБУЛЛИН

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Барысы да нэкъ безненчэ, лэкин урам уртасында кое иде безнен, колонка дигэн нэрсэ юк иде, кыш коне бозланып ката иде, авызына чилэк кочкэ сыя иде, башка бэрер, дип тэ курыкмадык, шуннан ташыдым, берничэ елга бер чистарталар иде, аннан 2-3 мэче улэксэсе чыга иде, беребез дэ улмэдек,мэчелэре дэ натуральный булгандыр. Жэй буе 11-12 яшьтэн сенаж тояргэ йордек, обедка, кич кайтканда шул йок остенэ тоялеп кайта идек, эле анын тракторист капкан була иде

    • аватар Без имени

      0

      0

      Шэээп?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Марат Бик рахат балачак булган без шул чорда усканбез Бик та кунелле иде хазер телефон да Барысыда утралар бер берсен курми балалар прямо жалко

        Хәзер укыйлар