Блоги
«Бите күгәргән, димәк, ире кыйнаган...»
Минем бу арада бер як битем күзгә кадәр шешеп, уң як күз төбем, авыз тирәсе күгәреп тора әле.
Бу җөмләнең ноктасына килеп җиткәч, мөгаен, күпләр: «Тукта, нәрсә диде ул?» – дип кабат аның беренче сүзенә әйләнеп кайткандыр. Әйе, нәкъ шулай, сез күз алдына китергәнчә... Бер дә матур күренеш түгел, беләм, әмма ничек бар – шулай яздым. Ә хәзер исә дөресен әйтегез: нәрсә уйладыгыз? Иң беренче уегыз ни турында булды? Яшермәгез, мине кыен хәлдә калдырам, дип борчылмыйча әйтегез.
Өендә нәрсәдер булган, мөгаен, ире суккандыр дидегезме? Кемдер әле: «Ярар, ир йодрыгы тигән җир тәмугта янмас», дип юатырга ук ашыгадыр.
...Безгә көн дә диярлек кереп йөри торган күрше әбиебез бар безнең. (Минем язганнарны даими укучылар аның турында инде белә, мөгаен.) Шушы фатирга килеп урнашкан беренче көнне үк танышкан идек. Җир җимертеп эшләп йөргән чагы иде әле. Эштән ул җитмеш яшенә җиткәч кенә туктады. Безне ул үз балалары урынына күрә. Юк, юк, бөтенләй ялгыз карчык түгел ул. Улы бар, улының ике хатыны, ул ике киленнән туган дүрт оныгы. Алар хакында сөйли башласам, сүз бөтенләй читкә китә. Анысы – башка тарих... Шатлыгы белән дә, борчуы белән дә иң элек безгә керә ул. Бер-беребездән яшерен сер юк. Безнең тормыш та – аның күз алдында, ничек яшәгәнебезне әти-әнидән, туганнардан һәрхәлдә яхшырак беләдер дип уйлыйм.
Өч көн элек кичке якта әби (безнең балалар аңа «әби» дип дәшкәч, без дә күптән шулай дип кенә әйтәбез) керде. Соңгы бер-ике көндә күренми торган иде. Ишектән керүгә минем якка – почмакка узды. Без гел шулай: мин нидер эшлим (хатын-кызның кухняда мәшәкате беркайчан бетми!), ә ул минем янга кереп утыра да соңгы яңалыкларын сөйли.
Сизеп, тоеп торам: керүгә күзе битемә төште. Әмма... дәшмәде!
Кызык булып китте...
Кем – кем, тик әби бит шикләнергә тиеш түгел! «Безгә нидер әйтеп бетерми бугай», – дип әни шиккә төшәргә мөмкин, сеңелләр (болай уйларлар дип һәрхәлдә башыма да китермим!), башка күршеләр, тик әби генә түгел!
Ярый, мин дә бер сүз әйтми торам алайса.
Кулын сындырып бик озак гипста булды, соңгы көннәрдә массажга йөри – поликлиника хәлләре турында сөйләштек.
Туганнан-туганының оныгы туган иде – бәби чәенә чакырганнар: алар хакында сөйләшеп алдык.
Беренче килене Алланы телгә алдык. «Бу атнаны да бакчасында кунды, тәрәзәмне юарга кермәде», – ди. Мин тагын: «Әби, көннәр суытты бит инде, хәзер тәрәз юып булмый, язга калыр», – дим. (Монысы соңгы вакытта көн саен диярлек сөйләшә торган сүзебез. Олы кешенең һәммәсенә эшне уйлауга, бүген, хәзер үк эшләргә кирәк. Яшьләрнең исә үз тормышы – алар әйткәнчә генә килеп чыкмый шул. Хәер, яшь дип, Алла да пенсиягә чыкты инде.)
Миңа сиздермәскә тырышып йөземә карап-карап ала, әмма һаман дәшми әбием!
– Бер сорау бик бирәсе килә, тик нигәдер җөрьәт итми берәү, – дим яныбызга кергән иремә.
Әби колакка катыланды: безнең әкерен генә сөйләшкәнне ишетми ул.
Алдына чәй ясап китердем, пирог кисеп куйдым.
Сүз арты сүзебез исә чыгып кына тора.
Мәчеттә таратыла торган намаз вакытлары язылган кәгазьне алырга Сөембикә апага барып кайткан. (Әнисенең таныш карчыкларына таратырга дип Сөембикә апаның улы күпләп алып кайтып куя аны.)
Телефоннан Зәкия белән сөйләшкән. (Монысы кем әле? Хәтерләмим... Хәер, мөһим түгел.)
Икенче катта яшәүче Наилә аягын сындырган. Кызы үзе янына, Сочига күчеп килергә чакыра икән. «Уегызга да кертмәгез, аның сүзенә ышанып фатирыгызны сата күрмәгез», – дидем...
– Карале, битең нишләде синең ул, ә?
Ниһаять!
Елмаюны җыеп ала алмыйм.
– Кергәнне бирле карап торам. Шешкән дә... Бер күз астың кызарган да...
– Операция ясаттым, – дим.
Күзләреннән күреп торам: ышанмады. Өстәвенә, «теш» дигәнне «күз» дип аңлады. «Күз больницасында ясаттыңмени?» – ди. Күзгә хирург кулы тигәннән бит болай шешмәгәнен генә чамалый инде ул: анлык кына тормыш тәҗрибәсе бар.
Әби дә шулай уйлаганны башкалар ни дияр? Сеңлем: «Әбиегез кебекләр адым саен очраячак бит», – дип көлә. Аның сүзендә хаклык юк түгел.
Үз гомеремдә моңа кадәр ике-өч тапкыр күгәргән бит белән йөргәнем булды. Барысын да хәтерлим! Берсендә шкаф читенә бәрелгән идем. Икенчесендә олы улым башы белән миңа бик нык бәрелгәч, күз төбем күгәреп чыкты. (Анысы декрет ялыннан эшкә чыккан атнага туры килде. Кирәк бит!) Өченчесе... Әмма берсендә дә йөземә күз төшергән кешеләрнең турыдан-туры: «Ни булды?» – дип сораганнары истә түгел.
Кызык, хатын-кызның бите кара янган очракларда нигә тирә-юнендәгеләр гел «ире суккан бугай» дип уйлый икән? «Аңлатып, сөйләп тә азапланма, барыбер эчтән һәркем «ире белән сугышкан», – диячәк», – дигән иде бер танышым декрет ялыннан эшкә шундый «матур» йөз белән килгәч.
Бу язма да аклану кебек булырмы икән?
P.S. тагын өч көннән инде җепләрне алачаклар. Аңа кадәр битемдәге шеш тәмам бетәр, күгәргән эзләр юкка чыгар дип өметләнәм.
Язмыш
Мин яшим!
Хастаханәнең онкология бүлегенә эләгү белән тормышның кыйммәтен башкача аңлый башлыйсың. Әйтерсең, күзләрең ачылып китә.
Проза
Әллә малай, әллә кыз
Әмма малайлар белән үскәнгәме, бер дә кызлар кебек булмадым мин. Күлмәк кигәнем булмады, абыйлардан калган чалбарларны киеп уйнарга чыга идем.
Күңелеңә җыйма
Ир-атларга ышанырга ничек өйрәнергә икән?
Бүгенге проблемаларымны сөйләүне шактый ерактан башлыйм әле. Уйлыйм-уйлыйм да, тагын шул нәтиҗәгә киләм: аларның башы шулай еракка – балачакка ук барып тоташа бит.
Күңелеңә җыйма
Әти-әниләр исән булсын!
Эшләгән акчасы ипотека түләргә, өс-башын карарга китеп бетә. Ярый әле авыл бар – кайткан саен әти-әнисе ит, йомырка, бәрәңге биреп җибәрә.
Күңелеңә җыйма
Кызыма мине үлде, дип әйтегез
Картлар йортында яши башлавын авыр кабул итмәде Лена. Нәкъ яшьлектә ире белән тулай торакта яшәгән чаклар кебек. Янәшәсендә ире генә юк һәм элекке кебек күңелле түгел. Унике квадрат метрлы бүлмәдә бик күңелле яшәделәр – бөтен тулай торак бер гаилә булып. Кызлары тугач, бәхетләре тагын да түгәрәкләнде...
Комментарийлар
0
0
Мэхэббэт-ул,узе иске нэрсэ,хэрбер йерэк аны янарта,тиле яшьлек ярты гомерен бирж,анын хислэрендэ янарга!!!Искиткеч вакыйга,сын мэхэббэт бар ул!!!
0
0
0
0
Операциялэр ясатып йоргэнсен икэн эле, балакаем.
0
0
0
0
Тизрәк бетсен күгәрекләр, зыяны калмасын, Гөльнур! Ә сөйләгән кеше сөйләр инде ул, тик хәзер кемнең кемдә эше бар? Битарафлык басты кеше күңелен...
0
0
0
0
Тизрәк бетсен күгәрекләр, зыяны калмасын, Гөльнур! Ә сөйләгән кеше сөйләр инде ул, тик хәзер кемнең кемдә эше бар? Битарафлык басты кеше күңелен...
0
0
0
0
Теш алдырганда табиб уколны биткә ясап минем дә ярты як күгәреп йөредем.1айга барды.
0
0