Логотип
Блоги

Балам да үсеп җитте...

Елның бу фасылында һавадан алма һәм карбыз исе генә килә кебек тоела миңа. Хәер, сезгә дә шулайдыр... Алма – үзебездә дә үсә, анысына бик ис китми. Ә менә ерактан – көньяктан ук кайткан карбызны туйганчы ашап каласы килә.

Елның бу фасылында һавадан алма һәм карбыз исе генә килә кебек тоела миңа. Хәер, сезгә дә шулайдыр... Алма – үзебездә дә үсә, анысына бик ис китми. Ә менә ерактан – көньяктан ук кайткан карбызны туйганчы ашап каласы килә. 
Карбыз дигәннән...
– Озак еллар Урта Азиядә яшәргә туры килде, кызу кояш астында кызарып пешкән карбызның тәме бөтенләй башка була – иң яратып ашаган җиләгем иде ул анда, – дип сөйли бер танышым. – Шуннан кайткан гадәттер инде – карбыз чоры җитсә, өстәлебездән хәзер дә төшми ул безнең. Әмма табын янына утырган саен әни: «Син беренче тапкыр сатып алып кайткан карбыз кебек тәмлене башка ашаганым юк», – ди.

Мәктәпкә керәсе елым иде ул минем. Җиде яшь, димәк. Көненә кадәр хәтерлим. 31 август көнне әни мине сөткә җибәрде. Сөтне алдым да, кайтырга борылдым. Карыйм, карбыз саталар! Әни ул көнне миңа акчаны артыграк биргән иде, тәвәккәлләп чиратка барып бастым...
Кулымдагы акчага зур гына карбыз килде. Инде аны ничек алып кайтырга? Бидон белән сөт тә бар бит әле. Кайтасы да шактый ерак – өебез дүрт урам аша.    
Башта икесен бергә күтәреп барып карадым. Юк, булмый. Аннан карбызны әкерен генә җиргә куйдым да, тәгәрәтә башладым. Кайда чирәмнән, кайда асфалтьтан... Бидон белән сөтне куеп торам да, карбызны тәгәрәтеп алга илтәм, аннан кире сөтне килеп алам. Бер таныш кеше очрамады! Очрасалар, бәлки хәлемә керерләр, булышкан да булырлар иде шәт. 
Бик озак кайттым! Әмма карбызны алуыма һич үкенмәдем. Әнине сөендерәсе килү шундый көчле иде! Карбыз ашыйсы килү дә бар иде, билгеле.
Өебез янына кайтып җиткәч, бидон белән сөтне калдырып тордым да, башта өченче каттагы фатирыбызга карбызны менгездем. Ул минем өчен кыйммәтрәк – аны берничек тә калдыра алмый идем! Аннан сөтне төшеп алдым. 
Икәү утырып ашаган шул карбызның тәмен «онытмыйм» дип әйтә дә инде әни. Башка беркайчан андый тәмле карбыз очрамады, ди... 

Үзем танышымны тыңлыйм, үзем инде бөтенләй башка нәрсәләр хакында уйлыйм. Хикмәт карбызда, аның тәмле булу-булмавында гына түгел бит монда. Зөләйха апа улын ялгызы үстергән. Мең авырлык белән. Очны очка ничек ялгаган көннәрен үзе генә белгәндер... «Улым үсеп җиткәч...» – дигән татлы уй барлык кыенлыкларны җиңәргә көч биргәндер аңа. Терәк булыр, таяныч булыр, җиңелрәк булыр... Һәм менә йөрәк парәсе үсеп җиткән – әнисен сөендерергә дип карбыз алып кайткан! Шундый зур карбыз – төшереп ярмаган, бидондагы сөтен дә түкмәгән!  
Улым (кызым) үсеп җитте...  Күңелләреннән сөенеп шулай дип уйлаган мизгелләрне әни кешеләр онытмый бугай. 
Мин дә үземнекеләр турында кайчан шулай уйлап куйганымны яхшы  хәтерлим икән. 

...Булатны балалар бакчасына озатам. Һәрвакыттагыча ашыгабыз инде. Аягым таеп, егыла яздым. 
– Әнием, бир кулыңны, миңа тотын! 
Шундый җитди итеп әйтте! Кечкенә әле, алты яшь тә тулмаган дип йөрим, ә улым әнә нинди зур икән бит! (Әмма Булат хакында: «Улым, ниһаять, зур үсте!» – дип беренче уйлавым түгел монысы. Аңа ике яшь тулганда безне Галиев урамында урнашкан 8 нче неврология хастаханәсенә салдылар. Мин табибларга: «Нәселебездә сулагайлар бар. Әни дә сулагай», – дип  торам, ә алар ишетергә дә теләмиләр: «Уң кулы начар тота, массаж кирәк», –  диләр. Бер ай яттык без анда. Балалары ДЦП белән туган әниләрнең күз көеге булып. Бер минут урынында утырып тормаган, коридорның бер башыннан икенче башына йөгереп торган улыма сокланып та, кызыгып та, көнләшеп тә карыйлар иде алар. Үземне нигәдер шул әниләр каршында гаепле сизгәнемне дә һаман да онытмыйм... Ялларны безне өйгә чыгаралар. Хастаханәдән автобус тукталышына кадәр шундый ерак. Бигрәк тә кулыңда йоклап киткән бала күтәргән килеш. (Әтиебезнең килеп алуын нигә көтмәгәнбездер, анысын хәтерләмим. Тизрәк өйгә кайтып җитәсе килгәндер инде.) Бер ялда Булат шул араны җәяү тәпиләп узды. И-и, рәхәт булган иде! Мин, билгеле, юл буе: «Улым да үсеп җитте!» – дип уйладым... Ә кулы... Булат, чыннан да, сулагай булып чыкты. Укырга кергәч, текстларны да уңнан сулга укып шактый тилмертте ул мине.)

Кечкенәсе, Азаты турында да: «Монысы да үсте!» – дип кайчан уйлаганымны да беләм икән. 
Дус кызым Миләүшә кечкенә улы Әмир белән кунакка килгән иде. Әмир, килгән саен, Азатның машиналары белән уйный һәм улым киткәндә һәрвакыт аңа берәр машинасын бүләк итеп җибәрә. Ә бу юлы ул аңа: «Барысын да алып китә аласың, миңа инде алар кирәкми», – диде. Югалып, аптырап калуым истә... Алай икән... Монысы да үсеп җиткән ләбаса! Кечкенәләрнең тизрәк үсүен теләмисең бит ул...  

...Кызым да үсеп җитте!..
Әни шулай сөенеп тә, моңсуланып та минем хакта нәкъ менә 31 август көнне уйлагандыр. Мин берүзем Казанга, университетка укырга чыгып киткән көнне... 
Урамда җәйнең соңгы көне. Иртәгә – 1 сентябрь, мәктәпләрдә, югары уку йортларында яңа уку елы башлана. Әллә никадәр әниләр балаларын беренче тапкыр шәһәргә озатадыр бүген. Сумкаларына бер атнага җитәрлек ризык тутыра-тутыра, күңелләреннән иртәдән бирле шушы уйны уйлыйдыр: «Балам үсеп җитте...» 
Ниндидер татлы да,  рәхәт тә, шул ук вакытта якты сагышлы да уй...
Ә урамда алма исе, карбыз исе...  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әле шул ....балалар үсеп житте... Кечкенә вакытларында кочаклап яратасың да, йөрәккә ял ,күнелгә тынычлык табасын!Ә хәзер ул сине киң колачлап кочагынә ала да,калын тавышы белән"әни ничек хәлләрең" ди! Менә шунда еллар узган аңлап аласың

    Хәзер укыйлар