«Бала-чага» дибез, балаларны өйрәтәбез, ә үзебез балалыкка кайта беләбезме?! Кайвакыт балага тигез дәрәҗәдә «дус кеше» итеп карый белү үзебезгә дә файдалы. Олылар дөньясында яшәп катып беткән җаныбызга йомшарып, яңарып алу мөмкинлеге бирә бу халәт. Мәсәлән, сез балалалар белән бергә тигез уйный аласызмы? Мин үзем турында «әйе» дип уйлый идем, ләкин соңгы арада әле шуңа ашкынам гына икәнен ачыкладым.
Бервакыт Сара яңгырдан соң резин итекләрен киеп, суда сикерергә чыкты. Сикергән саен шаркылдап көлә, уйный. Йөзенә су түгел, куаныч тамчылары чәчрәп бәрә диярсең. Ерактан гына монотон карашым белән аны күзәтеп торам. 10-15 минут сикергәннән соң, пычранып беткән бәхетле балакай яныма килде дә: «Әни, әйдә, минем белән сикер! Күңел ачарсың!» – ди.
Нәрсәә? 30ның теге ягына чыккан башым белән күлләвекләр буйлап сикереп йөрергә – акылдан язмаган ич мин. Юк инде, шакшыланасым да, юешләнәсем дә килми. (Үземнең балачагыма сәлам! Бөтен «ярамый»ларга сәлам!) «Ой, кызым, резин итекләрем юк, сикерә алмыйм шул», диям һәм Сараның тәкъдимен кире кагам. Шулай итеп бу тема ябыла. Минем өчен. Ә бала бит алай корылмаган. Ул бит аны утыз айдан соң да онытмаячак. Чөнки аның күңелендә җиңел бәхетле булу/бәхетле итү формуласы бар. «Күңел ачарсың» дип әйтә икән, димәк минем – аның әнисенең күңеле ябык, һәм аны ачарга кирәк дигәнне аңлата бит инде баланың бу сүзе.
Күпмедер вакыт узганнан соң кибеттә йөргәндә Сара зур гына резин итекләр күтәреп килде. «Әни, резин итекләрем юк дигән идең, менә – ал! Таптым!» Мин инде ул сөйләшүне оныткан идем, ә ул истән чыгармаган! Алдым. Өйгә кайтарып куйдым. Ә кигән юк әле.
Өченче көн кабат яңгыр яуды. Сара кабат суда сикерде, ә мин сикермәдем. Бу юлы ул миннән инде болай дип сорады: «Синең резин итекләрең бар бит, әни, нигә аларны киеп, минем белән бергә сикерергә теләмисең?» Комплексларын кушып, әле системалы итеп уйларга өйрәнмәгән булса да, хисләр дөньясын тануда миннән зуррак белгеч Сара «теләмисең»не интуитив куллана, беләм. Әмма ул хаклы. Теләсәм дә теләмим кебек килеп чыга. Димәк, нигә икәнлеген ачыклыйсы бар әле. Тартып-сузып тормадым: «Белмим, кызым,» – дидем. «Белмим»нән мин беркайчан да тартынмыйм, яратып кулланам. Үзең ышанып бетми әйткән сүзгә караганда ныклы ышаныч белән әйтелгән «белмим» күпкә яхшырак. Әти-әни һәм бала мөнәсәбәтләрендә үзең дә ышанып бетми әйткән сүз – әйтелмәгән сүзгә тиң.
Комментарий юк