Логотип
Блоги

​Айгөл + Линар – 4

  (Безнең гаилә тарихы) 

Дәвамы. Башын биредә укырга: http://syuyumbike.ru/blogs/?blogger=16&id=319

 

1997 елның 4 ноябре.  

Иртәдән үк үземне начар хис иттем. Бераз авыртып киттем бугай... Линар: «Иртәгә киләм», – дигән иде бит  – килеп тә җитте һәм шунда ук: «Берәр  дару алып керәм», – дип, даруханәгә чыгып китте.  

Чемодан тутырырга керештем. Ул мине бераз читтән карап, күзәтеп торды да: «Бир әле, үзем тутырам, менә аны ничек эшлиләр – карап тор!» – диде. Хәрби кешеләрнең чемоданны ничек тутырганын мин шунда беренче тапкыр күрдем.   Җигең – җиккә китереп, тәртип белән, пөхтә итеп... Ялгыш та бер буш урын калдырмыйча... Чемоданга миңа дигән бүләген – йомшак аяк киемен дә салды.  

Инде өчәүләп чәй эчәргә утырдык. Шунда ул әни белән мине тагын бер шаккаттырды. 

– Айгөл Италиядә булганда, без әти-әнием белән сезгә кыз сорарга киләбез, – диде.  

Менә шулай барысы да хәл ителде: ничек, нәрсә дип җавап бирим дип уйларга урын калмады.  

Юлга кузгалырга вакыт килеп җитте. Автобус янында халык байтак иде. Озатучылар да шактый. Минем үзем генә булмавыма артык игътибар итмәделәр дә шикелле. 

– Автобуска утырабыз! Кузгалабыз! – диделәр. 

Мин дә Линар белән саубуллашып, эчкә уздым. Тәрәзә янындагы урынга барып утырдым. Тәрәзәнең теге ягында, автобус янында ук ул басып тора. Әле дә күз алдымда: шундый канәгать, шундый бәхетле булып елмая!.. Менә автобус урыныннан да кузгалды һәм... шул вакыт Линар, йөгереп килеп, мин утырган җиргә, автобус тәрәзәсенә кәгазь ябыштырды. «Мин сине яратам!» Әйе, ап-ак   кәгазь битенә шулай дип язылган иде! 

Автобус эчендә купкан шау-шуны күрсәгез! «Хыял»  кызлары миңа төрлесе-төрле яктан сорау яудырырга кереште:  

– Кем ул? 

– Кайдан ул? 

– Кайчан таныштыгыз? 

Ә мин... мин тын алдым да, барысы да ишетерлек итеп әйтеп куйдым: 

– Кызлар, мин кияүгә чыгам! 

Бер мәлгә генә тынлык урнашты, аннан кабат сорау яңгыры китте: 

– Әйт инде, кем ул? 

– Ничек бездән яшереп йөрдең? 

– Өч көн элек танышкан егеткә кеше кияүгә чыгамы? 

– Айгөл! Син үз акылыңдамы?! 

Ә Линарның «Мин сине яратам!»ы тәрәзәнең теге ягында безнең белән бик озак барды әле...   

Мәскәүдә исә мине аның яңа сюрпризы көтә иде!  

Комментарий юк

Хәзер укыйлар