Логотип
Блоги

​Айгөл + Линар – 12

Айлинәбезгә нибары тугыз ай булганда, кабат бала көтүемне аңладым...

(Безнең гаилә тарихы)

Дәвамы. Башын биредә укырга: http://syuyumbike.ru/blogs/?blogger=16&id=329

Айлинәбезгә нибары тугыз ай булганда, кабат бала көтүемне аңладым... Безнең өчен бу көтелмәгәнрәк яңалык булды, әмма аның ир бала булачагына бер шигебез юк иде! Алдарак сөйләгәнемчә, без инде бу вакыт Себердән Казанга әйләнеп кайткан идек. Әкеренләп урнашып киләбез. Өйдә бик зур ремонт ясадык: бөтен нәрсә әти белән әнине хәтерләткән фатирны үзгәртергә кирәк иде. Югыйсә анда яшәп авыр булачак иде.

Бу юлы барысы да күпкә җиңелрәк булды. Кызымны көткәндәге белән чагыштыра торган да түгел. Айлинә белән авырлы чакта токсикоздан интектем, ике тапкыр сырхауханәдә дә ятып чыктым. Хәтта су да эчә алмадым...
Ә Камилне көткәндә бөтенләй башкача булды! Нәрсә телим – шуны ашадым. Һәм, билгеле инде, шаактыйга тазардым.

Улым 5 декабрь көнне туарга тиеш иде. Ә ул нәкъ ике атнага иртәрәк дөньяга килергә уйлады. 25 ноябрь көнне иртән, гадәттәгечә, иремне эшкә озаттым. Ә аннан... баланың инде туарга җыенуын аңладым. Бер авырту сизмим, тулгак та юк... Шунда ук Линарның эшенә шалтыраттым, үзем «Ашыгыч ярдәм» машинасын чакырттым. 

Прописка буенча мин 3 нче бала тудыру йортына – Груздевкага теркәлгән. «Ашыгыч ярдәм» машинасы килде дә, мине туры шунда алып китте. Бездән, Татарстан урамыннан, ул бала тудыру йорты бик якын бит – тиз барып җиттек. Баруын барып җиттек, тик безне кабул итмиләр! Аларда трубалар шартлаган, җылы юк икән. «Гафу итегез, бездә бик салкын, сезгә бүген кизү торган бала тудыру йортына барырга туры килер», – диләр. Һәм каядыр шактый еракта урнашкан бала тудыру йорты адресын әйтәләр. «Ашыгыч ярдәм» табибларына рәхмәт: «Сез башта карагыз әле, бәлки инде аның бәбиләр чагы җиткәндер – алып барып җиткезә алмасак», – дип сорадылар. Чынлыкта шулай булды да! Баланың инде башы күренә икән! 

Мине шунда ук бала тудыру бүлмәсенә алып кереп киттеләр. Икенче аяк киемен өйдә онытып калдырганмын икән – Линар шуларны алырга кайтып китте. Ул өйдән әйләнеп килгәнче күп булса ярты сәгать вакыт узгандыр. Ә аны инде: «Сезнең улыгыз туды!» – дип каршы алганнар... «Ашыгыч ярдәм» табиблары кире борылып чыгып китсәләр, юлда, машинада бәбиләгән булыр идем, мөгаен. Ходай безне саклады... Тудыру бүлмәсендә берүзем, салкында ятсам да, гомеремдәге иң бәхетле минутларым иде бу... 

Ул көнне Линар мине Казандагы барлык радиостанцияләр аша улыбыз тууы белән котлады һәм Боярский башкаруында «Спасибо за сына и за дочь» дигән җырны куюларын сорады. Туганнарның кайберләре улыбыз тууы турындагы хәбәрне шулай белде. 

Исемне бергәләп сайладык. Линарның татарчасы чамалы, шуңа күрә мин аңа һәр исем янына тәрҗемәсен дә язып бирдем. Ә Камил минем яраткан исемем иде, күптән, кечкенә чактан ук ошый иде ул миңа. Русчага «совершенный» дип тәрҗемә ителүен белгәч, Линар да шунда ук бу исемгә тукталды. 

Камилебез – газиз улыбыз шулай дөньяга килде: вакытыннан алда, бик тиз, ашыгып... Айлинә белән аларның яшь аермасы 1 яшь тә 8 ай гына, әмма мин Камилне кечкенәдән аңа «апа» дип дәшәргә өйрәттем. Алар энә белән җеп кебек: бер-берсеннән башка тора алмыйлар. Әле генә бәхәсләшеп китәләр, үпкәләшәләр, шунда ук дуслашалар, аннан тагын нидер бүлешәләр... Камил шундый тыныч бала булып үсте: беркайчан елап аптыратмады, көйсезләнмәде, көннәр буе бер уенчык белән дә уйнап утыра ала иде... Аларга хәзер карыйм да, шаккаттам: вакыт бигрәк тиз узды – күз ачып йомганчы үсеп тә җиттеләр. Булышырга әти-әниләр булмады, Линарныкылар инде шактый өлкән яшьтә иделәр. Мин аларның икесен дә бит иртә – бер яшь тә сигез айда инде балалар бакчасына бирдем. Беренче мәлдә бөтен барлыгымны бары тик аларга гына багышладым. Шуңа күрә ким дигәндә 5 елга сәхнәдән югалып тордым – профессиональ буларак ул чакта үсмәдем. Әмма анысы инде мөһим түгел. Бөтен авырлыклар, йокысыз төннәр – барысы да уза икән. Бер мизгел кебек кенә... Аларга караган саен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм: кызымның – энесе, улымның апасы бар! Һәм Ходайдан бер генә нәрсә сорыйм: алар һәрвакыт бер-берсенә терәк, иң якын дуслар, туганнар булсалар икән! Беркайчан авырмасыннар! Бәхетле булсыннар! 

Комментарий юк

Хәзер укыйлар