Логотип
Блоги

Айгөл + Линар – 11


(Безнең гаилә тарихы) 

Дәвамы. Башын биредә укырга: http://syuyumbike.ru/blogs/?blogger=16&id=328

 

Сезнең сораулар буенча сөйләвемне дәвам итәм.  

Үз туган җиребезгә – Казаныбызга әйләнеп кайттык шулай итеп...  

Әти белән әнидән калган фатирга атлап керү миңа җиңел булмады... Кай почмагына күз салсам да, иң кадерле кешеләремне хәтерләтә. Юк, мин анда яши алмый идем... Линар ремонтка тотынды. Монда бер нәрсә дә элеккеге фатирыбызны искә төшерергә тиеш түгел иде. Ул бөтен стеналарны күчерде – фатирның планировкасына кадәр үзгәртте. Анда ремонт барганда без башта Линарның әти-әниләрендә яшәп тордык, аннары дусларыбызга күчендек. (Безне ул чакта сыендырганнары өчен без аларга бик рәхмәтле.) 

Кечкенәбез туарга тагын 3 ай калган иде. Линар бу вакытка кадәр ремонтны очлап чыгарга тырышты. Миңа срокны 5 апрель дип куйдылар. Яшьлегем беләндер инде – 5 апрель дип язганнар икән, димәк, мин нәкъ шул көнне бәбилим дип уйладым.  

Ул чакта кибетләрдә әллә ни сайлау мөмкинлеге юк иде әле. Алай да йөри, эзли торгач, барысын да алдык: обойлар да, кафель дә, плитка да... Барысын да икәү сайладык. Иң мөһиме – мин бала тудыру йортына киткәнче, барысын да эшләргә өлгердек. Барысын булмаса да, күбесен...  

И-и, авыр чаклар иде инде ул... Линар кайтуга үз юнәлеше буенча эш эзләргә кереште. Казаннан киткәненә 15 ел булган – ул инде монда беркемне белми иде. Ә таныш-белешсез эш табуларның авырлыгы беребезгә дә сер түгел. Берничә эш урынын алыштыргач, ул, ниһаять, үзе теләгән эшкә урнашты. Акча җитми – очны-очка ялгап яшибез. Мин эшләмим, ә Линарга яңа җирдә әле бик аз түлиләр иде. Кичләрен ул әтисеннән калган «Москвич 412» машинасында «бомбить» итәргә чыга башлады. Безнең беренче машина иде ул – яшьләр мондый машинаны инде хәзер белми дә торганнардыр...  

Ниһаять, үзебезгә күчендек. Ул арада 5 апрель дә килеп җитте. Мин үземне «нәкъ шул көнне» табам дип, алдан бик нык әзерләгән булганмын бугай – 4 апрель көнне, азрак авырту тойгач, Линарга шунда ук «Ашыгыч ярдәм» чакырырга куштым. Табиблар мине ул көнне кайсы бала тудыру йорты кизү тора – шунда алып киттеләр. Дәрвишләр бистәсендәге бала тудыру йорты булып чыкты ул. Хәзер инде ул юк, эшләми, яптылар.  

Алып килделәр, палатага салдылар. Берни белмим... Нәрсә, ничек булырга тиеш. Әни булмагач, миңа болар хакында сөйләүче булмады бит.  

Суым бик озак китмәде. Төне буе тулгак булды – алай каты түгел әле, түзәрлек. Иртән табиб керде дә, карагач: 

– Төш вакытка кадәр көтәбез, су анда да китмәсә, тишәрбез, – диде. 

Хәлләремне белергә Линар килеп җитте. Ә мин әле һаман тапмаган! 

Төш вакытлар авышкач, сәгать 1-2 ләр тирәсендә, су һаман да китмәгәч, тишәргә дип хәл иттеләр. Шуннан башланды! Тулгак көчәйгәннән-көчәя. Дөресен генә әйткәндә, мин ул сәгатьләрдә ни булганын бик хәтерләмим дә... Соңыннан синең «стремительные роды» булды диделәр. Шулай инде, мин һәрвакыт ашыгам...  

Бала тапкан мизгел бүгенгедәй күз алдында. Кызымның «кендек әбисе» ир-ат акушер булды. Алдан сөйләшеп куйган кешебез юк иде, шулай кирәк дип белмәдек тә. Барысын да Аллаһы Тәгаләгә тапшырдык ул чакта... Сүз уңаеннан, икенче баламны – улымны хатын-кыз таптырды. Дөресен әйтәм, ир-ат табиб белән бәбиләү миңа күбрәк ошады. Миңа көч бирердәй никадәр җылы сүз әйтте ул, шул хәлемдә дә көлдерде, мине тынычландырды... Хәтта кулымнан тотып торуы гына да хәлемне җиңеләйтте... Ә аннан тотты да эчемә басты һәм... безнең кечкенә кызыбыз дөньяга килде! Беренче сабыебыз! Курчак кебек матур нәниебез! Үзем язам, үзем хәзер дә елыйм... Әйе, нәкъ менә 5 апрель көнне, кичке сигез тулып, тугызынчы биш минутта туды ул. Бәләкәй төенчегемне күкрәгемә салдылар. Чәчләре кап-кара! Һәм шул вакыт урам яктан кычкырганнарын ишетәм: 

– Айгөөөл! Нюююсяяяяя... (миңа шулай дия иде ул) 

«Минеке килгән!» – дим.  

– Ә тәрәзәдән күрсәтергә ярыймы? – дим, тартынып кына. 

Рөхсәт иттеләр! 2 минутка гына. 

Шәфкать туташы кызымны тәрәзә янына күтәреп китте. «Берүзе басып тора, – дип әйткәнен әле дә хәтерлим. – Шушында кадәр килеп җиткән бит. Шундый бәхетле!» Ә мин әле өстәлдә ятам, үземнең күземнән яшь ага... 

Аннан икенче көн туды. Айлинәбезне имезергә алып килделәр. Һәр хатын-кыз тормышында була торган иң бәхетле мизгелләр шушыдыр... Иң кадерле төенчегең белән бергә калган минутлар... Бөтен зур галәмдә син дә ул гына сыман: мес-мес күкрәгеңне суыручы шушы нәни кешең. Анда, ишек артында – коридорда, урамда, шәһәрдә, илдә ниләр бар – берсендә дә гамең юк... Һәр хатын-кызның шушы бәхетне тоюын телим мин...  

...Бала табу йортында без әле бик озак яттык. Нигә икәнен, сезгә кызык булса, киләсе юлы сөйләрмен.  

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Дорес эйтэсез Ир -ат табип белэн бала табу купкэ жинелрэк, мин ике улымны Ир ат табипта таптым,туганнарын да сизми калдым,бугендэ Ана рэхмэт укып яшим,ул уз эшенен остасы

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дорес эйтэсез Ир -ат табип белэн бала табу купкэ жинелрэк, мин ике улымны Ир ат табипта таптым,туганнарын да сизми калдым,бугендэ Ана рэхмэт укып яшим,ул уз эшенен остасы

      • аватар Без имени

        0

        0

        Дорес эйтэсез Ир -ат табип белэн бала табу купкэ жинелрэк, мин ике улымны Ир ат табипта таптым,туганнарын да сизми калдым,бугендэ Ана рэхмэт укып яшим,ул уз эшенен остасы

        Хәзер укыйлар